«Язмышыма юньлерәк хатын язылсамы…бүген шушы хәлдә урамда яшәмәс идем…»

-- Чулпан

Бу тирәдән эт исе килә иде… Этләр күбрәкме, кешеләрме, мөгаен, монысын беркем дә исәпкә алып бетерә алмастыр. Биредә һәр ике төркем дә бер-берсенә комачау итмичә генә, үз җае белән кыш-җәйләр кичеп, һич кызыксыз, дөресрәге, тоташ битарафлыкта көн итеп ята. //Татарстан яшьләре//

Кешеләрнең күзләре сүнгән, читтән караган затларга алар сөйләшергә дә онытканнардыр, этләр дә, сарык көтүе кебек, арлы-бирле йөренеп тора, болары да инде өрә белмиләрдер кебек тоела. Үз-үзләрен югалтканлыкларын аңлап һәм инде беркайчан да табылмасына ышанып бетеп, бер үк сыйфатта еллар арты елларны, бигрәк тә зәһәр кышларны мең газаплар аша кичеп чыгалар алар. Һәм бу хәлгә күптән күнеккәннәр инде.
Зәгъфрандай сары йөзле кешеләрнең дә, этләрнең дә яшьләре төрле: картлары да, әле олыгаюның ни икәнен тәгаен генә аңлап бетермәгәннәре дә бар. Мөгаен, урта яшьтәгеләре дә юк түгелдер. Тик алар һәммәсе дә нигәдер яшьтәшләр сыман күренәләр.
 
Һич көтмәгәндә шәһәр хуҗалары тарафыннан бөтенләй игътибарга алынмаган (ә бәлки, барлыгы да билгеле булмаган) шушы мәйданга кинәт ике бертөрле машина килеп керде. Алар сабырлык саклап кына әкренәйде… һәм кинәт тирә-юньгә шомлы тынлык җәелде.
 
Бер машина — этләр, икенчесе кешеләр төркеме янында туктап калды. Маэмайлар белән сукбайлар барысы да бер тирәдәрәк иделәр, һәм ул тирәдән эт исе аңкый иде.
 
Янәшәдә генә зур базар. Базар яныннан асфальт юл уза. Аннан сирәк-мирәк булса да машиналар үтештереп тора. Һәм юлны ике яклап биек-биек агачлар каймалаган: тирәкләр, өрәңгеләр, таллар да очраштыра. Юлның бер ягыннан икенче урам тыкрыгына чыкканчы, шәһәрнең чиксез юан җылылык торбалары сузылган. Күгәрек торбаларның ниндидер калын тукымалар белән уралган өслекләрендә иске матраслар, иске юрганнар аунап ята. Көндезләрен монда кеше заты күренми. Төн якынлашканда, сукбайлар, балга сарылган чебеннәр кебек, әлеге юан, озын торбаларны сарып алалар. Шәһәр йортсызлары шунда кыш чыга.
 
Болай аулак урын ул үзе. Җәй көннәрендә биек-биек агачлар, төрле куаклар күзне адаштырып лепердәшкәндә, аларны күрмичә дә үтеп китәргә мөмкинсең.
 
Иртүк күзләре күгәргән, хәмер сөременнән айнып бетмәгән, сәләмә, каешланып каткан киемле сукбайлар юлның торбаларга каршы ягындагы базар тирәсенә җыела. Халык ертык киемле адәми затлар яныннан бертуктаусыз үтеп-сүтеп йөри. Хәер, ертык зурайса, ямаулык җитмәс дигәндәй, кешеләр аларның киеменә дә, үзләренә дә игътибар итмәскә тырыша. Берәүләре эшкә ашыга, кемнәрдер балаларын мәктәпкә илтә. Йортсызлар да беркемгә дә күтәрелеп карамыйлар.
 
Барыбер кешеләр алар янәшәсеннән бераз шөлли төшебрәк узалар; кулдан тартып алмагайлары дип, сумка бауларын кыса төшебрәк тоталар.
Сукбайларның бик сирәкләре генә, кулларын сузып, базар эченә кереп баса. Күбесе берни дә сорамый. Үзләре белеп берәр нәрсә бирүче булмасмы, дип, күзгә карап калганнары да бик әз була.
 
Алар кешеләр дөньясына битарафлар. Киемнәре — иске фуфайка, аякта изелеп беткән пима йә «прощай!» Резин итеклеләре дә байтак. Алары да алдагы елларда ук тузган инде, тузса да, бер ияләшкән дип, ел әйләнәсенә кияләрдер, күрәсең.
 
