«Ана рәнҗеше төшеп, дөм сукыр булса да, эчүдән, кунакка «дуслар» чакырудан туктамаган ул»

-- Чулпан

Йомышым төшеп, кайчандыр гаиләбез белән яшәгән төньяк шәһәрләрнең берсенә сәфәр чыктым. Вагонга кереп урнашкач, тирә-ягыма күз салдым. Барасы юл ерак, юлдашларым кемнәр икән дим. Төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре икән… //Татарстан яшьләре//

Поезд кузгалып китте. Урнашып бетеп, «күршеләр» белән танышкач, чәйләп алдык. Күп тапкырлар сынаганым бар: поездда кешеләр бер-берсе белән тиз аралашып китә. Күңелләренең иң ерак почмакларына яшереп, бикләп саклаган серләрен, борчуларын да ниндидер бер җиңеллек белән бер-берсенә ачып салалар. Очраклы әңгәмәдәш белән бүтән беркайчан да күрешмәячәгеңне аңлау ачыктан-ачык сөйләшүгә этәрәдер, мөгаен. Юлда йөргәндә әллә нинди гыйбрәтләр ишетергә, хатирәләр тыңларга туры килә. Менә бу юлы да Башкортстанның Яңавыл якларына юл тоткан Зәриянең танышы Миңсылу турында сөйләгәннәрен тетрәнеп тыңладым.

Миңсылу күп балалы гаиләдә туган. Төпчек бала булганга, заманына күрә, шактый иркә үскән. Үсеп буйга җиткәч тә йорт-җир тирәсендәге эшләргә катнашырга бик атлыгып тормаган, өйдәге бар эшне абыйларының хатыннары башкарган. Хәтта авырып урын өстендә яткан әниләрен карау да киленнәр өстендә булган. Вакыты җиткәч, Миңсылу күрше авыл егете Әмиргә кияүгә чыккан. Бер-бер артлы балалары туган. Яшь ата җигелеп тормыш тарткан. Әмма Әмирнең анда-монда караучысыз калган әйберләрне эләктереп китү, гади генә әйткәндә, урлашу гадәте булган. Тора-бара күрше-тирәнең маллары да бу яшь гаилә тирәсендә юкка чыккалый башлаган. Без капчыкта ятмый диләр, Әмирнең кыек эшләре дә фаш ителгән. Нәтиҗәдә, аны хөкем итеп, төрмәгә утыртканнар.

Шулай итеп, тормыш йөге тулысы белән Миңсылуның берүзенә калган. Балаларына бөтен күңел җылысын биреп, кулыннан килгәнчә, дөрес тәрбия бирергә тырышкан ул. Тоткындагы иренә кирәк-ярак тутырып посылка салып торган, берничә тапкыр янына да барып кайткан.

Вакыт уза торган, Әмир, срогын тутырып, гаиләсе янына кайткан, бераздан тагын бер сабыйлары туган. Тормыш дәвам итә, барысы да яхшы кебек – яшәргә яхшы йорт, эшләргә эш, каралты-кура тулы мал-туар, үсмер булып килүче сау-сәламәт өч бала. Әмма дөнья “әле алдын куя, әле артын күрсәтә” шул… Яхшы гына яшәп ятканда, җир җимертеп эшләп йөргән Әмирне паралич суккан. Мәһабәт гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй ир бер мизгелдә хәрәкәтсез урын өстенә ауган.

Тормыш кешеләрне әнә шулай сындырып сыный шул. Миңсылуның тормышы да тоташ караңгы төннәрне хәтерләтә башлаган. Әмир биш ел бер хәрәкәтсез урын өстендә яткан. Хатын авыру ир, балалар, йорт тирәсендә бәргәләнгән. Ә балалар… бик каты бәгырьле, явыз-усал булып үскәннәр. Җитмәсә, бераз үсә төшкән малайлар аракы белән дуслашып киткәннәр.

Ничек булса да тормыш дәвам итә икән ул. Әмир бакыйлыкка күчкән. Миңсылуның кызы Илүзә чираттагы ире белән шәһәр җиренә күченгән. Кече улы, ялланып, зур төзелешләрнең берсенә чыгып киткән. Ана авылда өлкән улы белән калган. Әмма күп тә үтми, тагын бәла килгән: кышның салкын бер иртәсендә Миңсылу кинәт сукырайган. Миңсылуның абыйларының балалары бик зур акчалар түләп, операция дә ясатып караганнар, тик файдасы булмаган. Шулай итеп, сукыр хатын беркайда да эшләмәүче, эчкече, юлдан язган олы малае Рәсим белән калган. Ә ул малай өйдәге бар булган әйберне сатып, эчеп бетергән, хәтта анасының мамык шәлен, яңа оекбашларын сатудан да тартынмаган. Һәр көн “бәйрәм” булган аның өчен. Дөм сукыр ананы бар дип тә белмичә, өйгә көн саен исерек сукбай ирләр, юньсез хатыннар ташыган, сүз әйтә башласа, кул күтәрергә дә күп сорамаган…

Ана рәнҗеше төшә диләр, шулайдыр. Көннәрдән бер көнне Миңсылуның олы улы Рәсим йокысыннан сукыраеп уянган. Әмма дөм сукыр булса да, эчүдән, кунакка “дуслар” чакырудан туктамаган. Шундый көннәрнең берсендә мунча, сарай, ихаталар – бар да дөрләп янып беткән. Янгын сүндерүчеләр йортны гына саклап кала алганнар. Сукыр ананың үлемтеккә дип ихатага яшереп җыйган акчалары да янып, көл булганЙ

…Бүгенге көндә Миңсылу карчык абыйларының балаларында көн күрә. Үзенең өч баласының берсенә дә кирәк түгел ул…

… Поезд тәгәрмәчләре теркелди дә теркелди. Ә күңелдә авыр хисләр, күңелсез уйлар. Миңсылуның яшьлегендә әнисенә карата булган игътибарсызлыгы шулай итеп үзенә әйләнеп кайткан, ахры…

Равилә АРСЛАНОВА.
Бөгелмә районы, Кодаш авылы.

Бәйле