«Кешеләр арасында иң куркыныч карак – намазны урлаучы карак»

-- Чулпан

Сөекле Пәйгамбәр(саллаллаһу галәйһи вә сәллам) хәдис аша безне түбәндгечә искәртә:

“Намаз кылмау — кешенең иман белэн көферлек арасында торуын белдерә. Намаздан баш тарту көферлеккә керү ул. Намаз укымау имансызлыкка (көферлеккә) илтә.” //Үз өем//

Намаз кылмаган өчен җаза

Ислам динендә беркемдә намаздан тулысынча азат ителми, хәтта чирлеләр Һәм хәлсезләр дә намаз кыла. Сугыш вакытында да намазны калдырырга ярамый.

Намаз укымаган өчен дә, аның тәртибен бозган өчен дә җәза каралган. Имамны узып уку, рөкугъ белән сәҗдәне тулысынча башкармау һ.б. намаз тәртибе бозылуына китерә.

Пәйгәмбәребез(саллаллаһу галәйһи вә сәллам) үзенең бер хадисендә безнен бу хаталардан түбәндәгечә кисәтә:

“Кешеләр арасында иң куркыныч карак – намазны урлаучы карак”

Намаз вакыты һәм тәртибе

1 – Иртәнге намаз: Таң атканнан алып кояш чыкканчы дәвам итә. 4 рәкагатьтән тора: 2 рәкагать сөннәт һәм 2 рәкагать фарыз.

2 – Төшке намаз(өйлә): Кояш зәвәлдән(зениттан) үткәч икенде намазына кадәр башкарыла. 10 рәкагатьтән тора: 4 рәкагать сөннәт, 4 рәкагать фарыз һәм ике рәкагать сөннәт.

Намаз кылмаган өчен җаза

3 – Төштән соңгы намаз(икенде): Җирдәге һәрбер нәрсә, зәвәл күләгәсен санамыйча, үз озынлыгына кадәр бер күләгә бирә башлаганнан алып, кояш батканга кадәр башкарыла . 4 рәкагать фарыз.

4 – Кичке намаз(ахшам): Кояш батканнан алып, кичке шәфәкъ беткәнгә кадәр сузыла. 5 рәкагатьтән тора: 3 рәкагать фарыз һәм 2 рәкагать сөннәт.

5 – Төнге намаз(ястү): Кичкә шәфәкъ беткәннэн алып, таң атканга кадәр укыла. 13 рәкагатьтән тора: 4 рәкагать сөннәт, 4 рәкагать фарыз, 2 рәкагать сөннәт. Аннан соң 3 рәкагать Витр намазы укыла.

Намаз кылмаган өчен җаза

Витр намазы Һәрвакыт төнге намаздан соң укыла.

Вәҗип намазлар: Укылу мәҗбүрилеге ягыннан фарызга якын намазлар;

Фарыз намазлар: Аллаһ тарафыннан мотлак кылырга боерылган намазлар.

Сөннәт намазлар: Пәйгәмбәребез(саллаллаһу галәйһи вә сәллам) тарафыннан укырга кушылган намазлар.

Нәфел намазлар: Безне Аллаһ Тәгаләгә якынайта торган намазлар (нәфел дип, өстәмә рәвештә укыла торган нмазларны атыйлар).

Намаз уку тыелган вакытлар:

1 – кояш калкуы: әгәр иртәнге намаз вакытында Кояш күтәрелсә, намаз бозыла.

2 – зәвәл вакыты: Өйлә намазыннан 45 минут алда башлана.

3 – кояш баюы: Ахшам намазына азан әйтелүдән 45 минут алдан башлана. Кояш баеганда, икенде намазының фарыз өлешен генә укырга ярый.

Бәйле