Мөхәррәм аеның 10 нчы көне — Гашура көне — зур бәйрәм көн. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм һәм сәхабәләр ошбу көнне мөбәрәк санап, ураза тоттылар. Кем дә кем Гашура көнендә бер изгелек кылса, Аллаһы Сөбханә ул кемсәнең барча гөнаһларын ярлыкап, күп саваплар бирер. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Рамазан уразасыннан соң уразаларның артыграгы Мөхәррәм аенда ураза тоту”. //Татар-Ислам//
Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мүхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.
Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!
Корбан аеның ахыргы һәм Мөхәррәм аеның әүвәл көне бер елның ахыргы вә икенче елның башы. Мөселманнар ошбу Мөхәррәм аеның башын ел башы, диләр, яңа ел Мөхәррәм аеннан башланып китә. Яңа ел Иләһи әмер белән пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Мәккә-и Мөкәррәмәдән Мәдинә-и Мөнәүвәрәгә һиҗрәт кылуы, ягъни күчеп китүе белән бәйле.
Быел Мөхәррәм ае 21 нче сентябрьдән килә.
Мөхәррәм аеның 10 нчы көне — Гашура көне — зур бәйрәм көн. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм һәм сәхабәләр ошбу көнне мөбәрәк санап, ураза тоттылар. Кем дә кем Гашура көнендә бер изгелек кылса, Аллаһы Сөбханә ул кемсәнең барча гөнаһларын ярлыкап, күп саваплар бирер. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Рамазан уразасыннан соң уразаларның артыграгы Мөхәррәм аенда ураза тоту”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең хәләл җефете Хәдичә радыйллаһү ганһә: “Пәйгамбәр галәйһиссәләм өч төрле эшкә даимчелек кыла иде. Ул өч төрле эшнең беренчесе — Мөхәррәм аеның унынчы көнендә ураза тоту. Икенчесе — һәрбер айның унөченче, ундүртенче, унбишенче көнендә ураза тоту. Өченчесе — иртә намазының ике рәкәгать сөннәтен уку”, — дип әйтте. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу гамәлләрне кылгач, безгә дә, шәфәгатеннән мәхрүм булмыйк, дип өмет итсәк, аның сөннәтләрен кылу тиеш.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Бер кемсә минем сөннәтләремне коры тел белән кылса, минем сөннәтем белән гамәл кылмыйча, Пәйгамбәргә өммәтебез дип әйтүдә файда булмас”, — дигән.
Бездәге әүвәлгә галимнәр, салихлар, сәхабәләр бу көнне ураза тотар иделәр. Хәтта ки, сабый балаларны имчәк имүдән, балаларны ашаудан тыярлар иде. Бу Гашура көнендә кырдагы киекләр (хайваннар, җанварлар) ашамаслар иде.
Әгәр бер кеше бу Гашура көнендә бер күршесенең яки бер мөселман кардәшенең хәлен сорап барса, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә фәрештәләргә: “Йә фәрештәләрем! Бу бәндәмнең һәрбер адымы санынча, дөнья мәхлүкатлары санынча саваплар бирермен, языгыз”, — дияр. Дәхи һәр адымы санынча гөнаһысын ярлыкар.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Әгәр бер кеше Гашура көнендә балаларына һәм барча җәмәгатенә күңеллелек кылса һәм яхшы киемнәр кидерсә; ләззәтле хәләл тәгамнәр булдырса, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә ул кемсәгә һәм аның балаларына асла мохтаҗлык күрсәтмәс”, — дип әйткән.
Сәхабәләр хәзрәти Әбү Бәкер белән Гомәр радыйллаһү ганһүмә: “Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең бу сүзен сынадык, ул әйткәнчә таптык”, — диделәр. Ягъни: “Бу Гашура көнендә җәмәгатьләребезне хөрмәт иттек, асла тарлык күрмәдек”, — диярләр.
Әгәр бер кеше бу Гашура көнендә бер ятимнең күңелен шатландырса, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә ул кешенең йөзен тәмуг утына хәрам кылыр.
Бер кеше бу Гашура көнендә госел коенса, барча гөнаһларыннан пакъ булыр, анадан яңа туган кеби булыр. Бер кеше бу көндә бер изге гамәл кылса, ул кемсәгә Аллаһы Тәгалә бик күп саваплар бирер.
Әгәр бер кеше бу көндә тузан кадәр сәдака бирсә, Аллаһы Тәгалә ул кемсәгә зур савап бирер һәм барча бәлаләрдән имин кылыр. Аның өчен бәла күктән иңәр, сәдака күккә бәлане туктатыр, ул бәла һич зарар итмәс, зарар итсә, ул зарар бәрабәренә Аллаһы Тәгалә күп файдалар бирер. Кем дә кем күркәм сабырлык кылса, ул сабыр бәракәтендә бу кемсә оҗмахлы булыр. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә һәрбер гамәлгә савапны хисап белән бирер, сабырга савапны хисапсыз насыйп итәр. Дөньяда бәла-каза күреп сабыр кылган бәндәләрнең кыямәт көнендә саваплар булса, һәркайсыбызга сабыр итү тиеш.
