«Үтерергә теләмәдем, юкса, балтаның йөзе белән чапкан булыр идем» [ахырзаман галәмәте]

-- Чулпан

Буа районының Иске Мертле авылында гомер иткән Люда әби Кириллова 27нче февральдә тугызынчы дистәне түгәрәкли. Акрынлап йөри, ашарына да хәзерли, кыскасы, үз-үзен карый ул. Әле дә яхшы хәтер һәм үткен зиһенле карчык укырга ярата, кай-ара гәҗитләргә мәкаләләр дә язып, замана чатаклыклары турында фикерләрен әйтә. 17нче апрель көнне аның өенә кергән күршесе Любовь, иң алдан кухня өстәлендәге ачылган китапка игътибар итә, ә түр бүлмәгә күз салгач, куркыныч сериал күренешенә тап була. Идәндә чалкан яткан хуҗабикәнең йөзе-битендәге кан күренсә дә, тыныч авыл кешесе моны өлкән яшьтәге апаның егылып бәрелүе нәтиҗәсе дип фаразлый. Ләкин ил карчыгының үле һәм үтерүченең аның 18 яшьлек туруны икәне тиз ачыклана. //Безнең гәҗит//

Людмила Кириллова 1927нче елда күршедәге Тәтеш районының Чуаш Чагылдымы авылында туа. Гомере Иске Мертледә уза аның. Ире Александр белән өч кыз үстерәләр. Хәзер үзләре дә 70 ягындагы балалары читтә яши. Хәер, 2013нче елда әтиләре дөнья куйгач, Ульянов каласында теркәлгән олы кызлары Эльвира Саксонова, күбрәк, әнисе янында төп нигездә тора. Аның 1998нче елгы оныгы Алексей да карт әбисе йортында еш кунак була.

Эльвира 1975нче елгы улы Дмитрийның ошбу малаен, чынлыкта, бер үзе тәрбияләп үстерә. Чөнки законлы килене нарасыйны Ульяновтагы бала тудыру йортында калдырып чыга да юк була. Яшь хатын авырлы чакта Дмитрийның яшүсмер вакытында алган баш җәрәхәте аркасында акылында кимчелекләр сизелә башлый, нәтиҗәдә, аңа психик авыру буларак 2нче төркем инвалидлык бирелә. Аны гына түгел, туң йөрәкле ана тудырган баласын да ташлап китә. Алексей аның кем икәнен хәзер дә белми. Әнисен Эльвира әбисе алыштыра.

Малай проблемалы булып үсә. Тәртипкә өйрәнер, укуы яхшырыр дигән уй белән Суворов училищесына да урнаштырып карыйлар. Андагы хәрби тәртип, таләпләргә җавап бирердәй булмагач, Алексейга курсант киемен салып, мәктәпнең 9нчы сыйныфына кайтырга туры килә. Аннан соң бер-бер артлы ике техникумга кереп карый, икесеннән дә куып чыгарыла. Дәресләргә йөрми чөнки. Еш кына әтисе-әбисе янына кунарга да кайтмый йөри, кайтса көне буе йоклап ята. Бер мәлне телефон, ноутбок кебек үз әйберләре юкка чыга башлый. Эльвира ханым аларны ломбардта табып үз акчасына кире сатып ала. Ләкин тиздән алар тагын шул кибеткә эләгә. 16 яшендә урлап тотыла да, амнистия буенча котыла. Тагын бер елдан урлаган һәм талаган өчен 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Шушы хөкемнән соң өенә бөтенләй кайтмый, әтисе белән аралашмый, бары тик әбисе белән очраша. Аңа машина юучы булып эшлим, түләүле фатирда торам, дип сөйли. Әби кеше торак өчен дип акчасын да биреп бара.

Туганнары Алексейның үз әйберләрен сатуы да, урлашуы да әфьюн дигән зәхмәткә акча юнәтү ниятеннән икәнен сизенми түгел. Узган ел азагында икеләнүләргә чик куела, ниһаять. Агуланып өнсез калып яткан егетне ашыгыч ярдәм алып китә. Наркология диспансерында өч ай дәваланып 15нче мартта «иреккә» чыга ул. Инде берничә еллык стажы булган әфьюнчыга полинаркомания дигән диагноз куела, ягъни ул бер генә түгел, химик составы төрле булган берничә («спайс», «кристалл», марихуана) тилерткеч матдәгә бәйле дип табыла.

16нчы апрельдә Иске Мөртледә әбиләре янына кайта ул. Икенче көнне иртә белән Эльвира ханымга Ульянов шәһәре полициясеннән шалтыратып оныгының кайда икәнен сорашалар. А.Саксонов шул калада кылган угрылыклары өчен эзләнелә икән. Әби кеше карак оныкның үзе янәшәсендә икәнен әйтми, билгеле. Шуннан соң аны аңлатма бирү өчен полициягә чакыралар. 65 яшендәге хатын-кыз Буа-Ульянов автобусына утырып сәфәр чыга. Ә теге хөрәсән карт әбисе йортында кала.

Эльвира язма күрсәтмә биргәндә дә «сатмый» оныгын. Әмма эчке эшләр бүлегеннән чыккач күп тә үтми, ул үзе үк шул оперативникларга шалтыратырга мәҗбүр була. Чөнки шомлы хәбәрләр килә башлый. Иң әүвәл, Казандагы сеңлесе Светлана әнисе телефоны җавап бирмәвен әйтә. Шөбһәгә төшкән ханым безгә мәгълүм күршесе Люба белән элемтәгә кереп әнисенең хәлен белеп чыгуын үтенә. Аннан тетрәндергеч хәл турында ишетү белән теге полиция хезмәткәрләренә хәбәр сала, ерткычлыкның, һичшиксез, Алексей эше икәнен әйтә. Алар исә шунда ук, машиналарына Эльвираны да утыртып, Татарстанга юл ала. Хәвефле йортка Буа полициясеннән дә алданрак килеп җитә алар. Әмма теге явыздан җилләр искән була инде. Күршедә яшәүче Н.Калистратов Алексейның пычрак бәрәңге бакчалары аша олы юлга таба китеп баруын әйтә. Бу инде аны Ульянов каласында эзләргә кирәк дигәнне аңлата.

Людмила Кириллованың үлемтеккә дип җыйган 45 мең сум акчасы өчен һәлак ителүе икеләндерми. Карчык ошбу акчаны гел үзе белән йөртә. Буа оперативниклары кухнядагы диван җәймәсе астында буш конвертны таба. Өйалдындагы сандык артыннан алынган балта җинаять коралы итеп кулланылган, дип фаразлана. Эксперт бичара карчыкның баш сөяге иңү, чәрдәкләнү, умыртка баганасының муен өлеше сыну кебек күп кенә җәрәхәтләр булуын күрсәтә. Соңрак аларның балта түтәсе белән сугуы нәтиҗәсе икәне тәгаен раслана.

Тикшерү комитетының Буа районара бүлегеннән Әмир Райманов аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча җинаять эшен шул ук көнне кузгата. Теге 45 меңнең чыннан да алынуы тәмам дәлилләнгәч һөҗүмле талау (разбой) дигән маддә буенча тагын бер эпизод өстәлә.

Буа һәм Ульянов каласының Засвияжский районы полициясе хезмәткәрләренә А.Саксоновны эзләп табып богаулау өчен бер төн вакыт җитә. Төн буе гашиш тартып, аракы эчеп аңгы-миңке хәлдәге наркоманны бергә кәеф-сафа корып йөргән 17 яшьлек дусты Марат Сәлахов фатирына кайткач каптыралар. Исерек булса да, тел яшереп торуның файдасыз икәнен аңлый ул.

17нче апрельдә Ульянов шәһәренә такси яллап килә ул. Иң элек «Самолет» дигән сәүдә үзәгенә кереп, җәмгысе 11 мең сумга төшкән телефон аппараты, сим-карта, колакча һәм башка кирәк-яраклар сатып ала. Аннан соң үзе кебекләр рәтендәге дусты белән очрашып күңел ачарга уйлый. Беренче күрсәтмәсендә әлеге яшүсмерне искә алмый ул. Күрәсең, аны «пычратасы» килми. Әмма Марат Сәлахов барысын да үзе сөйләп бирә.

Аның әйтүенә караганда, акчаны ничек юнәтүен белдерми Алексей. Бары тик типтерү өчен чамасы булуын гына әйтә. Аларның күрсәтмәләре хәзерге заманда яшьләрне наркомания сазлыгына этәрү өчен шартлар җитәрлек икәнен дә ачып сала. Саксонов агулы матдәне Интернет буенча юнәтүен белдерә. Сәүдәгәр белән хәбәрләшкәч, ул ике мәртәбә кулланырга җитәрлек. 1 мең сумлык «спайс» салынган төргәк яшерелгән урынның кайда икәнен әйтә ди. Бу очракта сатучы белән алучы очрашмый. Моннан тыш кулдан-кулга алыш-биреш ясаучылар да җитәрлек. 17нче апрель кичендә дә егетләр 6 мең сумга 5 гр. гашиш ала. Үлем сәүдәгәренең кем икәнен әйтүдән баш тарталар, билгеле.

«Макдональдс»ка кереп 1600 сумны калдырып чыккач, егетләр ял итү өчен мунчада аерым номер алырга була. Акчалары күп булса да бусы мәшәкатьле булып чыга. Чөнки карап торырга малай-шалайга охшаш исерек клиентларны, паспортлары булмагач, бар да борып чыгара. Такси яллап бөтен шәһәр буйлап чабарга мәҗбүр булалар, транспорт чыгымнары гына да 3000 сум тәшкил итә. Ниһаять, төн уртасына таба «РиМ» дигән юыну-парлану оешмасында кабул итәләр аларны. «Байлар» кыйммәтле хәмер һәм башка сый-хөрмәткә заказ бирү генә түгел, ике мәртәбә фахишәләр дә чакырта. Дөрес булса, интим «хезмәт» өчен генә дә 12700 тәңкәне чыгарып салырга туры килә. Иртәнге сәгать 4нче киткәнче күңел ачкан мунча номерыннан файдалану да кыйммәткә төшә.

Кыскасы, иртәнге салкын төшкәч урамга чыкканда А.Саксонов кесәсендә 27 сум тимер акча калган була. Яңа гына меңлекләрне уңга-сулга ыргыткан яшьләр бер йорт подъездына кереп актык гашишларын тартып бетерәләр дә, шунда йокларга яталар. Иртә белән Сәлахов йортына кайткач, сагалап торган полиция кулына эләгәләр.

А.Саксонов әлеге явызлыкка «наркота» аркасында баруын үзе дә таный. Авыл йортында чакта «ломка» башланды ди. Ул мәлдә укымышлы әби кухня өстәле янында китап укып утыра. Артыннан балталы җәллад якынлашуын да сизми ул бичара. Бер тапкыр суккач урындыгыннан егылып төшкән карчыкны котырынган- аңгырайган явыз балта түтәсе белән кат-кат дөмбәсли. Соңрак: «Үтерергә теләмәдем, юкса, балтаның йөзе белән чапкан булыр идем», – дип аклана, гаебен өлешчә генә тануын белдерә ул. Әлбәттә, аның бу сүзләрен игътибарга алучы да булмый. Әмир Райманов аңа ике җинаятьчел гамәлдә рәсми гаепләү белдерә. Кыскасы, аның үзен чын мәгънәсендә үз иткән карт әбисен үтерүе, кесәсендәге акчасын алуы шик тудырмый.

Сүз уңаеннан әйтик, Эльвира Саксонова рәсми рәвештә зарар күрүче итеп билгеләнгән сеңлесе Светланага 45 мең сум акчаны кайтара, ягъни оныгы китергән матди зыянны каплап, аз булса да, аның язмышын җиңеләйтергә тырыша. Туганнары әлеге сумманы үкенечле, аяныч үлемгә дучар булган мәрхүмәне искә алу кичәләренә һәм каберенә таш, чардуган кую өчен тотарга була.

Әлеге җинаять аеруча авырлар рәтеннән булганга Татарстан Югары судында каралды. 14нче августта 19 яшьлек Алексей Саксонов 16 еллык кырыс режимлы колониягә хөкем ителде. Аннан кайткач та аның 2 ел буе иреге чикләнергә тиеш дип табылды.

Наил ВАХИТОВ,

Буа районы – Ульянов каласы

Бәйле