Иртәнге намазны укый беләбезме? [намаз уку тәртибе]

-- Чулпан

Иртәнге намаз уку тәртибе белән «Үз өем» электрон журналы бүлешә.

Намазның башы һәм ният әйтү

1) Тәһарәт алгач, кыйблага карап, туры басарга һәм ният әйтергә кирәк:

“Әгүүзү билләәһи минәш-шайтаанир-раҗиим. Бисмилләәһи-рахмәәнир-рахиим. Аллаһ ризалыгы өчен иртә намазының ике рәкәгать сөннәтен (я ике рәкәгать фарызын) кылырга ният иттем ”

Ике аяк уртасында дүртбармак сыешлы ара калдырып басып, күз карашы сәҗдә кылачак урынга төбәлә.

Иртәнге намаз уку тәртибе

Тәкбир әйтү

2) Нияттән соң “Аллааһу әкбәр” дип тәкбир әйтелә, бер үк вакытта куллар колак очларына кадәр күтәрелә. Учлар кыйблага карарга тиеш. Соңыннан кулар кендек турында куела.

Тәкбир әйткәндә, хатын-кызлар кулларын иңнәренә кадәр күтәрәләр, аннан соң күкрәк өстенә куялар.

Иртәнге намаз уку тәртибе

Кыям һәм кыраат (басып тору һәм Коръән уку)

3) Тәкбир әйткәннән соң, уң кул сулы өстенә салына, баш һәм чәнчә бармаклар белән сул беләзектән тотыла.
Хатын-кызлар тәкбирдән соң уң кул өстенә сулын салып, күкрәк өстенә күтәрәләр.

Иртәнге намаз уку тәртибе

4) Моннан соң, күңелдән, “Сәнә” догасы укыла:

“Сүбхәәнәкә-ллааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәсмүкә вә тәгааләә җәддүкә вә ләә иләәһә гайрүк”.

5) Аннан “Фатыйха” сүрәсе укыла:

“Әгүүзү билләәһи минәш-шайтаанир-раҗиим. Бисмилләәһи-рахмәәнир-рахиим! Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмид-дииин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мусьтәкыйииим. Сыйраатал-ләзиинә әнгамтә галәйһим, гайрил-мәгъдуууби галәйхим вәләд-дааааллииин. Әмин!”

6) “Фатыйха” сүрәсеннән соң, тагын бер кыска сүрә укыла. Мәсәлән, “Кәүсәр”сүрәсе:

“Иннәәә әгтайнәәкәл-кәусәр. Фәсалли лираббикә вәнхәръ. Иннә шәәни-әкә һүәл-әбтәръ ”.

Рөкугъ

7) Кырааттан соң(Коръәннең “Фатыйха” һәм бер кыска сурәсен укыганнан соң), “Аллааһу әкбәр” дип, рөкугъ ясала – мөселман билдән бөгелергә тиеш. Рөкугъ кылганда, баш һәм бил бер үк биеклектә, арка туры, күз карашлары аяк очына юнәлгән булырга тиеш. Терсәкләрнең турылыгын саклап, кул бармаклары белән тез капкачларын тотарга кирәк. Тезләр шулай ук туры калырга тиеш. Шул рәвештә “Сүбхәәнә раббийәл-газыйиим” дип әйтелә. Әлеге тәсбих 3, 5 , яки 7 мәртәбә кабатлана.

Иртәнге намаз уку тәртибе

Хатын-кызлар рөкугъта азрак, ирләрнең яртысына кадәр иелә. Кул чуклары тезләренә куела. Аяклар – тездән, куллар терсәктән аз гына бөгелгән була.

Кәүмә: рөкугътан тиорып, тыныч тору.

Иртәнге намаз уку тәртибе

8) Рөкугътан турайганда: “Сәмигаллааһү лимән хәмидәһ”, — дип әйтелә. Турайгач: “Раббәнәә ләкәлхәмде”,- диелә. Бераз тын торганнан соң, “Аллааһү әкбәр” дип әйтелә һәм сәҗдә кылына.

Сәҗдә

9) Сәҗдә кылганда, башта тезләр, аннан куллар, иң азактан маңгай һәм борын җиргә тидерелә. Учлар кушылган хәлдә йөз белән бер биеклектә урнашырга тиеш. Табаннар шулай ук бергә куела, ә аяк бармаклары җирдән аерылмый. Кул һәм аяк бармаклары кыйблага каратыла. Корсак – тезгә, терсәкләр җиргә һәм корсакка тиергә тиеш түгел.

Иртәнге намаз уку тәртибе

Хатын-кызлар сәҗдә кылганда җиргә терәлгән терсәкләренә йөзтүбән капланалар.

Сәҗдәдә кимендә өч тапкыр “Сүбхәәнә раббийәл-әгләә”, — дип әйтелә.

Иртәнге намаз уку тәртибе

10) “Аллааһу әкбәр” дип сәҗдәдән тору һәм хәрәкәтсез утыру ҖӘЛСӘ дип атала. Җәлсәдә бармак очларын уң якка каратылган сул аякка утырырга кирәк. Уң аяк бармаклары җиргә терәлә һәм алга юнәлтелә. Куллар тез өстенә куела. Җәләсәдә утыру вакыты “Сүбхәәнәаллаһ” дип әйтергә җитәргә тиеш.

Хатын-кызлар җәлсәдә аякларын уң якка салып утыралар.

Иртәнге намаз уку тәртибе

Шуннан соң “Аллааһу әкбәр” әйтеп, икенче сәҗдә кылына. Аның азагында шулай ук өч мәртәбә “Сүбхәәнә раббийәл-әгләә”, — дип кабатлау мәҗбүри.

