Әбри Хәбриев: «Тиздән туктар кебек барсы да…»

-- Чулпан

«ТАТАР РАДИОСЫ» алып баручысы,»РӘВЕШЛӘР» эстрада миниатюралары театры артисты Әбри Хәбриев әле шагыйрь дә икән. Инстаграмына күптән түгел үзе иҗат иткән бер шигырен элә ул. //Tatar today//

Шигырьне мактаучылар да, «Нишләп мондый шигырь яздың?» дип уйга калучылар да бар.  Сезгә дә шигырьне күрсәтәбез:

«Тиздән туктар кебек бар(ы)сы да:
Бетәр таш юл, күчер такырга.
Тизлек кимер, акрынаер адым,
Килеп җиткәч сукмак тын суга…
*
Элпә томан эленеп торыр анда,
Җәлеп итеп, сыек көзгегә…
Рәшә, нурлар, тынлык… Рәхәт… Җылы…
Куенына чорнар мәңгегә…
*
Тынычланыр җаным иреклектә,
Газапларын чәчеп, бушанып.
Каурый-күбәләктәй әйләнгәләп,
Күлгә тамыр бер тамчы булып.
*
Боҗра-дулкын, таралыплар китер,
Тагын бер Җан артыр ул суда…
Дулкын туктар, тынлык дәвам итәр,
Әзерләнеп яңа тамчыга…
*
Тиздән туктар кебек барсы да…
*
15.12-02:17 — 16.12-00:24″

Бәйле