Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисе: «Артыгын борчылу – гөнаһ!»

-- Чулпан

Бүгенге икътисади тотрыксызлык кешене даими психик киеренкелектә, стресс халәтендә яшәтә. Ә стресслар бик күп чирнең килеп чыгуына сәбәп булып тора. Стресс яман шеш күзәнәкләре үсүенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, стресс йөрәк-кан тамыры авыруларына, диабет, инсультка китерә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Артыгын борчылу – гөнаһ!» дигән хәдисен истән чыгармаска кирәк. Ни өченме? Азрак борчылу – битараф булмау. Кайгы-хәсрәткә бирелү – аерым бер рухи өлеш кенә. Чамасыз шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле. //Татар Ислам// 

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин. Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүүлиһии Мүхәммәд үә галәә әәлиһии үә әсхәбиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рәхмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават-шәрифләребез булсын.

Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, бөеклеген, бөтен галәмне барлыкка китерүче Зат икәнен, Аның кодрәтле икәнен никадәр алданрак белсәк, ихлас белән чын күңелдән Аңа ышансак, ничек яхшы икәнен үзебез дә сизәрбез, җаныбыз белән тоярбыз да сәҗдәләргә китеп шөкер итәрбез. Ул искиткеч рәхмәтле, көч-куәтле hәм безне барча зарарлы нәрсәләрдән саклый. Безгә җир йөзенә сынау өчен, җәннәткә әзерләнер өчен генә җибәрелгән бәндәләрдән бары тик үзенең кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу гына кирәк. Шуңа ирешкән Аллаh колы булыр. Бу бик зур дәрәҗә. Аның сакланганны саклармын, бәндәмне чир белән дә сынармын дигән вәгъдәсе бар.

Чире дә, дәва-шифасы да – бары тик Аллаhыдан. Чирен бирә икән, шифасын да, сәбәпчесен дә бирә. Эзләргә, табарга кирәк. Әлбәттә, бары тик Үзеннән. Үзенең сүзләре – изге китабы Коръәннән. Сәламәтлек – иң зур байлык дибез. Ул акчага сатып алынмый. Ул безгә әманәт итеп бирелә. Без аны сакларга тиеш. Аллаhның илчесе олуг Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйтә: «Әй әдәм балалары, чирләрегезне дәвалагыз, Аллаhы Тәгалә чир яралтты икән, шуның белән бергә аның шифасын да яралтты. Бер генә чирнең дәвасы юктыр, ул картлык»,- диде.

“Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, – ди Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган – саулыгын да биргән. Биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлтелгән гамәлләргә этәрә.

Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бу турыда менә нәрсәләр әйткән:

· Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.

· Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.

· Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.

· Артык туйганчы ашамагыз.

· Ашаган арада суны күп эчмәгез.

· Ялгыз гына ашамагыз.

· Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.

· Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.

Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә – һава.

«Кайсы дәва яхшырак?» дигән сорауга табиблар да: «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау», – дип җавап бирә. «Пәрдә» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый», – ди. Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф – хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», – ди. Ризык аксымга, витаминнарга, минералларга йә, киресенчә, химикатларга бай булырга мөмкин. Ризык файдалы булсын өчен, ул чиста булырга тиеш. Коръәндә бу күп тапкыр кабатлана. «Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыкларны ашагыз һәм үзегез ышанган Аллаһыдан куркыгыз», – ди. («Ашъяулык» сүрәсе, 88 нче аять).

Шуңа күрә ризыкның хәләллеген кайгырту ул киләчәк буынны кайгырту дигән сүз. Сәламәт булсын өчен кеше дөрес тукланырга тиеш.