Бәла-каза килгәндә “сакланмаганлыктан” дип көенмәк бик хата эш. Изгелек һәм явызлык һәр икесе Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән. Бер кайгы ирешсә: “Бу кайгы Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән бер гөнаһым сәбәпле”, — дип, тәүбә һәм истигъфар илә мәшгуль булу тиешле һәм бу кәлимәгә: “Иннәә лилләәһии вә иннәәәә иләйһи раҗигуун”, — дип, даимчелек кылырга кирәк. Мәгънәсе: “Без Аллаһының бәндәсе, шиксез, Аллаһының хозурына кайтачакбыз, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер һәм сабыр итүчеләр җөмләсеннән булыр. Кайгыларга, бәла-казага сабыр итеп зарланмау пәйгамбәрләр фигыле. Бер кайгы ирешсә, бер-беребезгә сабыр итәргә һәм вәгазь-нәсыйхәт кылу кирәк”.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Бер кеше Мөхәррәм аеның унынчы көнендә ураза тотса, ул кешегә Аллаһы Тәгалә ун мең фәрештә, ун мең хаҗи вә гомрә һәм уң мең шәһитнең савабы бирелер”, — дигән.
Сәгыйд бине Хәбир ибн Габбәстән риваять итте: “Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мәдинәгә килде. Гашура көнендә яһүдләрнең сорады. Яһүдләр: “Ул көндә Муса белән Бәни Исраилне Аллаһы Тәгалә фиргавен кавеменнән өстен кылды. Без ул Гашура көнне олуглау йөзеннән ураза тотабыз”, — дип әйттеләр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Без Муса галәйһиссәләмгә сезгә караганда лаегракбыз”, — дип әйтте. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Гашура көнендә ураза тотарга боерды.
Ни өчен Гашура диелде? Ул көн ун кирәмәтнең унынчысы. Бу көннең фазыйләтләре һәм хикмәтләре бихисап. Шулай да кайберләрен әйтеп китсәк тә ярар.
Сәхабәләр пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән: “Йә Рәсүлүллаһ! Аллаһы Тәгалә Гашура көненә башка көннәрдән өстенлек бирдеме әллә?” – дип сорыйлар. Ул: “Әйе. Гашура көнендә Аллаһы Тәгалә күкләр-җирләрне, тауларны, диңгезләрне, җәннәтне яратты. Һәм аларны җәннәткә дә җомга көнне кертте. Ибраһим галәйһиссәләм Гашура көнне туды, Гашура көнне Аллаһы Тәгалә аны уттан коткарды. Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан итәргә Гашура көнне кушты, шул ук көнне ул корбан белән алыштырылды. Фиргавен дә Гашура көнендә гаркъ ителде. Әюб галәйһиссәләмнең фетнәсе Гашура көнне юкка чыккан. Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсе кабул ителде, Дауд галәйһиссәләмнең нияте кичерелде, Сөләйман галәйһиссәләмгә падишаһлыгы кайтарылды. Бу көнне Гайсә галәйһиссәләм туган һәм шул ук көнне күккә күтерелгән, Кыямәт көнне дә Гашура көнне булачак”, — дип җавап бирә.
Гашура көнне ураза тоту — сөннәт гамәл. Мөхәммәд галәйһиссәләм Гашура көнендә мөбәрәк төкереге белән хөрмәләрне йомшатып кечкенә Хәсән, Хөсәен авызларына тыгып куйганы мәгълүм.
Кем Гашура көнендә берәр ураза тоткан кешегә авыз ачтырса, бөтен Мөхәммәд өммәтенә авыз ачтырган кебек әҗергә ирешер.
Гашура көнен уразада үткәрүче — нәкъ бер елны тулысынча уразада үткәргән шикелле әҗерле булыр.
Бу көннең фазылын эзләгез, чөнки ул — Аллаһы Тәгалә каршында сайлап куелган бер мөбәрәк көн. Кем бу көнне уразада үткәрсә, Аллаһы Тәгалә аңа янында булган фәрештәләр, рәсүлләр, пәйгамбәрләр, шаһитләр һәм изгеләр әҗерләр бирер.
Гашура — элек булган бер Пәйгамбәрнең бәйрәме. Ул көнне уразада үткәрегез. Гашура көнне ураза тот, фәкать моның турысында яһүдиләргә охшамагыз: бер көн алдан һәм бер көн Гашурадан соң тотыгыз (димәк, Гашура уразасын Гашурадан бер көн алда, Гашура көнендә һәм киләсе көнне тотарга кирәк).
Гашура көненең уразасы бер еллык гөнаһларга кәффәрәт, — дип, Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләре Гашура көненең хикмәтләрен һәм серләрен ачыклаган.
Аллаһы Тәгалә шушы Мөхәррәм аенда изге гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешеп, Фирдәвес исемле югары җәннәткә керергә насыйп итсен. Әмин.
Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.
«Ярдәм» мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.