« 39 яшемдә сукырайдым. Ишек алдында йөри алганым өчен әнигә рәхмәтлемен » [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Зәй районының Аксар авылында яшәүче Миңнури апа Мөхәммәтдиновага моннан 8 ел элек бер-бер артлы ике хәсрәт килә. Беренчедән, гомер буе иңгә-иң терәшеп яшәгән ире инсульт белән ишек алдында егылып урын өстенә кала. Сөйләшү сәләтен югалтмаса да, хәрәкәтләнә алмый башлый ул. Ирен карау мәшәкатьләре, ә моңа: ашату-эчертү генә түгел, урыныннан тора да алмаган хастаның йомышын йомышлату, юындыру да керә – барысы бергә алтмышның теге ягына узган Миңнури апа җилкәсенә төшә. //Безнең гәҗит//

Ире белән икесе генә яшәмиләр югыйсә, уллары да үзләре янында. Ләкин менә Әфган сугышыннан кайтканнан соң, сәламәтлек ягыннан тернәкләнә алмаган, ә соңрак бөтенләй дөм сукыр калган уллары үзе дә ярдәмгә мохтаҗ шул…

КУРКЫП КАЛГАНГА БӨЕРЛӘРЕ АВЫРТА

Миңнури апа Мөхәммәтдинова тумышы белән шушы Аксар авылы кызы. Үзе әйтмешли, ерак бармаган, бер очтан икенче очка гына төшкән ул килен булып. Бер кыз һәм бер малайлары туган, тыйнак һәм матур гына тормыш алып барганнар. Уллары Айрат армия яшенә җиткәч, дулкынланудан күзенә яшьләр килгән ананың. Менә ул – күз карасыдай саклап тәрбияләп үстергән балаң ватан алдындагы бурычын үтәргә китә. Егетне озату мәҗлесенә шуның кадәр күп кеше килә: «Туй мәҗлесенә җыелган чаклы булдылар», – дип искә ала әңгәмәдәшем. Улын тыныч күңел белән армиягә озатканда, аның Әфган сугышына эләгәсен күз алдына да китерә алмаган була шул ул. Күпме көтеп тә, баласыннан хат килмәгәч, борчыла башлый. Ник язмый икән соң улы? Ана йөрәге бит хәбәр көтә… Ә бу вакытта Айрат хатларын әнисенә түгел, дусларына язган була. Киңәш сорап. Үзенең ут эченә эләккәнен, ату тавышлары астында көн үткәргәнен әнисенә әйтергәме, юкмы? Ахыр чиктә, әйтергә була. Тик, куркытмас өчен, өйдәгеләрне бераз гына ялганлый: безне монда вакытлыча гына китерделәр, тиздән башка җиргә күчерәләр, дип яза ул. Әнә шул көннән башлап Миңнури апа улыннан көн дә хат көтә башлый.

Ә Айрат үзенең Әфганга килеп эләгүен очраклылык дип санамый. «Гомер буе авырлыклар белән көрәшеп яшәргә язган безнең гаиләгә. Адым саен киртә булды. Минем танышларым Германия, Чехословакиядә хезмәт иткәндә, бер мин Әфганга килеп эләктем», – дип сөйли ул. Ә бу сугышны ир үзе иттарткыч белән чагыштыра. Бөтен җирдә кан, мәетләр, өзелгән аяклар… Әнисенең догалары ярдәм иткәндер, күрәсең, сугыштан исән-сау, бернинди ярасыз кайтырга насыйп була егеткә. Әмма иртәрәк сөенгән икән шул. Берничә ел узуга бөерләре авырта башлый. «Көчле стресс кичергәнгә, артык куркып калганга», – дип аңлата табиблар. Куркытырдай мизгелләр күп була шул сугышта. Шуңа да сугыш бит ул. Сугыш машиналарының тәгәрмәчләре астына кача-кача атышулар дисеңме, хәрби техника шартлаганда янәшәдә торулары аркасында дусларыңның контузияләнүләреме… Барысы да була. Хәер, егетләрне сугышка озатканда өлкән лейтенантлары алдан ук кисәтеп куйган була бит: «Бөтенегез дә туган җиренә исән килеш әйләнеп кайтмас!» Димәк, Айрат та һәр таңны: «Бүген исән калып булырмы?» – дигән курку белән каршы алгандыр.

