«Үз башында булмаса, нинди телдә укытсаң да, надан кала ул бала»

-- Чулпан

Мин гади бер татар баласы. 20 яшемә кадәр авылда яшәдем, белемне дә авыл мәктәбендә алдым. Шуңа да рус телен камил беләм, дип әйтеп булмый иде. //Безнең гәҗит//

Армиядә хезмәт иткәндә без татарлар күп идек. Әмма аралашу, сөйләшү күбесенчә русча булды. Менә шунда инде мәктәптә алган белемнәремне тормышта рәхәтләнеп кулландым дисәм дә була. Армиядә русчам да чарланып, эшләү дәверемдә миңа бик ярдәм итте. Шуны да әйтеп үтәсем килә, без укыган Күзкәй авылы урта мәктәбендә көчле, тәҗрибәле укытучылар иде. Рус теле һәм әдәбиятын таләпчән, белемле Роза апа Әхмәтшәкүрова укытты. Авылыннан беркая чыкмаган балага ул рус телен шундый итеп сеңдерә белде, соңрак, тормыш юлымда ул биргән белем бик нык ярдәм итте. Эшләгәндә төрле документлар тутырасы булды. Алар, билгеле инде, рус телендә. Мин беркайчан да югалып калмадым, татарлыгымнан оялмадым. Руслар белән иркен аралаштым, дус яшәдек һәм әле дә дус яшибез.

Хәзер барган шау-шу татар белән русны аера, дошманлаштыра. Татарча укыса, балабыз надан кала, диючеләргә сүзем шул: үз башында булмаса, нинди генә телдә укытсаң да, надан кала инде ул. Үз телләрендә шыр хата белән язган русларны да очратканым бар.

Татар авылында яшәп, русча начар белдек, кыен булды дип, үз оныклары белән дә вата-җимерә рус телендә сөйләшкән карт-карчыклар бар. Монысы инде наданлыктан, милли аңның түбән булуыннан килә.

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Бәйле