Айсылу Лерон: «Әйтегез әле, инвалидларны еш очратасызмы?»

-- Чулпан

Бүген Халыкара Инвалидлар көне.  Әлеге көнне үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибар юнәлтү, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иминлеген яклауга багышланган. Айсылу Лерон шушы көн уңаеннан Инстаграм битенә пост керткән. //Tatar today//

Түбәндәге сүзләрне яза ул: «Дөньядагы 1 млрд кеше(!!!) теге яки бу сәбәпләр аркасында башкалар кебек үк тулы яшәү рәвешен алып бара алмый. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең якынча 100 миллионы — балалар. Һәм бу сан ел саен, юк, көн саен арта гына. Тик проблеманың шул дәрәҗәдә кискен булуын сизәбезме? Әйтегез әле, инвалидларны еш очратасызмы? Күргәнем бар, диярсез. Тик аларның саны миллиардка җиткәнен күз алдына да китермәгәнсездер.
Кайда соң ул миллиард?
Урамдамы алар? Кибетләрдәме?
Ә бәлки алар ресторанда дуслары белән очрашуга җыелгандыр? Юк, кино яисә театрга киткәннәрдер әле!… Анда да юкмы? Ә бәлки бию түгәрәгендә, университетта? Матурлык салонында? Метрода?
КАЙДА СОҢ АЛАР???
Кайда…
Алар сезнең янәшәдә. Сез яшәгән йортның күрше фатирында. «Андый күршем юк», дип әйтергә ашыкмагыз. Өеннән еллар буе чыга алмаган инвалидларның санын исәпләп чыгарсакмы!… Панель йортлардан торган коробкада гына да алар… Юк, санамыйк. Илебезнең трагедиясе, фаҗигасе бит ул! Кемгәдер бу куркыныч саннар өчен оят булырга тиеш кебек… Тик әлегә оялучы инвалид үзе. Инвалид һәм аны тәрбияләүче, караучы якыннары: «Гафу итегез… Шулайрак килеп чыкты шул», дип аклана.
Ә җәмгыять… җәмгыять «бу юлысы гафу итәрбез» дигән сымак кылана.
Адым саен акча җыялар!… Лейкоз, остеопороз, дцп…
100 миллион сабыйның ничәсе социаль челтәрдә «яши» икән ләбаса! Таһир, Әминә, Мәликә, Әмир, Диана, Богдан…
Бүген 3 декабрь.
Инвалидлар көне. 
Аларның төрлесе бар. Бар үлем белән яшәү арасында көрәшкәне, шул ук вакытта тормышына куркыныч янамаганнары да күп, үзенең нинди авыру белән авырганын аңламаучылар да бихисап, диагнозының җитди булуына карамастан, төшенкелеккә бирешмәгәннәре дә бар…
Алар төрле. Алар безнең янәшәдә.
Минем энем инвалид. Бәхтияр диагнозын белми. Һәм бәлки бик күп инвалидлардан, юк, хәтта сәламәт кешеләрдән дә мең кат бәхетлерәктер дә!
Бүген синең көн, Бәхтияр! Иртәгә дә, алдагы көннәрнең һәрберсе дә синеке!»

 

Бәйле