Беренче курс студентларын, «тылсымлы» су эчереп, татжурга кабул иттеләр [фото]

-- Чулпан

19 нчы сентябрьдә беренче курска килгән татжур студентларын багышлау тантанасы булды. //Tatar today//

Әлеге чара традиция буларак инде 20 ел дәвам итә. Табигать кочагында узган бәйрәмдә кафедра мөдире Васил Гарифуллин, беренче курсларның кураторы Илһам Фәттахов һәм башка укытучылар катнашты. Элеккеге татжур студентлары — Зөлфәт Зиннуров, Айваз Садыров, Данил Сәфәров, Алия Исрафилова да беренчеләрне күрергә дип килгән иде.

Беренче курс студентларына махсус ант әйттереп, тозлы-борычлы су эчерделәр, тылсымлы «он» сиптеләр, төрле кызыклы уеннар оештырдылар. Танылган журналистлар, укытучылар, өлкән курс студентлары «беренчеләргә» үгет-нәсыйхәт, киңәшләрен бирде. Бүләксез бәйрәм булмый: булачак каләм ияләренә дәфтәр һәм ручка бүләк иттеләр. Васил Заһитович, традициягә тугры калып, зур карбыз алып килгән иде, багышлау тантанасы табын артына күчте.

Фотолар белән таныша аласыз.

 

 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

 

 

Бәйле