Тол хатын каргышы [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Әлеге язмада үземә яхшы ук таныш гаиләнең фаҗигале язмышы тасвирлана. Билгеле сәбәпләр аркасында исемнәрне үзгәрттем, район-авылларны атамаска булдым. Мәкаләмдә мәрхүмнәр дә телгә алына, сүзләрем аларга дога булып барсын. //Татарстан яшьләре//

Казаннан 25 чакрым ераклыктагы бер татар авылында яшәүче, кечкенәдән китап җене кагылган Нәгыймәнең кулына очраклы рәвештә Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәре килеп керә. Төн йокыларын калдырып, җылы мич башында, сукыр лампа яктысында елый-елый укып чыга ул аны. Тетрәнүе, нәфрәтләнүе, әсәрнең герое – кыерсытылган Галимәне кызгануы чиктән аша хисчән кызның.

Берничә елдан үзенең дә язмыш дулкыннарында мең кат кыйналасын, әрнеп яшь түгәсен каян белсен 17 яшьлек кыз! Өйләнгәнче: “Бәгырькәем-сылуым, миңа кияүгә чыксаң, өрмәгән җиргә утыртмам, балда-майда йөздерермен”, – дип тасма телләнгән Нурулладан, бергә яши башлагач, шактый җәбер-золым күрәчәген уена да китерә алмый шул әле беркатлы, тәҗрибәсез Нәгыймә.

Үзе әтиле килеш әтисез үскәнгә, тормышта нинди генә авыр сынауларга юлыкса да, иреннән аерылмаска, туачак балаларын ятим калдырмаска яшертен генә ант иткән була ул. Ә күз яшьләрен эчкә йотарга өйрәтәсе юк – сыңар канатлы әнисе белән очын-очка көчкә ялгап, фәкыйрьлектә көн иткәндә шактый “кыен ашарга” өлгерә ул. Юклыктан, авыр хезмәттән иза чиккәнен күреп торгангамы, үз авылларында аңа өйләнергә теләүче түгел, хәтта борылып караучы да булмый. Ирдән аерылып кайткан ана баласы булганга да өнәмиләр бугай үзен. Ә Нурулла сигез чакрым ераклыктагы авылдан кызның күршеләренә эш белән килә. Һәм кечкенә генә буйлы, бөтерчек кебек кызның бөгелә-сыгыла судан кайтып килүен күреп, тынсыз кала. Кызның шомырттай кара күзләренә, озын чәч толымнарының тирбәнүенә, оялчан гына елмайганда битендә уелган мәхәббәт чокырчыкларына карап, катып кала 27 яшьлек егет. Үлеп гашыйк була. Нәтиҗәдә, Нәгыймә көзен ишле гаиләгә уникенче кашык булып килеп керә. Барысына да ярарга тырыша ул, таңнан төнгә кадәр килен хезмәте күрсәтә, каенанасы белән каенатасының көйсезлекләренә түзә, “каен шырпылары” – каенсеңелләре белән уртак тел табарга омтыла. Колхоз эшенә – яшелчә басуына йөрергә дә, кышкы кичләрдә чыпта сугарга да, бер-бер артлы тудырып, итәк тулы бала үстерергә дә өлгерә уңган килен. Сугыш афәте авылда көйле генә барган тормышның астын-өскә китерә. Ирләрне күпләп фронтка озата башлыйлар. Чая-хәйләкәр Нурулла, туберкулезлы ирләрне сугышка алмыйлар икән дигәнне ишетеп, танасын тиз генә суя да, табибка – район фтизиатры өенә илтеп бирә. Шулай котылып калып, озакламый авыл тоткасына, үзе әйтмешли, “йөз илле тавыкка бер пләмәнни әтәч”кә әверелә. Колхоз белән рәислек итүне үзенә ышанып тапшыруларыннан соң дүрт класс белемле, көрәктән сәнәк булган, мут күзле, дәрте ташып торган 40 яшьлек нәчәлник кәмәше кыланып та күрсәтә!

