Шәфкать туташы ятагыма кадәр озатып, бозны эчемә куеп ук чыгып китте. Ул ишекне ябуга, одеялымны тартып китердем дә, битемне томаладым. Тамактагы төерне ничек тә тизрәк йотып җибәрергә, күзләремә мөлдерәп тулган яшьне хатыннарга күрсәтмәскә кирәк иде. Сизмиләрме соң? //Сөембикә//
— Әллә елыйсың? Шулай каты авырттымы?
— Туңдым, шуңа ябынып яттым, — дигән булдым. Тәнем авыртамы, әллә җаным күбрәк әрниме?
Соңгы ике атнада ниләр кичергәнемне Ходай да, үзем генә беләм. Буйга уздыммы әллә, дигән уй аяз көнне яшен суккандай итте. Икенче бала? Билгеле, кирәкми. Әлегә мин бу вакыйгага физик яктан да, аннан бигрәк, рухи яктан да әзер түгелмен. Кеше: “Берсе янында икенчесе үсә”, — дигән була да ул. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, теләсәләр, рәттән өчне тапсыннар, ә миннән булмый.
УЗИдан күренеп, әле мини абортка өлгерә алганымны белгәнче, йокламадым да бугай. Тегесенә, зурысына барудан котым очып куркам мин. Күргән нәрсәм булмаса да, укыганым, ишеткәнем бар. Карынымдагы баланы кисәк-кисәк тунатып алырга йөрәгем җитмәс кебек тоелды. Көлсәгез, көләрсез, әмма аның кычкыруын ишетермен дигән уйдан котыла алмадым. Авыртуына да түзәрсең, хатыннар, әнә, бик кимсетәләр анда, дип сөйлиләр. Өстеңә нинди генә сүз әйтмиләр, диләр. Ыңгырашсаң “артист” буласың икән. Монысы әле иң йомшагы. “Ирең белән ятканда рәхәт булган бит”, “Анда җәелмәскә идең”… Таган әллә ниләр, әллә нәрсәләр. Әйтерсең, үзләре роботлар, җаннары да, тәннәре дә юк.
Мин барган поликлиникада мини аборт кына ясыйлар. Кызганычка каршы, төгәл адресларын күрсәтә алмыйм. Биредә хәзер абортка 18 яшькәчә булган хатын-кызларны гына кабул итәләр. Поликлиника башка юнәлештә эшли, ул ханымнарга теләмәгән йөклелектән ничек котылырга икәнен түгел, ә аны булдырмау юлларын өйрәтә.
Алга китеп булса да әйтим, мин монда бер генә битәрләү сүзе дә ишетмәдем. Танышларым аша кергәнгә генә түгел, һәммә кешегә мөнәсәбәтләре шундый аларның.
Операция бүлмәсенә кергәч, куркып, югалып калуымны күреп, врач аркамнан кагып, мине тынычландырды. Шәфкать туташы операция буена күзен минем йөздән алмады, үзе гел елмайды. Соңыннан, әйткәнемчә, бүлмәгә кадәр озатып куйды. Аннан, һәр ун минут саен врач кереп хәлебезне белешеп торды.
Әйе, теләмәгән йөклелектән мин әнә шулай, чагыштырмача җиңел котылдым. Тик менә…
Уйланганыгыз бармы, безнең илдә аборт һәрбер хатын кичерергә тиешле котылгысыз нәрсә кебек бит ул. Теләмәгән йөклелектән котылуның күпләр башка юлын белми дә бугай. Авылны әйтмим дә, әле шәһәрдә шулай.
Чит илдә, хатын-кыз бала табу йортыннан чыгуга, гинеколог аның янына: «Хәзер ничек сакланырга уйлыйсыз?” — дип килеп җитә икән. Өемә үк килүләренә өметләнмим инде анысы. Мөрәҗәгать иткәч, кешечә кабул итсәләр икән, дим. Паспортың булса, билгеле. Инде бирегә 5-10 ел йөрсәң дә, әгәр һәр килүендә янында паспортың булмаса, регистратурада синең белән сөйләшеп тормыйлар, бернинди врач та сине кабул итми.
Абортка керергә анализ биргәндә, берочтан гинеколог белән киңәшеп китәрмен, дигән идем, ул ни дияр, бәлки, миңа спираль куйдырырга кирәктер? Килеп керүгә: «Нигә уздың?” — диде дә, сөйләшергә дигән теләгемне сүндерде. Киңәше дә шушы соравы кебек үк мәгънәсез булмас дисезме?
Язып бетерә алмыйм, фикерләрем таркау… Елыйм…
Айгөл.