Миңа – 32 яшь. Юрист булып эшлим, Казанда үз фатирым, машинам бар. Кызларга нәрсә җитми икән, һаман аңламыйм. Башта кызлар белән очрашмадым. Минем кебек хәерче егет аларга нәрсәгә кирәк, дип уйладым. Хәзер бөтен әйберем бар, барыбер өйләнә алмыйм. //Сираҗи сүзе//
Ике ай элек бер кыз белән таныштым. Чаллыдан Казанга килгәндә юлда кул күтәреп басып тора иде, утыртып алып килдем. Килеп җиткәч кенә: «Минем 200 сум гына акчам бар икән», – диде. «Телефон номерыңны бирсәң дә җитә, акчаң кирәкми», – дип шаярып караган идем, номерын бирде. Ике көннән шалтыраттым да кинога чакырдым. Фильм башланганчы попкорн, чипсы алды бу. Мин үзем залда кәгазь шыгырдатып ашап утырганнарын яратмыйм да. Әле иң кыйммәтле әйберләрне генә сайлый. Гап-гади суның да ярты литрлы шешәсе 70әр сум торганын икене(!) алды. Мине бик вакчыл кеше дип уйламагыз, ул чакта мин моңа бөтенләй игътибар итмәгән идем. Хәзер уйлый башлагач кына күзләрем ачылды.
Икенче көнне ул миңа шалтыратып: «Косметикага заказ биргән идем, Дәрвишләр бистәсенә барып алып, миңа китереп бирә алмассың микән?» – диде. Ул косметика 4300 сумлык булды. «Акчасын соңрак бирермен», – диде дә, биреп тормады, ә үзем ул хакта ерактан урап булса да: «Теге косметиканы кулланасыңмы соң?», «Теге помада әйбәтме?» – кебек итеп кенә исенә төшергәләдем.
Бу айда аның туган көне булды: 25 яшен тутырды – 25 кызыл роза бүләк иттем, ресторанда утырдык. Тагын ул кыйммәтле әйберләр генә сайлады. 5 мең сумлык шәраб кына эчтек. Шул вакыйгадан соң аның янына бүтән бармам, дигән идем, бер-ике көн мин шалтыратмый торгач, үзе СМС язды. «Кичке Казанны карап йөреп кайтасың килмиме?» – дигән. Тагын чабып бардым инде. Өйдә үземә генә утырырга күңелсез, башка кызлар да горизонтта юк.
Ул соңгы көннәрдә язмагач, шалтыратмагач, мин моңа СМС яздым: «4300 сумны фәлән номерлы «Сбербанк» картасына салырсың. Хуш!» – дип. Шуннан соң мине мыскыллаган хәбәрләр килә башлады. «Син вакчыл адәм! Син кемгә кирәк? Син беркайчан да өйләнә алмаячаксың…»
Аңлавымча, аның булачак иренә таләпләре шактый зур бугай. Үзенең нәрсәдер эшли белүенә шикләнәм. Шәһәр администрациясендә эшли, тырнаклары озын, буялган. Кыйммәтле киемнәр генә кия. (Акча каян табадыр, бюджетникларда андый киемнәр алырлык хезмәт хакы юк дип беләм). Үзен бик карап кына яши. Фатир снимать итеп яшәвен беләм. Косметика илтергә баргач, бер чынаяк чәй дә ясап эчертмәде. Ашарга пешерә белмим, дип әйткәне бар. Нәрсәләр эшли беләдер, егетләргә шундый зур таләпләр куярлык булгач. Идеал кирәк булса, үзең идеальный булырга омтылырга тиешсең бит.
Менә хәзер уйланып утырам: нәрсә җитми бу кызларга?!
Б.Р.
Казан шәһәре.