Җырчы Алинә Әхмәтшина балчыкка баткан бәрәңге ашый, ә Айгөл Рәхимова — лимон

-- Чулпан

Һәр кешенең үз сәерлеге бар, җырчылар да искәрмә түгел. //ТМТВ//

Мисал өчен Айгөл Рәхимова лимонны бернишләтмичә алма кебек ашый алуын белдерде:»Төнге уникедә лимон ашыйсым килеп уянырга мөмкин. һәм рәхәтләнеп аны кимереп утырам,» дип сөйләде ул.


Ә Алинә Әхмәтшина исә үзенең чи бәрәңгедән баш тартмавын әйтте: «Кечкенә чакта, бәрәңге алганда, кап-кара балчыкка баткан бәрәңге ашаганмын. Әни моны күреп шаккаткан, бәрәңге ашыйсы киләдер дип юып та биргән. Ләкин мин анысын ташлап, пычрагын алганмын. Бүген андый деликатеслар белән мавыкмыйм», дип елмайды җырчы. 

Бәйле