Хәдичә апаны күптәннән беләм. Ул без яшәгән йорттан ерак кына түгел, сәүдә үзәгендә эшли иде. Мәскәүдән, башка шәһәрләрдән товар алып кайтып сата. Аның янындагы мәйданчыкларда сатучылар гел алышынып тора. Ә Хәдичә апа – чын сәүдәгәр, аның яныннан кеше өзелми. //Ватаным Татарстан//
Бер көнне эштән кайтканда сәүдә ноктасында кирәк-яракны алдым. Карыйм, таныш апа урынында – икенче хатын-кыз. Хәдичә апа берничә көнгә бүтән шәһәргә киткән икән. Ике-өч көннән кайтып җитәргә тиеш ди. Бер читенә кызыл төстәге роза чәчкәләре төшерелгән аш тәлинкәләре күземә чалынды. Өйдә савыт-сабадан күп нәрсә юк. Ә кунак төшкәндә затлырагын тезәсе килә. Бу тәлинкәләр бик матур, хет кода табынына куй, ярты өстәл урынны алырдай җәенке дә түгел, кечкенә, әмма тирән эчлеләр. Сатып алуыма өйгә кайткач та сөенеп йөрдем әле. Күпмедер вакыттан соң Хәдичә апаны эш урынында очраттым. “Тәлинкәләрегез өчен рәхмәт. Минем өчен генә алып кайткан булгансыз, ахры”, – диеп шаяртмакчы идем. Хәдичә апа, бик төксе генә: “Алар синдәмени? Минем урында эшләп торган кыз белән арабыз бозылды. Шул тәлинкәләр аркасында. Бәясен онытып, арзанга сатып җибәргән”, – диде. Әллә ничек уңайсыз булып китте. Сумкамны ачып, Хәдичә апа әйткән суммада акча алдым да өстәленә куйдым.
Башка берәү янында, белмим, үземне ничек тотар идем икән?! Ә Хәдичә апага ышандым. Әйе, ул усал кыяфәтле, әйе, ул уйлаганын ярып әйтә, холкы да каты, әмма гадел. Күңелендәге усаллыгы да үзен яклау өчен. Балачактан ятим үскән, үзе әйтмешли, кыздырган таба бәрәңгесе ашап кайтырлык та кешесе булмаган. Яшьли кияүгә чыккач, авыр тормышны ире белән бергә тартканнар, ике балалары булган. Баштагы елларда ир дә, хатын да заводта эшләгән, балаларының ничек үсүен күрмәгәннәр дә. Хәдичә апа ара-тирә очрашканда шуларны сөйли иде. Ә берсендә бик борчулы иде ул. Өс-кыяфәте дә әллә ничек кенә. “Иремне җирләдем, – диде. – Утыз тугыз ел яшәдек. Кисәк китте. Авырса да, табибларга йөрмәде. Барганда соң иде инде. Яман шеш… Бүтәннәрен уйламыйм да, бер нәрсә үкендерә: кара-каршы утырып сөйләшергә, хәлең ничек дияргә дә вакыт табылмаган, нужа куганбыз… Сагынам…”
Өч-дүрт елдан әлеге районнан күчеп киттек. Ул якларга барганда Хәдичә апа янына сугылмый калмыйм. Бер баруымда таныш апа шулкадәр үзгәргән: баш түбәсенә бөтереп, өеп йөрүдән башканы күрмәгән чәчен кистергән, гәүдәгә ыспайланган, матур күлмәк киеп алган, карашындагы моңсулык әллә кая китеп югалган. “Усал апа”быз елмаеп кына сөйләшә, яшь кызлар кебек чытыкланып көлеп куя. “Хәдичә апа, – мин әйтәм, – ни булды, нишләдең?” Ул: “Әй, сеңлем, кияүгә чыгып йөрим әле, – дигәч, күзләр маңгайга менде. – Бер дә уйламаганда гашыйк булдым, яраттым. Бер ел элек кенә яныма килеп: “Хәдичә, кияүгә чыгачаксың, яратып чыгачаксың”, – дисәләр, бар әле, юләр сүз сөйләп йөрмә, дип куып җибәрер идем. Ул – Урта Азиядән, хатыны үлгән. Бай түгел, бик яхшы кеше. Мине хөрмәт итә. Эштән кайтуыма ашарга пешереп куя. Без аны күргәнмени? Кичә күлмәк тектерергә бирдек әле…”
Хәдичә апа бу минутларда бик бәхетле иде. Аның язмышындагы шундый борылышка сөенсәм дә, сүзләренә гаҗәпсендем. Алтмышны узган хатын “яраттым” дип торсын әле. Бүген яратканга гаилә коралармыни? Замана башка һәм кияүгә чыгучы кызга бирелә торган беренче сорау: машинасы бармы, фатир ягы ничек, кайда эшли, ата-аналары нинди кешеләр, бабалары Сабаныкы түгелме һәм башкалар… Ә гыйшык-мыйшык турында сүз кузгату каядыр егерме-егерме бишенче пунктка туры киләдер.
Хәдичә апа назлы сүзләрдән яшүсмер кебек башын җуйган. Сайлаган кешесе ярый ла, үзе уйлаганча, яхшы кеше булып чыкса… Хәдичә апаны ярык тагарак каршында калдырып, күңеленә яра салып китмәсә ярар иде. Язылышабыз, пропискага да кертәм, ди бит. Кияү бабайны да күрдем: кыяфәтенә, үз-үзен тотышына, сөйләвенә караганда, шик-шөбһә уятырдай кеше түгел. Ярты еллар чамасы элек: “Хәдичә апаң Мәскәүгә китте, кайткач, туган көнен үткәрәбез. Аңа бәйрәм ясарга әзерләнәм”, – диде. Кара, ничек әйбәт яшиләр, олыгайган көндә дә Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәтләре була икән, дип чын күңелдән куандым.
Бу көннәрдә аның белән кабат очраштык. Хәдичә апабызның йөзендә янә – ару-талчыгу, күзләрендә – элеккеге моңсулык. Мәшәкатьле, борчулы вакытына туры килдем, ахрысы. Мәхәббәт үтеп киткән, яңадан тормыш авырлыклары баскан. Кавышканнарына өч ел вакыт узган. Хәдичә апаның улы еракта, ә кызы Казанда яши. Ул әнисенең яңадан кияүгә чыгуын теләмәгән, сайлаган кешесен дә өнәмәгән. Хәдичә апа ике якның күңелен күрү өчен җан талаша. Һөнәре буенча юрист кызы берничә ай элек кыскартылуга эләгеп, эшсез калган. Иренең дә башка шәһәрдә яшәүче кызы Казанга килеп урнашкан: ни фатиры, ни юньле эше юк, ди. Хәдичә апага үз кызы якын булган кебек, иренең дә юрганны үз ягына тартасы килә. “Беренче иргә җитми икән, – ди Хәдичә апа. – Ул эчсә дә, кайчакларда кул уйнаткаласа да, эшли иде, бер көн эш калдырмады. Хезмәт хакын тиененә хәтле гаиләгә алып кайта иде. Ә бусы нәрсә инде?.. Үзен карый, матур киенергә, тәмле ашарга ярата. Барган саен кызына күпме акча бетерә. Көнләшә дә башлады. “Элек әйбәт идең, авыр сүзләр әйтми идең, усалландың”, – дип үпкәли. “Элек икәү генә идек, хәзер дүрткә әйләндек шул”, – дим. Нишләргә белмим, кыен…” Миңа да авыр булып китте. Әй, мәхәббәт, бармы соң син, булсаң, ничә көнлек?
Фәния АРСЛАНОВА