Чәчкә бер тапкыр да, ә Диләрә Илалетдинова ярата … [сораштыру]

-- Чулпан

Галимнәр фикеренчә, көненә бер генә тапкыр да фото төшмәгән кеше юк икән. Ә татар эстрадасы җырчылары фото төшәргә яратамы? Алар нинди фотосурәтләр төшерә икән? Сорауларга җавап бар! //ТМТV// 

Венера Ганеева заманадан артта калмый. Легендарь җырчыбызның вконтактеда да, инстаграмда да шәхси аккаунтлары бар. Игътибар иткәнегез булса җырчы анда күбрәк укучыларын, дусларын кертә. Ул фотлары аша үзенең уңышларын, кешегә карата хөрмәтен белдерә.

Ышанасызмы, юкмы, ә менә җырчы Чәчкә бөтенләй дә фотога төшәргә яратмый. Аның инстаграмында фотолар кайдан соң, дип сорарсыз. Барысы да гади: җырчыны ире үгетләп фотога төшерә икән. Ә гомумән алганда Чәчкә атнага максимум 4 тапкыр фото ясарга мөмкин. Менә шулай.

Диләрә Илалетдинова исә, киресенчә фотога төшәргә ярата. Ләкин үзен әлеге чир белән авырмый дип саный. Үзен төшерергә яратса да, җырчы күбрәк пейзажларга өстенлек бирә икән. Диләрәне табигатьнең матурлыгы күбрәк сокландыра.

Зөфәр Хәйретдинов көнгә, атнага, айга, елга ничә тапкыр фотога төшкәнен әйтә алмый. Ләкин аздыр дип саный. Зөфәр әфәнде үзен дә, дус-туганнарын да түгел, ә табигатьне, тирә-юньнең матурлыгын фотосурәт итеп сакларга яратуын белдерде.

Зәйнәп Фәрхетдинова бөтен хатын-кызлар кебек үк фотога төшәргә дә, төшерегә дә ярата. Легендарь җырчыбыз күбрәк истә калырдай, күңелле кадрларны тотып алырга тырышуын җиткерде.

Бәйле