Авылның асыл ирләре Ватан өчен башын салганда, күбесе ут эчендә иза чиккәндә, тилмереп-ыңгырашып, госпитальләрдә сызланып ятканда авылга башлык булып алган Нурулла, ачлык-ялангачлыктан, чиксез авыр хезмәттән интеккән хатын-кызларга урманнан утын алып кайтырга ат бирмичә тилмертә. Намуслы хатыннар аның: “Бүген миңа юмартлык күрсәтсәң, иртәгә бер олау каен утынын капка төбеңә үк китереп аудартырмын”, – дигән оятсыз тәкъдименә гарьләнеп, шактый яшь коялар. Шул хатыннарның берсе – Саимә әби ул чакларны искә төшереп, елый-елый менә ниләр сөйләгән иде:

– Ирем сугышта үлгәндә, 28 яшемдә берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән тол калган идем. Кыш уртасында ягарга утын бетте. Өйдә катып үләрлек суык. Җитмәсә, кечкенә кызымның үпкәсе кабарды, ут эчендә саташып, ыңгырашып ята. Утынга барырга дип Нурулла янына ат сорап кердем. “Биргәнгә бирәләр!” – дип, күзләрен майландырып утыра, җирбит. Моңарчы аның оятсыз тәкъдимен өч тапкыр кире каккан, елап чыгып киткән идем, ә бу юлы нарасыемның гомерен саклап калу хакына ризалашырга мәҗбүр булдым, тешемне кысып түздем. Ул миңа колхозның иң көчле атын үзе җигеп бирде. Ә мин тугыз чакрым ераклыктагы урманга барып җиткәнче: “Күз яшьләрем йөрәк бәгыреңә тамсын! Гомергә рәхәт күрмә! Нәселең корысын!” – дип, кан-яшь коеп, юл буе аны каргап бардым. Ул гөнаһым өчен Ходай мине кичерерме-юкмы – белмим… Әллә минем каргышым төште, әллә башка толларныкы – Нуруллалар йортына хәсрәт өстенә хәсрәт өелеп килде. Җиде балаларының ник берсе бәхеткә тиенсен?! Нәгыймә дә кызганыч, көндәшлек ачысын күп татыды, бичара…

…Җиденче баласына авырлы Нәгыймә абзарга сыер саварга чыга. Печәнлектә чыш-пыш килгән сәер авазлар, көлешкән тавышлар ишетеп, баскычтан көч-хәлгә күтәрелеп караса, күршесе Сәгыйрә белән Нурулласы яратышып яталар! Корсагы борынына җиткән хатын шыпырт кына өенә кереп шыла.

– Ул чакта нинди кимсенү-газаплар кичергәнемне үзем генә беләм, – дип сөйләгән иде Нәгыймә әби. – Тавышлана калсам, Нурулла мин басып торган баскычны тибеп очырып, үземне дә, баламны да харап итәр яки мине ташлап, шул “ана эт”кә өйләнер дип курыктым. Шуңа аны-моны сиздермәдем. Ә Сәгыйрәдән үч алу җае үзеннән-үзе килеп чыкты – ире Сәлимулла кайтып төште. Шыр сөяккә калган, бер аягын өздергән, бичара. Фронтовикны күрергә бөтен авыл халкы җыелды, без дә кердек. Һәркем фронт хәлләрен сораша, үзләренең якыннары турында хәбәр ишетергә өметләнә. Кайту хөрмәтенә бераз кәгеп алган Сәлимулла белән безнеке янәшә утырганнар, авызлары – колакта. Кояштай балкыган хатыны чәй ясап китергәч, Сәлимулла, кеше бар дип тормады, аны суырып үпте. “Бәгырькәем, мин юкта бик тилмереп яшәгәнсеңдер инде!..” – дип, аркасыннан сөеп куйды. Чит-ятлар алдында кочаклашу-сөешү ул чакта татар авыллары өчен гайре табигый хәл саналса да, утлар-сулар кичеп, гаиләсен сагынып кайткан ирне гаеп итүче булмады. Шул чакта минем күз алдыма безнең печәнлектәге “март мәчеләре” килеп басты. “Борчылма, күршекәем, хатының син юкта да бик рәхәт яшәде. Нурулла абыеңның “юмартлыгын” беләсең бит инде, ул ике өйне бер итеп йөрде: кичтән безнең печәнлектә синең хатынга рәхәт күрсәтсә, таң алдыннан минем кайнар кочакка кайтып ауды. Ач та, ялангач та булмадык, шөкер, икебез дә ир назыннан да мәхрүм тормадык”, – дип, бөтен кеше алдында ярып салдым. Нурулла, туптай атылып, ишектән чыгып югалды. Сәгыйрәнең йөзе аклы-күкле булды. Сәлимулланың бите чалшаеп китте, ул култык таягын күтәреп хатынының сыртына сылый калды, ә мин, башымны югары тотып, алардан чыгып киттем. Ирем ул чакта миңа бер сүз әйтмәде. Әллә өйдәге картлардан, балалардан яхшысынмады, әллә фронтовиктан шүрләде… Юкса, салып алган саен: “Авылдагы капка астыннан үрмәләп чыккан һәр ыштансыз малай миңа “әттә” дияргә тиеш. Халык санын арттырырга миңа Сталин үзе кушкан! Фронтта кырылганнарның хатыннарын мин “жәлләмәсәм”, кем жәлләр?!” – дип, каныма тоз сала иде.

