Фәнис Җиһанша аудиокитаплар яздыра башлый

-- Чулпан

3 ел элек Вконтакте челтәре битләрендә Әмирхан Еникинең «Кем җырлады», «Бер генә сәгатькә» әсәрләренең Фәнис Җиһанша, Дания Нурлы, Әзһәр Шакиров башкаруында язмалары барлыкка килгән иде. //Идел//

Шуннан соң шундый язмалар башкарырга тагын, тагын сорап хатлар алдым, дип яза Фәнис Җиһанша. Иң күп хатлар татар теле hәм әдәбияты укытучыларыннан килгән. «Киләсе сезонга кабат аудиокитап яздыра башлыйбыз. Әйдәгез, укучыларны һәм әсәрләрне бергә сайлыйк! Кайсы артистларның тавышларын ишетәсегез килә, языгыз!», — дип мөрәҗәгать итә Фәнис Җиһанша.

Дуслар, сез нинди китапларны язмада ишетергә телисез? Тәкъдимнәрегезне языгызчы.

 

21294997_1398512890256809_5290356078863712256_n

Бәйле