Тик кешеләр аларны сәрхуш булганнары өчен бер дә кызганмыйлар.
 
— Үзләре теләп шушы хәлгә төшкәннәр, — дип тирги-тирги үтеп китәләр.
 
Ипи алырга килгән саен, бер бөкре карчык кына алар янына тукталып сөйләшеп тора.
 
“Нишләп эшкә бармыйсыз соң сез, балакайлар?” — дип кызыксынып карый ул. Аңа кул гына селтиләр. Шуннан карчык үз балаларына Ходайдан изгелекләр, имин язмышлар сорый-сорый китеп бара. Аның көн дә тели торган теләге шул: “Илаһым, бәгырь җимеш ләремә малыңны тилмертерлек итеп тә бирмә, аздырырлык итеп тә бирмә”. Мөгаен, балалары да үзе кебек нәфсесез, сабыр гына яшәп яталардыр.
Шулай да базар сатучылары, көн дә күреп торганлыктанмы, йортсызларның ни сулаганнарына кадәр тоялар һәм икмәксез калдырмыйлар. Халык белмәсә, балык белер, дип, ипи соналар.
 
Салкын язларда, торбаларда җылылык сүрелгәч, сукбайлар дөрләтеп учак ягып җибәрәләр. Корыган агач ботакларын җыеп ут элдерәләр дә тирәли тезелешеп басалар һәм битараф йөзләрен сүзсез генә янган учакка таба борып текәлеп торалар. Мөгаен, янып беткән гомерләрен искә төшерәләрдер.
 
Ялкын өскә үрләгән саен, аларның күшеккән тәннәренә җылы кергәндәй була. Учак урынында йортсызларның үзләре күк, яшим дип, яңа язга чыккан бөҗәкләр яна, үләннәр көя… Алар бу хакта инде уйлый белмиләр… Алар җылы эзлиләр…
 
Кешеләр өчен аларның исемнәре дә уртак: бомжлар… Үзебезчә әйтсәк, монысы да шул «сукбай» дигән сүз була инде.
 
Учак яна, учак белән бергә хатирәләр яна. Бу фаҗигале язмышларны узгынчылар үзләреннән сорамасалар да беләләр шикелле. Күзләреннән үк укыйлар.
 
«Язмышыма юньлерәк хатын язылсамы… мин, мөгаен, бүген шушы хәлдә урамда яшәмәс идем… Эчмәгән кем бар хәзер? Бөтен дөньясы исерек… Берсен дә куып чыгармыйлар бит…»
 
«Аһ, шул риэлторларны! Харап иттеләр лә, бар мөлкәтемне тартып алдылар. Кеше хакыннан курыкмаучы имансызлар җир өстендә йөргәндә, берәүгә дә көн булмаячак. Хәзерге гуҗлар кеше хакын, хәрәм ашап кына туймыйлар, кеше башын да ашыйлар шул…»
 
Үзләре дә эчтән генә шулай уйлап куештырсалар да, тыштан беркемгә дә зарланмыйлар. Беркем белән дә эчке хисләрен уртаклашмыйлар.
Кыскасы, үзләренә аерым бер кыргый дөнья тудырып, үлмәскә теләп азапланалар…
 
Базар тирәсендә төркемтөркем кыргый этләр йөри. Алар да узгынчы кешеләргә өметле күзләр белән карыйлар. Кешеләр этләргә мәрхәмәтлерәк: үткән-сүткәндә, ипи кыерчыклары, еш кына сөяк тә ташлыйлар.
 
Һәм һич көтмәгәндә…
 
Кинәт машиналар килеп туктады.
 
Этләр, аларның тавышын ишетүгә, койрыкларын чәнчеп качып китмәкче булдылар, тик аларны шунда ук эләктерделәр.
 
Сукбайлар качмады. Аларның гүя үз гомерләренә беренче тапкыр күңелләренең кайсыдыр, билгесез почмагында салкын гына бер хис калыкты: «Кая булса да алып барсалар, яхшырак та булып куюы бар әле… Бәлки, җылырак почмак та табып бирерләр…»
 
Тик алар моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр.
 
