«Мин иремне яратам икән, әти-әнисен дә хөрмәтләргә тиешмен. Алар миңа аны ышанып тапшырган»

-- Чулпан

Яшь парларның гаилә бәхете, иң беренче чиратта, каенана белән килен мөнәсәбәтенә бәйле. Ә бу мөнәсәбәт аларның тәрбиясенә бәйле. Әгәр дә уртак тел таба алмаганнар икән, димәк, алар тәрбиясез. //Акчарлак//

Әни кеше кызының киләчәктә сөекле хатын, “ана” буласын истә тотып, ир-атның ролен киметмичә тәрбияләргә тиеш. Әле бит кыз кияүгә чыккач яңа гаиләгә эләгә, яңа шартларга яраклашырга тиеш була, чөнки һәр гаиләнең үз гореф-гадәтләре. Килеп керүгә “бездә болай иде, бездә тегеләй иде” дип сүз башларга ярамый. Руслар әйтмешли, чит чиркәүгә үз уставың белән кермиләр.

Бер килен белән сөйләшкәндә менә нәрсәләр ишеттем: “Мин каенана-каената белән 12 елдан артык яшим. Аллага шөкер, сүзгә килгәнебез юк. Мин иремне яратам икән, аның әти-әнисен дә хөрмәтләргә тиешмен. Алар миңа менә дигән егет үстереп, тәрбияләп биргән һәм ышанып тапшырган. Шуңа күрә, аларга яхшылык теләргә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиешмен. Нәтиҗәдә, каенана-каенатаның да миңа карашы яхшы, кызларын яраткандай яраталар. Безнең арадагы яхшы мөнәсәбәтне күреп ирем дә сөенә, рәхмәт әйтә. Әле безнең балаларның үсәсе бар бит. Алар матур гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Бу киләчәктә матур гаилә кору өчен кирәк. Аннан, бөтен әйберне белгән кебек тоелсак та, адәм баласы гомер буе өйрәнергә тиеш. Мин дә каенанамнан аш-суга өйрәнәм. Ашарга әзерләсәм, ул мактый-мактый ашый, гәрчә, һәрвакыт бик тәмле килеп чыкмаса да”, – дигән иде.

Матур үрнәк. Акыллы каенана, акыллы килен мисалы!

Тагын бер тарих сөйлим. 

Данияр гаиләдә башта тиешле тәрбия, соңыннан югары белем алды. Яраткан эшенә урнашты. Аннан мәхәббәтен очратты, гөрләтеп туй уздырдылар. Булачак хатыны башка милләттән булса да, ата-ана каршы килмәде. Чөнки килен белемле, әти-әнисен хөрмәт итә, өстәвенә, татарча да белә, башкаларның гореф-гадәтләрен кабул итә.

Яшь гаилә бала алып кайтыр алдыннан тәмәкедән, спиртлы эчемлекләрдән, хәтта сырадан да баш тартты. Ә инде бала туасы билгеле булгач, гаиләдәгеләрнең шатлыгы эченә сыймады. 

Вакыты җиткәч, баланы ярып алдылар. Ходай сынавы булгандыр инде, бала зәгыйфь булып туды. Ләкин каенана белән килен сынмады, сыгылмады, бирешмәде. Балага I төркем инвалидлык бирделәр, ул инвалид коляскасында гына утырды.
  
Башта яшьләр үз фатирларында яшәсә, соңрак каената-каенана янына күчтеләр. Чөнки ярдәм итү өчен алар үз яннарына чакырды. Инде хәзер яшьләр ата-анадан ерак булмаган урында җир алып, йорт төзергә җыена, чөнки балаларын караучы бар. Киләчәктә дә ярдәмнәреннән ташламаячаклар. Алай гына да түгел, каенана бала карау өчен эшеннән китте, чөнки килен үзе дә хастаханәдә учетта тора. Менә бу каенана, чын мәгънәсендә, мактауга лаек. Әле эшләрлек көч-куәте булса да, улының гаиләсенә булышуны беренче максат итеп куйды. Килен дә “әткәем-әнкәем” дип кенә тора. Алар бу баланы Ходай биргән сынау дип кабул итеп, киләчәктә сәламәт бала туачагына ышанып, уй-хәсрәтне уртаклашып, бергә-бергә яшиләр.

Данияр белән хатыны һәр бүлмәгә исем кушып йорт төзи. Аның иң матуры, иң яктысы – каенанага!

Суфиян Минһаҗев.
(аксакаллар шурасы әгъзасы)
Түбән Кама.
Тынычлык пр., 95а.

 

Бәйле