Бөерләре авыртып, шактый мәртәбәләр больницаларда дәваланып чыкса да, файдасы булмый. Бөерләре эшләми башлагач, диализга йөри башлый, бер больницада дәваланган вакытында «Сиңа ятып кына торырга кирәк, күп йөрмә!» – дип киңәш бирә аңа баш табиб. Аның сүзләренә ышанып, (ә ышанмый нишлисең – табиб әйткән сүз авыру өчен закон!) берничә елын күбрәк ятып үткәрә ир. Операция ясатып булмый, яңа бөер куйдырган очракта да ул биш ел гына эшләячәк, дип аңлаталар. Ләкин Айрат күңелен төшерми. Чөнки бер дәвалаучы табибның әйткән сүзләре өмет уятып җибәрә анда:

– «Бөердәге күзәнәкләрне уятыр өчен бик көчле күнегүләр эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк сиңа», – диде. «Көненә 5-6 чакрым йөрим мин», – дим. «Бик әз бу,– дип аңлатты. – Сиңа 12 километрны «куарга» кирәк», – диде. Иртәләрен йөгерә башладым. Бөерләрем авырткач, болай да хәл юк бит инде. Баштарак ике километр гына йөгерә идем дә, артыгын булдыра алмыйм, дип, диванга кереп ята идем. Үземнең көчсезлегемнән елаган чакларым да күп булды. Акрынлап арттыра торгач, көненә 4 чакрым чаба башладым. Ә шул ук вакытта сәламәтлегемдә тагын бер тайпылыш килеп чыкты: күзләрем күрми башлады, – ди Айрат Мөхәммәтдинов.

ОПЕРАЦИЯГӘ СОҢАРУ

Күз күременең югалуын ир яз көне кар эрү белән чагыштыра. Акрын-акрын гына, ләкин шул ук вакытта кире кайтмаслык итеп югалта башлый ул күрү сәләтен. Күз алдындагы әйберләрнең томанланып торуыннан башланган авыруны вакытында туктату өчен дип, табибка тикшеренергә бара. Күзеңә операция ясарга кирәк, дип аңлаталар, ләкин башта авызындагы берничә тешен дәваларга кушалар.

– Табибка баргач, берьюлы ике тешемне алдылар. Бик авырдан алынды, гөжләп кан китте: аңкавымны бик нык ярып бетергәннәр иде шул, – дип сөйли ир моннан 8 ел элек булган хәлләрне – Кан агуы берничек тә туктамагач, ашыгыч ярдәм чакыртып, мине больницага алып киттеләр, анда аңкавымны тектеләр, ләкин файдасы булмады. Барыбер канады. Икенче мәртәбә тектергәч кенә туктады. Тешне алган вакытта әллә берәр нервка зыян килгән, әллә кан күп агуы нәтиҗәсендә авырлык булды: озак та тормады, сукырайды күз. Тешемне алган яктагы күзем бераз йомылып та китте. Операциягә барырга җитешми калдым мин, чөнки аңкауны дәвалап, бер ай буе больницада ятарга туры килде. Менә шулай бер ай эчендә ярдәмгә мохтаҗ кешегә әверелдем дә куйдым. Күзләрем сукыраюга бөерләрнең сәламәт булмавы да сәбәпче, диделәр. Өченче ел табибларга күренергә баргач, өмет бар, 4 ел менә бу даруны күзеңә салып тор, күзләреңә күнегүләр яса, дип кайтардылар.

айрат

Күнегүләр эшләүне кирәк булганы өчен генә түгел, ә җанына рәхәтлек биргәне, бер шөгыль булганы өчен дә ясый Айрат Мөхәммәтдинов.

Бөерләре авырткан вакытта 4 чакрымга чаклы йөгерә башлаган була бит инде ул. Күзләре сукырайгач исә йөгерү авырлаша. Дөньяң караңгыга чумган килеш чабып бару түгел, атлавы да мең бәла шул. Шуңа күрә ишек алларына махсус бер җайланма ясаттыра ир. Күчәр ролен үтәп торучы бер багана куйдыра, шуның тирәли йөгерергә мөмкинлек бирә торган итеп, тотынгыч та ясаттыра. Ишек алды уртасыннан шактый зур гына әйләнә ясап йөгерә башлый. Хәзерге вакытта ирнең көндәлек режимы спортчыларныкыннан бер дә ким түгел. Иртән 13 чакрым йөгерә, йөгереп кергәч, яткан килеш 20 минут күнегүләр эшли, велотренажерда йөри… Ашап ала да, бераз ял итә, аннан соң тез буыннарына, аяк-кулларына файдалы булган күнегүләр эшләүгә керешә. Манма тиргә батканнан соң, бөркәнеп ята да, бераз суынгач, кабат ишек алдына чыгып, 12 чакрым җәяү йөри. Йоклар алдыннан 90 мәртәбә чүгәләп ала, шул вакыт аралыгында күзләренә дә егермешәр минут күнегү ясый.

– Минем бит күз алларым якты булып тора. Кешене күрмим, ләкин кояшка карасам, рәшәләнә күз алды. Күз күремем бетсә дә, башка сәләтләрем ачылды: сизүем көчәйде. Мине күпләр, син овчарка шикелле: бөтен нәрсәне сизеп торасың, беләсең, диләр. Ишек төбенә машина килеп туктауга мин аның кемнеке булуын бер икеләнмичә әйтеп бирә алам. Өй каршыннан трактор узып китсә дә, әни танымыйча тора, «Шул кеше бит ул!», – дип, әйтәм, һәм рас килә. Атлап йөрешеннән үк кемнең кем булуын әйтеп бирә алам. Ә инде йөгерүләргә килгәндә… Ишек алдындагы җайланмамда уртача 504 тапкыр түгәрәк ясап әйләнеп чыгам. Үзем йөгерәм, үзем санап барам шуны. Башыма төрле уйлар килә. Яхшысын да, начарын да уйлыйсың, ләкин күңел төшенкелегенә бирелмим, сәламәтләнәсем бик килә минем. Өметемне өзмим әле, бу көч куюларымның ярдәме бер тими калмас. Күзләрем дә ачылыр, дип өметләнәм. Татарлар җырлап үлә, диләр бит, күңелемне төшермәскә тырышам! Зарланып яшәсәң – үләсең. Ишек алдында йөри алганым өчен әнигә рәхмәтлемен. 39 яшемдә сукырайдым. Инде менә 8 ел буе, яңгыр яуса, әни мин йөгерә торган урындагы күлдәвекләрне себереп куя, кышын тайгак булса, ком сибә. Мин бит бер генә көнгә дә йөгерүемне туктатмыйм. Кар яуса да, яңгыр яуса да, чыгам ишек алдына. Ул миңа кирәк, мин аны күңелемә рәхәт булганга эшлим, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Улының киләчәккә өмет белән каравы, төшенкелеккә бирелмәве ана кеше өчен дә бәхет. Миңнури апа әйтмешли, елап ятса, нишләр идең… Ә Айрат елый торганнардан түгел. Күңеле ачылсынга, күбрәк моңлы җырлар тыңларга ярата, спорт белән шөгыльләнгәндә дә, радиоалгычы гел уйнап тора аның. Менә шундый ул дөнья. Кемгәдер алтын таулары, дан-шөһрәт җитми, комсызланып мал җыючылар күпме… Ә Зәй районының кечкенә генә бер авылында яшәүче иргә сәламәтлек тансыграк. Бу дөньяның матур икәнлеген күрү өчен акча түгел, күзләр кирәк булуын да, бәхетнең – бер әгъзаң да авыртмыйча, рәхәтләнеп йөри алуда икәнлеген дә яхшы белә ул. Якын арада аны тагын да бәхетлерәк итү өчен күзләре дә ачылып китсәме…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Зәй – Казан

Бәйле