— Әйдәгез, кереп утырыгыз, иптәшләр, — диде аларга автобус шоферы. Сукбайлар карышмады. Тыныч кына машинага таба атладылар. Аларны соры ишекле машинага кертеп утырта бардылар.
— Урыннар бетте! — дип кычкырды кайсыдыр.
— Бетсә, киттек, туганнар! Таралышмагыз, хәзер сезне дә килеп алырбыз…
 
Калган сукбайлар да качарга уйлап та карамадылар, чөнки берсенең дә барыр урыны юк иде шул. Ә бу тирәдән аларны барыбер алып китәчәкләр. Бәлки, шулай яхшырактадыр! Тик «туганнар» дип эндәшкән машина шоферы да сукбайлар өчен чит иде шул. Кешеләр кая таба баруларын чамаламыйлар иде. Кайсыдыр пошынып кына сорау бирде:
— Кая алып баралар соң безне?
— Милиция бүлегенәдер…
 
Бу кеше милициянең инде полициягә әйләнүе белән бөтенләй дә хәбәрдар түгел иде, чөнки кайчандыр телевизор карап яткан җылы караваты күптән тузган шул инде. Һәм аны чыгарып ташлаганнар. Караваты белән бергә үзен дә.
 
Алар яхшылык өмет иткән соры машина шәһәрне чыгып ук китте. Сукбайлар бер-берсенә карашып куйдылар. Дәшмәделәр. Кая алып барсалар да барыбер түгелмени?
 
Кара тәрәзәле машина кара урман эченнән җилдергәндә, аларның күңеленә курку корты кереп урнашты: кайсыларының бармак очлары, кайсыларының башлары ук калтырана башлады. Тик машина туктамады. Сукбайлар дәшмәде.
 
Килеп җиттеләр.
— Барыбыз да төшәбез, иптәшләр, — дип эндәште алып килүчеләрнең кайсыдыр.
— Төшәбезме? — дип, иреннәрен кыймылдатты сукбайлар. Урман тыныч кына шаулый иде.
 
Йортсызлар диварда «Пионерлар лагере» дигән язу күреп алдылар.
 
Лагерь нарат урманы эчендә иде.
 
Текә, горур башларын күккә сузып, ак болытларның күлмәк итәгенә күз атып утырган төз наратларның күркәләре, ишектән кергәндә, аларның түбәләренә коелды. Кешеләр күтәрелеп карамадылар, мөгаен, кемдер чәчләреннән сыйпагандай тоелгандыр. Аларның бер генә әгъзалары да өстән ни төшкәнне сизәрлек хәлдә түгел иде. Хәер, башка төшкән һәрнәрсәгә күптән күнеккәннәр инде.
 
Бина җылы иде. Һавалы иде…
 
Үзләрен алып килгән кешеләргә ияреп, алар озын коридор буйлап киттеләр.
 
— Монысына ике кеше керә, — дип, бармагы белән бүлмә ишегенә төртте билгесез зат.
 
Рәттән тезелгән бүлмәләргә икешәрләп-икешәрләп кереп кала бардылар. Бүлмә эче иркен, иң мөһиме анда карават бар иде… Хәтта матрасы бар иде… һәм алар чип-чиста иде.
 
Бина эчендә «пионер» дигән сүз телдән төшкәннән бирле, бер кат та ачылмаган душлар кинәт эшләп китте: алардан гөжләп җылы су ага башлады. Сукбайлар, су күргәч, йөзә белмәгән кеше диңгез ярында басып торгандай, аптырашып бер-берсенә караштылар. Су исен кеше исе, кешеләргә ияреп килгән эт исе каплап алса да, алар сиптереп җылы су агуның яхшы фал булуын сизенәләр иде, чөнки су күргәч тә, һәммәсенең ми күзәнәкләре ачылып китте сыман. Димәк, һич тә начар җиргә алып килмәгәннәрдер…
 
— Кешечә яшәтергә уйлыйлар мәллә соң безне дә? Яшәтерләр дә… Мөмкинлекләр бар ич… Менә ич, дәүләт бай шул ул…
— Димәк, бетләрдән дә арынырга мөмкин булыр әле…
 
Кешеләрне душ астына керткәнче, аерым бүлмәгә чакырып, дезинфекция бүлмәсе аша үткәрделәр: чынлап та, өсләреннән бетләрен койдылар. Аннан душ астына кертеп җибәрделәр. Күпме гомерләр су рәхәтлеген тоймаган тәннәре, тире күзәнәкләре, кинәт су тамчылары биешкәнлеген сизә башлап, киңрәк ачылды, колаклары, ниһаять, су шыбырдаганны ишетте. Аларга чиста киемнәр киерттеләр, пима, резин итекләр эчендә тиргә каткан шыксыз аякларына йомшак башмаклар бирделәр. Аннан ашханәне күрсәттеләр, ашаттылар-эчерттеләр, телевизорлы, суыткычлы өр-яңа урын-җиргә кертеп яткырдылар. Дөньяга яңадан тудылармы, әллә башка бер планетага эләктеләрме — сукбайлар һич аңлый алмый интектеләр.
 
