Ренат Галиәскәровның «И.Ш.га» шигыре кемгә атап язылган?

-- Чулпан

Җырлар авторы, тамада Ренат Галиәскәров үзенең Инстаграмына еш кына шигырьләрен элә. Бүген ул «И.Ш.га» дип аталган тирә мәгънәле иҗат җимеше белән бүлеште. //Tatar today//

Бу шигырь мәрхүм Илфак Шиһаповка багышланган булса кирәк. Чөнки Ренат аның белән таныш, яхшы мөнәсәбәттә иде. «Икебез дә иҗат кешесе булгач, сөйләр сүзләр, уртак темалар күп булды,» — дигән иде ул Илфак Шиһапов турында. 

Шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Йә, күрешик. Сөйләп җибәр.
Үз иттеләрме?
Дөрес яшәмәдең диеп,
Нык сүктеләрме?
~~~~~~~~~~~~~~~~
Җирдән ахирәткә кадәр
Еракмы ара?
Татфондбанкны ябучылар
Кайларда яна?
~~~~~~~~~~~~~~~
Миллениумнан озынмы
Сират күпере?
Оргсинтездан яманмы
Тәмуг төтене?
~~~~~~~~~~~~~~
Оҗмахта күренгәлиме
Берәр зур түрә?
Ут~суга, газга түләүләр
Айдамы килә?
~~~~~~~~~~~~~~
Өс~башың бөтеңме синең,
Тукмы тамагың?
Анда бушка бирмиләрме
Вамин каймагын?
~~~~~~~~~~~~~~
Ришвәт биреп котылганнар
Бармы тәмугтан?
Сүз иреген кысалармы
Гади халыктан?
~~~~~~~~~~~~~~
Ничек анда торып ята
Иртә киткәннәр?
Кайсыбыз тора чиратта,
Кемне көтәләр?

 

Бәйле