Вадим Захаровка 50 меңлек эшләпә бүләк иткәннәр [фото]

-- Чулпан
Юмор остасы Рамил Шарапов концерттан соң “Инстаграм”ына фото куеп, болай дип язган: “Кыздырдык, гөрләттек, дер селкеттек Олы Тәрбитне. Артта 49 900 сумлык эшләпәсен кигән, оялчан Вадим Захаров”. Бу сүзләрне укыгач, кызык булып китте. Минәйтәм, тагын ниләр уйлап чыгарасылары калды инде?! Кызыксынып, Вадимның үзеннән сорарга булдым.//Акчарлак//

– Вадим, эшләпәңнең бәясе 50 меңгә 100 сум гына тулмый калган. Дөресме ул?

– Әйе, дөрес. Әйтмәмен дигән идем. Рамилнең теле тик тормый инде аның. Франциядән Казанга бер “бренд”лы кибеткә заказ белән кайтартылган. Узган ел бүләк иттеләр миңа моны.

– Сер булмаса, кем?

– Түбән Камада яшәүче бик тә кадерле, хөрмәтле дустым – Тамара Алексеевна.

– Очсызгарак та табарга булгандыр инде…

– Булгандыр инде… Әле бәясенә ышанмагач, үзеннән шалтыратып сорадым. “Бәясе чыннан да шулаймы?”– дигән идем. “Чыннан да шулай”, – диде.

 

– Гел үзең белән йөриме?

– Әйе. Керәшен костюмы белән чыгыш ясаганда киеп чыгам. Шул эшләпәне киеп бер җыр җырлыйм.

– Үзең мондый бәягә алыр идеңме соң?

– Юк инде. Да, эшләпә… әлеге бүләк күңелемә хуш килде. Шулай хөрмәтләп зурлагач, ничек кабул итмисең инде?! Без андый эшләпәләр киеп үсмәгән бит. Әле тагын “Шарфка заказ бирдем. Чын итальяле итеп күрәсем килә сине”, – диде. Хәзер аның кайтканын көтәбез. Сәхнәгә чын “итальянец” булып чыгасылар бар әле.

 

Румия СӘЙФУЛЛИНА

Бәйле