Алар ике тәүлек бер тормыйча йокладылар.
 
Күзләрен ачарга, дөресрәге, уянырга курыктылар. Курку хисе шулкадәр көчле иде ки, ике тәүлек кенә түгел, ел әйләнәсенә дә шулай йоклый алырлар кебек тоелды.
 
Лагерь ашханәсендә эшләүче хатыннар пешергән ашларын, кәстрүлләргә салып, һәммәсенең суыткычларына кертеп куйдылар. Уянгач, ашап алырлар әле, йокласыннар, диделәр. Нилектәндер берәү дә сукбайларны уятырга җөрьәт итмәде.
 
Тик йортсызлар ике тәүлектән соң барыбер уяндылар. Лагерьдагы шәфкать туташлары, аш пешерүчеләр, идән юучылар аларга хәерле иртә теләде. Сукбайлар, аптырашып, бер-берсенә караштылар. Чөнки алар үзләреннән башка бер генә затка да ышанмый иделәр инде. Чит кешеләрнең нидер теләве бигрәк тә сәер тоелды. Бүген генә каян килер икән мондый яхшылык, дип фикер йөрттеләр. Шулай да, бәлки, безне дә ташлап ук бетермәсләр әле, без дә заманында заводларда эшләгән, станокларда тимер бөккән, дип, мескен һәм зәгыйфь өметләренә ябышып торырлык мөмкинлек калдырдылар.
 
Сукбайлар, ашап-эчеп алгач, ишегалдына чыгып киттеләр. Чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратылган мәллә соң бу йорт, дип, ерактан, бик ерактан әйләнеп, тирә-юньне күзәтеп кайттылар. Тик чәнечкеле чыбыклар бер дә очрамады.
 
Бу — нарат урманы иде. Төз наратлар, аларның игътибарын җәлеп итәргә теләгәндәй, берән-сәрән күркәләрен койды, һәм алар күккә текәлделәр. Беренче кабат, әкият дөньясына эләккәндәй, наратлар түбәсендәге ап-ак болытларның бәби итәкләренә карап тордылар. Беренче тапкыр батып барган кояшның кыйгач нурларын күрделәр.
 
Бер мизгелгә алар үзләрен кабат кеше итеп сизделәр кебек… Ләкин азапсыз килгән рәхәт — тозсыз аш кебек, диләр бит. Шулай да, яктысы мизгелгә генә җитсә дә, күңелләрендә шатлык очкыннары пәйда булды. Үзләренең моңарчы ничек, нигә ташландык хәлгә төшүләрен тулысынча аңлап бетерә алмасалар да, вакыт-вакыт аларның кеше булып яшиселәре килеп китте. Алар хәтта, урманда йөргәндә, бер-берсе белән ачылып сөйләшә башладылар:
 
— Мин этләрне дә монда китергәннәрдер дип уйлаган идем, — диде берсе.
— Димәк, аларны башка җиргә алып киткәннәр инде…
— Бәлки, атканнардыр да…
 
Кешеләр бер-берсенә курку аша карашып куйдылар. Бер сүз дә дәшмәделәр. Тиз-тиз, килгән якка борылып, таш бинага таба атлап киттеләр.
Алар бер-берсенә ышана да башладылар кебек. Тик һәммәсе нидәндер курыктылар. Кешеләрдәнме, көтелмәгән яхшылыктанмы?.. Этләрдән болай курыкмаганнар иде алар. Урманда, ерткыч җәнлекләр турында бөтенләй уйлап та карамыйлар менә. Югыйсә мондый урманнарда аюлар да, бүреләр дә бардыр.
 
Курка-курка, йортсызлар бер атна тантана иттеләр. Аларның мондый оҗмах бакчасында бөтенләйгә каласылары килә башлады хәтта.
Тик көннәрнең берсендә бина каршысына, дуылдап, үзләрен китергән соры машина килеп туктады. Кешеләргә:
— Җыеныгыз, — дип әмер бирделәр. Аларның бетләрдән арындырылган, хлор исе аңкып торган иске фуфайкаларын, иске пима, резин итекләрен чыгарып тезделәр.
 