Икенче рәкәгать

11) “Аллааһу әкбәр” әйтеп, бер-бер артлы җирдән маңгайны, учларны һәм тезләрне аерып, утырып тормыйча, икенче рәкәгатькә күтәреләләр. Кулларны кендек турында бер-берсе өстенә салып, кыямга басыла. Шуның белән иртәнге намазның беренче рәкәгате тәмамлана һәм икенче рәкәгать башлана.

Икенче рәкәгатьтә КЫЯМ һәм КЫРААТ

Икенче рәкәгатьтә “Сәнә” догасы укылмый. Уң кулны кендек турында сулы өстенә салып, “Бисмилләәһи-рахмәәнир-рахиим”,- дип әйтелә һәм “Фатыйха” сүрәсе, аннан тагы бер кыска сүрә яки өч аят укыла.

“Бисмилләәһи-рахмәәнир-рахиим! Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмид-дииин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мусьтәкыйииим. Сыйраатал-ләзиинә әнгамтә галәйһим, гайрил-мәгъдуууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әмиин!”

“Әл-Ихлас” сүрәсе: “Куль һүАллааһу әхәде. Аллааһүссамәде. Ләм йәлиде. Вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүән әхәде”.

Рөкугъ

12) Аннан соң, “Аллааһу әкбәр” әйтеп, рөкугъ ясала, иелгәндә өч тапкыр “Сүбхәәнә раббийәл-газыйиим”, — дип кабатларга кирәк. Рөкугътан турайганда: “Сәмигаллааһү ләмән хәмидәһ”, — дип әйтелә. Шуннан соң “Раббәнәә ләкәл – хәмде”, — дип, бераз тын торыла һәм “Аллааһу әкбәр” әйтеп сәҗдәгә кителә.

Хатын-кызлар рөкугъта азрак, ирләрнең яртысына кадәр иелә. Кул чуклары тезләренә куела. Аяклар – тездән, куллар терсәктән аз гына бөгелгән була.

Сәҗдә

13) Сәҗдәдә кимендә өч тапкыр “Сүбхәәнә раббийәл-әгләә”, — дип әйтелә, шуннан күтәрелеп, “Аллааһу әкбәр” дип кабаттан утырырга кирәк. Соңыннан янә “Аллааһу әкбәр” әйтеп, икенче тапкыр сәҗдә кылына. Аның азагында өч мәртәбә “Сүбхәәнә раббийәл-әгләә”, — дип әйтелә.

Хатын-кызлар сәҗдә кылганда җиргә терәлгән терсәкләренә йөзтүбән капланалар.

“Әттәхиййәт”тә утыру

“Аллааһу әкбәр” әйтеп, сәҗдәдән чыккач, утырып тору “Када-и әхирә” дип атала. Ир-атлар бармак очларын уң якка каратылган сул аякка утыра. Уң аяк бармаклары җиргә терәлә һәм алга юнәлтелә. Куллар, ачык килеш, тез өстенә куела. Караш тез капкачларына юнәлтелә. Шушы хәлдә “Әттәхиййәт” догасы укыла.

Хатын-кызлар әлеге догага күчү рәвеше бераз бүтәнчәрәк. Алар бөкләнгән аякларын уңга салып, кулларын тез өстенә куеп, сул аякларына утыралар.

“Әттәхиййәт” догасы: “Әт-тәхиййәтү лилләәһи вәс-саләвәәтү вәт-таййибәәт. Әссәләәмү галәйкә әййүһән-нәбиййү вә рахмәтуллааһи вә бәракәәтүһ. Әссәләәмә галәйнәә вә галәә гыйбәәди-лләһис-саалихииин. Әшһәдү әлләә иләәһә иллә-ллааһү вә әшһәдү әннә Мухәммәдән габдуһүү вә расүүлүһ”.

“Әттәхиййәт”не укыганда, “әшһәдү әллә” сүзләре белән иман бармак күтәрелә, “иллә” дигәндә – төшә.

“Әттәхиййәт”тән соң “Салават” догасы укыла:

“Аллаһүммә салли гәләә Мөхәммәдин үә гәләә әәли Мөхәммәд, Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә Хәмиидүм Мәҗиид”.

“Аллаһүммә бәрик гәллә Мөхәммәдин үә гәләә әәли Мөхәммәд, Кәмәә бәрактә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә Хәмиидүм Мәҗиид”.

“Салават”тан соң “Раббәнә” догасы укыла:

“Раббәнәә әәтинә фид-дуньйәә хәсәнәтәүв-вә филәәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәәръ.

Раббәнәә гъфирлии вәлә-вәлидәййә вә лил-мөэминиинә йәүмә йәкүмүл-хисаб”.

14) Әлеге догаларны укыганнан соң, башны уңга борып, һәм карашны уң иңбашка юнәлтеп: “Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллааһ”, — дип сәлам бирергә кирәк. Аннан соң, сул якка карап, янә: “Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллааһ”, — дип әйтелә.

Иртәнге намаз уку тәртибе

Иртәнге намазның сөннәте һәм фарызы шулай кылына. Фарыз намазыннан соң, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлам) чакыруы буенча, “Әстәгъфируллаһ”,- дип өч тапкыр кабатлана. Бу сүзләрнең мәгънәсе: “И, Аллаһ! Кылган гөнаһларымны ярлыкавыңны сорыйм!”

Иртәнге намаз уку тәртибе

Бәйле