«Гарип бала табарсың, химия терапиясеннән соң сау бала тудырырмын дисеңме?»

-- Чулпан

Тормыш хәлләрен аңлаешлы, матур итеп тасвирлап бирүче бик халыкчан «Татарстан яшьләре»н яратып укыйм. «Сердәш»тәге язмалар аеруча кызыксындыра, уйландыра, гаҗәпкә калдыра. //Татарстан яшьләре//

Мин Пермь крае, Барда районында яшим. Билгеле, бездә дә гыйбрәтле тормыш юлы кичерүчеләр очрый. Хәер, ачылып сөйләшеп китсәң, сабак яки үрнәк алырлык хәлләр һәркем «сандыгында» бардыр ул. Мин менә «Сердәш»кә туган ягымдагы Карман авылында яшәүче Зилә Дускаева турында язарга утырдым. Сез дә минем кебек хатын-кызның түземлелегенә, батырлыгына һәм дөньяда могҗизалар барлыгына тагын бер кат инаныгыз әле.

Мәктәптә яхшы укып, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына кергән Зилә студент чакта ук кияүгә чыккан. Ә өченче курсны тәмамлагач, ире аңа шарт куйган: йә укыйсың, йә өйдә генә торып, бала тәрбиялисең. “Ул чакта ун айлык улыбыз бар иде, укырга теләсәм дә, гаиләсез калып булмый дип, вузны ташларга туры килде”, – ди Зилә.

Яшь гаилә Карман авылында йорт салып, бер-бер артлы биш бала тудырып, күңелле мәшәкатьләргә чумып яшәп ятканда, табиблар Зиләдә …яман шеш табалар. Бу диагнозны ишеткән һәркем кебек, Зилә дә коелып төшә, югалып кала: итәк тулы бала, яше кырыкка да җитмәгән, яшисе дә яшисе… Пермь онкология диспансерында өч тапкыр химия терапиясе ала ул (бер сеансы 21 көн).

– Өченчесеннән соң хәлем кинәт начарланды, аннан район больницасында операция ясап, үт куыгымнан таш алдылар, – ди Зилә. – Операциядән соң Пермьдә кабул итмәделәр. Дүрт ай ашамый-эчми, өзлексез елап, урын өстендә яттым. Хәлем шулкадәр авыр иде, берәүгә дә күтәрелеп тә карый алмадым, коточкыч төшенкелеккә бирелдем, бик нык ябыктым. Әллә үземә кул салыйм микән дигән уйлар да килде хәтта. Гомерем шулай кыл өстендә торганда, беркөнне ишегалдына һава суларга чыккач азан тавышы ишеттем. Бу тавыш мине караңгы уйлардан айнытып җибәрде, үзенә чакыргандай тоелды. Шуннан җомга саен мәчеткә йөри башладым. Коръән сүрәләре, догалар ятларга тотындым. Елый-елый ярдәм сорап, Аллаһка ялвардым. Җәй көне җиләк-җимеш, кыйммәт булса да чикләвекләр сатып алып ашадым, махсус китаплардан иммунитетны ныгытучы үләннәр турында укып, шуларны төнәтеп эчтем. Дини китаплар, вәгазьләр, яман шеш турында төрле язмалар укыдым. Көзен Аллаһ ризалыгы өчен дип ураза тоттым.

Моннан сигез еллар элек булды әлеге хәлләр. Мин балага уздым. Һәм Яңа ел алдыннан онкология диспансерында чираттагы тикшеренүне үткәндә: “Анализларың яхшы, улыгыз туачак, биш бала янына алтынчысына да урын табылыр, шушы баланы тудырып, син тереләчәксең”, – дип кайтарып җибәрделәр. Шаккаттым, карынымдагы баламны Аллаһ бүләге дип кабул иттем. Дин юлына баскач, хәләл белән хәрамны аера башладым, сабыр булырга, шөкер итәргә өйрәндем. Диспансердан кайткач, икенче көнне иртән торып намазга бастым, шуннан бирле биш вакыт намазны калдырганым юк. Ел саен ураза тотам. Балалар хакына исән калганмындыр дип уйлыйм. Иремнән кала бүтән якыннарым, танышларым баладан котылырга киңәш итте. “Гарип бала табарсың, химия терапиясеннән соң таза-сау бала тудырырмын дисеңме?” – дип, җанымны яраладылар. Ай саен тапшырган анализларым яхшы булгач, мине онкология диспансерында исәптән төшерделәр. “Мондый хәлнең булганы юк иде әле, син гаҗәп кеше”, – дип шаккаттылар. Аннан үзебезнең Барда районы больницасында теркәлдем. Ә 2010 елның июнендә таза-сау бала таптым. Яман чирдән терелү максатыннан улыма Максат дип исем куштым. Шушы чирдән терелсәм иде дип теләп, Хаҗдан кайткан зәм-зәм суы эчүем дә сәбәп булгандыр, хәзер Аллага шөкер, дарулар эчмим, табибларга даими күренеп торам. Тетрәнүләр аша узып дөньяга килгәнгәме, төпчегебез бигрәк тә якын. Күп бала табудан куркучыларга: “Баланы юк итәргә ярамый, бала – Ходай бүләге ул”, – дияр идем.

38 яшендә инде алты бала анасы булган Зиләне таң калып тыңладым. Ире Салават та дин юлында, уллары Азамат та намаз укый икән. “Югары белем ала алмасам да, алты балага гомер бирүем белән горурланам мин”, – ди якташым. Олы балаларының үз гаиләләре бар һәм Салават белән Зилә биш оныкка дәү әти белән дәү әни икән инде. Сабыр итүе, авыр чакта Ходайга сыенуы, бары аннан гына ярдәм көтүе һәм үзе дә кул кушырып утырмыйча, дәвасын, чарасын эзләве сәбәпле чиреннән котылган Зилә бүген саулыгына шөкер итеп, гаилә бәхетенә тиенеп яши. Кара төннән соң якты көн, авырлыклардан соң җиңеллек килүенә ихлас ышанып, михнәтләрне акыл, түземлек белән үткәреп җибәрүчеләрне Күкләр ярдәменнән ташламый.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Пермь крае, Барда авылы.

Бәйле