Сукбайлар аптырап калды. Аларның елыйсылары килә иде.
— Бәйрәм бетте, — дип кычкырды автобус шоферы.
— Нинди бәйрәм?
 
Бу сорауны яшь кенә егет бирде. Аның йөз-кыяфәтенә шушы бер атнада, чынлап та, яшьләр рәвеше керә башлаган иде. Шофер аңа текәлеп беравык басып торды да:
— Безнең шәһәргә мең ел тулды ич… — дип куйды. Сукбайлар аптыраулы карашларын шоферга төбәделәр.
— Бөтенләйгә монда калмыйбызмыни без?
 
Шофер аларны ишетмәде дә. Ул дәвам итте:
— Бөтен илләрдән дә кунаклар килде. Алар шәһәр урамнарын бик яратып карап йөрделәр, — диде. Аннан: — Бик ошатып киттеләр алар без яшәгән шәһәрне. Чиста, диделәр. Бай, диделәр… — дип өстәде. Аның куанычы һәм үзе яшәгән шәһәр белән горурлануы бөтен вөҗүденә бәреп чыккан иде.
 
Сукбайларны элек көн итеп яткан базар почмагына китереп бушаттылар. Аларның һәр дүрт яклары кыйбла иде. Гүя һәммәсе өряңадан битарафлык дәрьясына төшеп чумды. Нәкъ бай кешеләр кебек… Чөнки алар бай кешеләр белән бер халәттә яшиләр: шатланмыйлар да, артыгын кайгыра да белмиләр. Еламыйлар да, көлмиләр дә. Инде бу дөньяның бер генә могҗизасыннан да кызык тапмыйлар. Дөрес, байлардан аермалы буларак, аларның һич тә космостан бичара Җирнең ничек әйләнгәнен карыйсылары килми. Марстан яки Айның түбәсеннән, аякларны салындырып утырып, бөҗәккешеләрнең Җир өстендә ничек кайнашканнарын күзәтү кебек гамәлләрне дә уйларына кертеп караганнары юк. Аларны байлардан нибары шушы зәгыйфь кенә хис аера да инде…
 
Тик ни хикмәт, Аллаһы һәр ике төркемне дә бөҗәкләр, бет һәм тараканнар үрчеп яткан шушы кызыксыз, гөнаһлы Җирдә гомер үткәрергә мәҗбүр итә.
 
Сукбайлар, машинадан төшкәч, бер-берсенә ым кагышып алдылар да шушы тирәдәге чүплекләргә юнәлделәр. Ничек тә якыннан гына иске матрас, иске юрган эзләп табасылары килә иде башта. Чөнки торбалар өстендә аларны салкын кышлар көтәчәк иде.
 
— Этләр күренми, — диде кайсыдыр.
— Бәлки, чыгарып җибәрмәсләр дә, аларны электән дәүләт үзе карый, — дип җаваплады икенчесе.
 
Кешеләрнең дә яшисе килә иде. Кире кайтканда, аларның, бу машина кайдадыр башка җиргә илтеп куймасын тагын, дип котлары очты. Юл буе таныш урыннарны күрергә теләп, тәрәзәгә ябышып бардылар. Чөнки башка тарафларда бөтенләй дә тормыш юктыр кебек тоела иде. Алар шәһәрнең башка бер генә җирендә дә яши белмиләр шул. Ярый, киредән үз урыннарына китереп куйдылар менә.
 
Җитмәсә, йортсызлар үзләренең мондый яшәешлә рен үзгәртерлек көчтән дә, хистән дә мәхрүм иделәр. Моны алар төптән аңлап та бетермиләр, бары тик үз юлыннан ияртеп барган эчке бер дулкынга гына буйсыналар. Башка уйлар шуңа күңелләрендә ялгыш кына да баш калкытып карамады.
 
Шулай да һәммәсенең җанында шырпы ялкыны чаклы гына бер өмет кабынып алгандай тоелды: «Бәлки әле, шәһәрдә кайчан да булса тагын да зуррак бәйрәмнәр үтәр. Кем белә, бәлки әле, шушы кара урман эчләрендә тагын да озаккарак калдырырлар, һәм анда юынып алырга да мөмкин булыр… Бәлки әле… Бәлки әле…»
 
 
 

Фирүза ҖАМАЛЕТДИНОВА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий