Татарстан президенты 13нче мөселман киносы фестиваленә беренче генә килә, нигә?

5-11 сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале уза. Фестиваль – Татарстан башкаласында уздырылучы иң грандиоз кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Нәкъ менә бу елны фестивальгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килергә булган. //Татар тудей//

5 сентябрь фестиваль ачылышында көннең салкын булуына карамастан, тантана башланырга сәгать ярым вакыт кала “Пирамида” күңел ачу үзәгендәге мәйдан умарта күчедәй кайный иде инде. Кунакларны татарның милли ризыгы чәк-чәк белән каршы алдылар. Иң беренчеләрдән булып аннан “Татар премьералары” номинациясендә катнашучылар авыз итте. Кызыл келәмгә беренче булып “Байгал” фильмының режиссеры, Татарстанның кинематографистлар союзы рәисе — Илдар Ягъфәров аяк басты. 

Күптән түгел журналистлар Әтнә районында Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнгән тулы метражлы “Мулла” фильмы төшерелә башлавы турында мәгълүмат җиткергән иде. Бүген исә ачылу тантанасына килүчеләр яңа нәфис фильмның режиссеры Рамил Фазлыевны һәм төп геройларны күрә алдылар, киләсе елда мөселман кинофестивалендә тәкъдим ителәчәк әлеге фильмның кыска гына бер өлешен күрү бәхетенә ирештеләр. Ә инде татар фильмында беренче тапкыр уйнаучы Марат Бәшәровны кызыл келәмдә күрүгә, халык бөтенләй дә җанланып китте. Актер үзе дә аларга ачылып сәлам бирде. 

Халык хозурына “Мунча ташы” театры артистлары да чыкты. Фестивальгә алар “Котырган меңлек” дип аталган фильмнарын тәкъдим иттеләр . 
Оештыручыларның сүзләренә караганда, бәйгедә катнашучы фильмнар арасында Россиядә төшерелгәннәренең өлеше сизелерлек арткан. Гомумән алганда, номинацияләрдә катнашырга дип дөньяның 27 иленнән 60 фильм тәкъдим ителгән. Әлеге форумда катнашырга теләк белдереп, 61 илдән 782 гариза теркәлгән. 

Оештыручылар 2017 елгы фестиваль киң масштаблы программасы белән аерыла дип белдерә. Нәкъ менә бу елны фестивальгә Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килергә булган. Моңа кадәр республика җитәкчесенең бу чарада катнашканы юк иде әле, ә быелгысы чара Татарстан президенты ярдәме белән оештырыла. Татарстанның мәдәният министрлыгы, Казан хакимияте һәм Русия Мөфтиләр шурасы да оештыручылар исемлегендә. Мөселман киносы фестивале — сәнгать әһелләре өчен фикер алышу мәйданы, дөньяга яңа исемнәр таныту, яңа иҗат әсәрләре белән таныштыру мөмкинлеге бирә, — дигән фикердә алар. 

Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге шунда — бәйгедә катнашучы фильмнарны Казанның берьюлы берничә кинотеатрында күрсәтәчәкләр. Мөселман фильмнарын Бауман урамы, 43 йортта урнашкан “Родина, Достоевский урамы, 30 йорт адресы буенча урнашкан “Мир” кинотеатрында, шулай ук Ибраһимов урамы, 56 йорттагы “Тандем” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендәге «Киномакс» кинотеатрында карарга мөмкин булачак. Алай гына да түгел, быел фестивальне оештыручылар катнашучыларның иҗат җимешләрен Казан Кремлендә дә күрсәтергә планлаштыралар. 

Быел да мөселман киносы фестивалендә катнашучылар белән очрашулар, кино сәнгатендә булган актуаль проблемаларга багышланган түгәрәк өстәлләр, пресс-конференцияләр уза.

Раилә Вәлиуллина 

Бәйле