«Ба­лам­ның ка­ра­шын­нан чүт ке­нә елап җи­бәр­мә­дем, ан­да шул­ка­дәр ти­рән са­гыш, ял­гыз­лык иде…»

-- Чулпан

Икен­че тап­кыр ки­я­ү­гә чык­тым. Бе­рен­че ирем­нән кы­зым бар – аңа 5 яшь. Икен­че ирем­нән бик уң­дым, ул бар як­тан да бик әй­бәт. Ул без­не яра­та, ак­ча­га да кыт­лык юк, гел кай­гыр­та. Бе­рен­че­се ара­кы эчә, тар­та, хы­я­нәт итә, эш­лә­ми­чә ми­нем өс­тән ге­нә яши иде. Ба­лам­ны имез­гән­дә исе­рек баш­тан су­гып җи­бәр­гәч, мин 3 ай­лык ба­лам бе­лән өй­дән чы­гып кит­тем. //Сираҗи сүзе//

Әле ярый җәй иде. Юл бу­ен­да ма­ши­на тук­та­тып, ба­рып җит­кәч, ак­ча­ны апам тү­лә­я­чәк дип ки­ле­шеп, ту­ган­на­ры­ма ки­теп бар­дым. Бик авыр­дан ае­ры­лыш­тык. Ул без­не подъ­езд тө­бен­дә ка­ра­выл­лап то­ра иде, ба­ла­га бер яшь бул­ган­да аны ур­лар­га да ты­ры­шып ка­ра­ды, исе­рек ки­леш ки­леп кый­ный да иде… Акы­рып ела­ган ба­лам күз ал­дын­да ни­чә тап­кыр аның бе­лән су­гыш­тык. Шу­шы авыр­лык­лар­дан соң гы­на без Ка­зан­га кү­чеп кил­дек. Ал­ла­га шө­кер, ин­де күп­ме ва­кыт ты­ныч кү­ңел бе­лән яшим. Үз ата­сы­на кы­зым күп­тән ки­рәк тү­гел, ул яңа­дан га­и­лә кор­ды, ба­ла­ла­ры ту­ды… Ми­нем икен­че ирем кы­зым­ны үз фа­ми­ли­я­се­нә кү­че­рер­гә, аны үз кы­зы итеп рәс­ми­ләш­те­рер­гә те­ли. Лә­кин мин сез­гә баш­ка проб­ле­ма ха­кын­да яз­мак­чы идем…

Без бик күп эш­ли­без. Ки­чен кы­зым­ны бак­ча­дан алам да өй­гә кай­тып ашар­га әзер­лим, ирем эш­тән кай­та… Ба­ла­га әни­се бе­лән ара­ла­шу җит­мә­вен кү­реп, йө­рәк тел­гә­лә­нә. Ире­мә дә ха­тын-кыз на­зы җит­ми, шу­ңа кү­рә ул кич­лә­рен кы­зым­ны тиз­рәк үз бүл­мә­се­нә оза­тып, икәү­дән-икәү ге­нә ка­лыр­га те­ли. Мин ба­ла­га үз игъ­ти­ба­рым­ны, яра­ту­ым­ны би­рер­гә ты­ры­шам, лә­кин бер көн­не ми­не бик рән­җет­кән ва­кый­га бул­ды.

Ирем бе­лән ки­чен чәй эчеп утыр­ган­да, кы­зым үз бүл­мә­сен­нән ча­бып чык­ты да, нәр­сә­гә­дер кө­лә-кө­лә без­нең ян­га йө­ге­реп кер­де. Нәр­сә­дер сөй­ләр­гә те­лә­ве кү­ре­неп то­ра иде. Бу ва­кыт­та ирем тез­лә­рем­нән сый­пап уты­ра иде. Шул­чак ул ки­сәк ке­нә:  «Бар, бүл­мә­ңә ке­реп муль­тик­лар ка­ра!» – дип кыч­кы­рып җи­бәр­де. Ба­лам­ның шул миз­гел­дә­ге ка­ра­шын­нан чүт ке­нә елап җи­бәр­мә­дем, ан­да шул­ка­дәр ти­рән са­гыш, ял­гыз­лык иде. Бер миз­гел­дә күз яшь­лә­ре бә­реп чык­ты. Әгәр ул без­нең ур­так ба­ла­быз бул­са, бәл­ки, мин бу ва­кый­га­га игъ­ти­бар да ит­мәс идем, лә­кин ул ба­ла ми­не­ке ге­нә бул­гач, кы­зым өчен йө­рә­гем авырт­ты.

Икен­че көн­не без җәй­ге ял­лар ту­рын­да сөй­лә­шеп утыр­ган­да, ирем төр­ле ва­ри­ант­лар тәкъ­дим ит­те. Шун­да кы­зым:  «Диң­гез­гә ба­ра­быз! Диң­гез! Диң­гез! Ми­нем ку­паль­ник та бар!» – дип кыч­кы­рып си­ке­рә баш­ла­ды. Ирем:  «Син без­нең бе­лән бар­мый­сың, син авыл­га әби­е­ңә кай­та­сың!» – ди­де. Күп­ләр ба­ла­ла­рын үзе бе­лән диң­гез­гә ал­мый, икәү­дән-икәү ге­нә ял итәр­гә те­ли­ләр, тик сез бу ва­кыт­та кы­зым­ның ка­ра­шын күр­сә­гез иде… Ул әле бик кеч­ке­нә бул­са да, аны­кы ке­бек са­гыш­лы ти­рән ка­раш хәт­та го­мер бу­е авыр­лык кү­реп яшә­гән әби­ләр­дә дә юк­тыр. Ул әти­се­нең үзе­не­ке тү­гел­ле­ген бе­лә һәм ул, һич­шик­сез:  «Әгәр үз әти­ем бул­са, ул ми­не диң­гез­гә алып ба­рыр иде, кич­лә­рен муль­тик ка­рар­га ку­шып аш бүл­мә­сен­нән ку­ып чы­гар­мас иде», – дип уй­лый­дыр.

Ирем ба­ла бе­лән уй­ный, укыр­га өй­рә­тә, зо­о­парк­ка, цирк­ка алып ба­ра, һәр ял са­ен ка­я­дыр ба­ра­быз… Ул үзе­нең ба­ла­ны үп­кә­лә­тә алу­ы ту­рын­да гы­на бө­тен­ләй уй­ла­мый бу­гай…

Җәй кө­не ба­ла­ны да үзе­без бе­лән диң­гез­гә алып ба­рыйк, дип әйт­кәч, үп­кә­лә­де хәт­та.  «Бар ке­ше дә ан­дый ял­лар­га бар­ган­да ба­ла­сын әби­гә кал­ды­ра бит, ниш­ләп без­гә ге­нә кал­ды­рыр­га яра­мый соң?» – ди­де. Кы­зым яса­ган рә­сем­нәр­гә ка­рыйм да елый­сы ки­лә. Ан­да ул әти­сен, әни­сен зур итеп ясый, ә үзен поч­мак­ка кеч­ке­нә ге­нә йом­гак итеп бу­яп ку­я. Мин ба­лам­ны да го­ме­рем­нән ар­тык кү­реп яра­там, аны үзе­без бе­лән ял итәр­гә ала­сым да ки­лә, ирем­не дә югал­та­сым кил­ми. Ирем үз ба­ла­быз­ны бул­ды­рыр­га те­ли. Тик ул ба­ла да бул­са, кы­зы­ма мө­нә­сә­бә­те та­гын да на­чар­ла­ныр ке­бек.

Ил­на­ра В.

Бәйле