Ләкин кеше аз хәрәкәтләнсә, ризык тулысынча үзләштерелми, организм шлаклар белән тула. Аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара. Халыкта: «Хәрәкәттә — бәрәкәт» дигән әйтем бар. Галимнәр: «Физик күнегүләр кешедә стресс халәтен юкка чыгара, артык авырлыктан коткара, йөрәк-кан тамырлары, шикәр авыруларын киметү чарасы булып тора», — ди. Хәрәкәт җитмәү аркасында, кеше остеохондроз, сколиоз, симерү кебек чирләрдән җәфа чигә.

Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре «Сәламәтлекнең нигезендә намаз уку тора» дигән фикергә этәрә. Баш мие эшчәнлеген җиргә иелү нәтиҗәсендә яхшыртырга була. Күп мәртәбә иелү, ягъни Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән сәҗдә кылу нәтиҗәсендә баш миенең кан тамырлары ныгый һәм тыгызлана. «Сәҗдәгә төшү генә дә йөздән артык чирдән арынырга ярдәм итә», – дип белдерә гомумсәламәтләндерү үзәкләре. Кеше организмында 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә.

Диндә башка төр физик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән: «Берегезнең, бау алып, тауга барып утын җыюы, шуны китереп сатуы һәм шуннан сәдака бирүе кешеләрдән соранып йөрүгә караганда хәерлерәктер», — диелә. Рәсүлүллаһ бу хәдистә кул көче белән эшләп ашарга чакыра. Үз хезмәтең белән гаиләңне туйдыру – иң күркәм эшләрнең берсе. Дөньяда иң ләззәтле икмәк – адәм баласының үз кәсебе, үз кул көче белән табылган һәм маңгай тирләрен агызып кулга кергән икмәктер.

Хезмәт белән бергә ял итү – урман-болыннарга чыгу, төрле уеннар уйнау – Аллаһы Тәгаләгә сөекле булган гамәлләр. Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Күңел ачыгыз һәм уйнагыз, минем диндәшләремнең кәефе начар булу миңа бер дә ошамый», – дигән. Физик күнегүләр ярдәмендә кеше стресстан, симерүдән котыла, иммунитетын ныгыта.

Сәламәтлек турында сөйләгәндә, ураза турында әйтми калу мөмкин түгел. Чөнки хәзер киң таралган авыруларның кайберләрен ураза тоту белән дәвалыйлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!» – дип юкка гына әйтмәгән шул.

Бүгенге икътисади тотрыксызлык кешене даими психик киеренкелектә, стресс халәтендә яшәтә. Ә стресслар бик күп чирнең килеп чыгуына сәбәп булып тора. Стресс яман шеш күзәнәкләре үсүенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, стресс йөрәк-кан тамыры авыруларына, диабет, инсультка китерә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Артыгын борчылу – гөнаһ!» дигән хәдисен истән чыгармаска кирәк. Ни өченме? Азрак борчылу – битараф булмау. Кайгы-хәсрәткә бирелү – аерым бер рухи өлеш кенә. Чамасыз шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле, ягъни нинди генә стресс булмасын, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Шуңа күрә һәрчак үзеңнең психикаңны тотрыклы тотарга өйрәнергә кирәк, ди белгечләр.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Тәндә ит кисәге бар. Әгәр сау-сәламәт булса, бөтен тән сәламәт булыр. Әгәр авыру булса, бөтен тән авыру булыр. Ул ит кисәге йөрәк», – дип әйтте.

Аллаһы Тәгалә: “Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс. Мәгәр мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр», — дип әйтте (әш-Шүгәра сүрәсе, 88-89 аятьләр).

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Тимер суда тутыккан шикелле, сезнең йөрәкләрегез тутыга”, — диде. Сәхабәләр: “Я Расүлүллаһ, безгә ничек йөрәкләребезне пакъларга була?” – дип сораганнар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аларга: “Коръәнне күп укыгыз һәм үлемне еш искә төшерегез!” – дип җавап кайтарган.

Йә Раббым, илләребезгә–көннәребезгә тынычлык–иминлек, халыклар арасында дуслык–татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйкъ–һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

Казандагы «Ярдәм» мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

Бәйле