Нәгыймәнең тамагы ач булмаса да, күңеле яралы була, билгеле. Кешедән кыенсынып, яшертен генә яшь түгә ул. Үзе ятимлектә үскәнгә, балаларым ятим үсмәсен дип сабыр итеп гомер кичерә ул. Хыянәтне ничек кичерүе турында болай сөйләгән иде ул:

– Бервакыт колхоз кырында көлтә бәйләгәндә ял итеп алырга утыргач, “пычак” телле бер карт кыз кеше алдында мине рисвай итәргә теләп, иремнең хыянәте турында әйтте. Сеңлем, дидем мин аңа, кемнең уенда нәрсә, телендә шул инде! Әллә Нурулла абзаң сине чүмәлә төбенә аударып, итәгеңне күтәреп карамадымы? Сине санламавы булгандыр, күрәсең. Шуның үчен миннән алмакчы буласыңмы? Мин, ни дисәң дә, җылы түшәктә, дәрте ташып торган ир куенында иркәләнеп йоклыйм. Бер көтү бала үстерәм, тамагым да ач түгел. Миннән артканы толларга да аз-маз тәти икән, аның савабы Нури белән миңа да языла ич! Шулай дип тегене урынына утырттым. Шуннан соң миңа бу хакта сүз әйтүче булмады. Әллә мине ул сүзләргә хурланмаган дисеңме? Ир бирмәк – җан бирмәк. Газиз иреңне беркем белән дә уртаклашасы килми. Гаиләнең бөтенлеген саклап калу күбесенчә хатын-кыздан тора бит. Хәзергеләр генә ул, мең төрле сәбәп табып, ирләре белән кычкырышкан саен балаларын култык асларына кыстырып, өйдән чыгып чабалар. Йөриләр аннары чегәннәр сыман өйдән-өйгә, ирдән-иргә… Ятимнәр арттыруның гөнаһысын кая куярлар?..

Шулай дип сөйләгән иде чәчләре чаларган, йөзләре җыерчыкланган сабыр, зирәк акыллы Нәгыймә әби. Ташкын булып килгән ачы хәсрәтләргә йөрәге ничек түзгәндер аның: башта олы улларын шахта баскан, ике кызлары яшьли тол калган, оныклары төрмә юлын таптаган, берсе туберкулездан үлгән, кияүләренең аягын кискәннәр һәм ул эчкечелеккә чыккан, читтә яшәүче кызларын бандитлар көчләгән һәм ул үзенә-үзе кул салган, бер оныклары зәгыйфь акыллы булып туган… Бер уллары матур гына гаилә корып, әнисен үз канаты астына сыендырып, ярыйсы гына яшәп ята иде, былтыр ул да юл фаҗигасендә һәлак булды, баласының да гомере өзелде. Нәгыймә әби үзе дә, Нурулласы вафатыннан соң 24 ел яшәп, мәңгелеккә күчте…

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий