TMTV Фирдүс Тямаев, Иркә, Гүзәл Уразова кебек популяр булырга ярдәм итә [кастинг]

-- Чулпан

Гүзәл Уразова, Илдар Әхмәтов, Фирдүс Тямаев, Иркә, Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Раяз Фасыйхов – болар һәм башкаларның исеме Bars Media компаниясе оештырган кастинг ярдәмендә танылды. Күптән түгел кыюсыз гына “кастинг” дип язылган ишекне атлап кергән яшь талантлар бүген инде тулы заллар җыючы һәм фанатларның мәхәббәтендә коенучы татар эстрадасының якты йолдызлары. Күпләрнең белдерүенчә аларның уңыш юлында кастинг иң бөек һәм иң мөһим баскыч булып тора. 

Bars Media компаниясе һәм TMTV каналы зууур кастинг игълан итә. Кастинг 16-нчы сентябрьда узачак. Кастингта катнашырга теләүчеләр 08:30-га OutHall-га килергә кирәк. 

Кастинг турында игълан актив рәвештә барлык социаль челтәрләрне әйләнеп чыкты. Тулырак мәгълүмәтне сез телеканалның официаль ресурсларында таба аласыз. Оештыручылар белдерүенчә алар 16 яшьтән 35 яшькә кадәр талантлы җырчылар һәм алып баручылар эзлиләр. Сез дә үзегезне сынап карыйсыгыз килсә, TMTV каналының вконтакте официаль төркемендә гариза калдырыгыз. 

Үзләрен җырчы ролендә сынап караучыларга берничә җыр әзерләп килергә кирәк. Ә инде алып баручы роленә дәгъвә кылучыларга стэнд-ап жанрында чыгыш әзерләргә кирәк. Шулай ук жюри әгъзәләре катнашучыларга импровизацион биремнәрдә бирергә мөмкин. 

Катнашучыларны үз эшенең осталары сынаячак: Bars Media продюсерлык үзәгенең директоры Артемьев Радик, TMTV телеканалының баш мөхәррире Кадыйрова Лилия, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, журналист, Матбугат.ру интернет порталы җитәкчесе Данил Сафаров, шоумен, “Топ-клип” тапшыруының алып баручысы Айрат Ильясов, җырчы, юморист, “ҖырлаОКе” тапшыруының алып баручысы Рифат Зарипов. 

Йолдызлы шансыңны кулыңнан ычкындырма! 16 сентябрьда OutHall-га кил! 

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 567-13-32

Бәйле