Минем кешене каргый торган гадәтем юк. И, Аллам дим, мине кем рәнҗетә, шул кешене сиңа тапшырам, үзең хөкем ит кенә дим мин. Бүтән берни дә әйтмим. //Безнең авыл гыйбрәте//
Менә әнинең сеңлесе үлеп китте. Үзенең өен бөтенләй белмәгән бер чит кешегә яздырды. Ә бит башта миңа яздырырга җыенган иде ул аны. Минем бик ачуым килде инде аңарга шуның өчен. Сөенче әйтәм, сөенче әйтәм дип, мине ышандырып йөрде-йөрде дә, бөтенләй чит кешегә язды да куйды! Шуннан соң бу апа белән сөйләшми башладым. Минем өчен үлгән кеше булды ул. Яшь кенә булса да, миннән акыллырак булып чыккан үземнең кызым мине шуның өчен ачуланды. “Әни, ник алай дип әйтәсең, менә мин йокларга яткач, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм, әнием менә шулай үпкәләгән, әнине гафу итә күр инде дип сорыйм”, – ди. Әле кырык яше да тулмаган кызым, шулай итеп, миннән акыллырак һәм сабыррак булып чыкты. Ә мин чынлап та үпкәләдем шул. Күз алдына китерегез – бөтенләй чит-ят кешегә якын туганың үзенең йортын яздырсын әле. Миңа аның йорты кирәк түгел! Аның бит җиде бертуганы бар иде, шул җиде бертуганының берәр баласына яздырсын иде ул, читләргә яздырганчы. Ул иске түгел, утыз еллык кына өй бит. Саташкандыр дисәң, үз акылында иде инде. Әллә сихерләделәр шунда, белмәссең дә. Теләсә нишләсен, аңа карап мин ач та түгел, ялангач та түгел. Пенсиям бар, балаларым бар.
Сәлимә. Казан.