«Энем эчкәч «Үлсәм дә үкенечем юк» ди, туктый алмый» [тормыш хәле]

-- Чулпан

Энекәшебез мәктәптә үк аракы эчә башлаган иде, хәзер соңгы җиде-сигез елда ныклап эчә. Туктап алган вакытлары да була, ләкин барыбер яңадан башлый. Без аны кая гына йөртмәдек инде, ничек кенә дәваламадык – файдасыз. Югыйсә, өйләнде дә бит, ләкин хатыны да эчә торган булып чыкты. Шулай эчә-эчә өч бала таптылар инде. Без хәзер нишләргә дә белмибез, аптыраган. Олысының мәктәпкә барыр вакыты җитте инде, ләкин рәтләп сөйләшә дә белми.  //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин энем белән көн дә сөйләшәм, төрлечә коткарырга тырышам. Әле менә сарымсак утыртасым бар иде, аны чакыртып җир казытып, шуны бергәләп утырттык. Ашлар, чәйләр белән сыйладым. “Тегесе юкмы соң, апа?” – дип сорап тора. “Нишлисең инде, үләсең бит, тукта”, – дидем. “Үзем дә туйдым, апа, үлсәм дә, бернинди үкенечем юк”, – диде. Бүтән эчмәскә сүз бирә дә, аннары кабат эчәргә тотына шул. Шундый әшәке гадәте бар – эчкәч, өйдә генә утырмый, тавышланып урамга чыгып китә, былтыр кар өстенә дә сузылып яткан иде. Шуңа күрә гел карап кына торырга кирәк үзен. Җәй көне суга батмасын дип каравыллап йөрибез, кыш көне – катып үлмәсен дип. Туктый алмый. Хатынында да өмет юк, шуңа күрә киленнең аналарына шалтыратып, ими баласы бераз үскәнче дип аналарына кайтарып җибәрдек. Хет шулай берәр үзгәрешләр булмасмы дидек. Энем түзә-түзә дә, аннары хатыны янына барып кайта, шуннан тагын эчеп кайта. Ник шулай туктамыйча эчә ул? Без шуны гына аңламыйбыз. Бер генә исерек тә үзен алкаш дип әйтми, ләкин ташлаучылары бик сирәк. Мәсәлән, минем ирем утыз елдан артык егылганчы эчте, ә менә берничә ел элек ташлый алды. Хәзер иснәп тә карамый, эчкән кеше янында басып та тормый. Менә мин дә аңа гомер буе әйдә дәваланыбыз дидем. Ул “мин алкаш” түгел дип кенә әйтә иде. Мин эштән обедка кайта идем, ул инде дупль исерек була иде. Шуннан соң ул тагын биш “чәкүшкә” алып төшә иде. Аны эчеп бетерә, аннары тагын кичкә берәр литр алып кайта иде. Менә шулай эчте. Минемчә, кеше үз-үзенә “тукта” димичә, беркайчан да туктамаячак. Энем дә үзе теләп ташласа гына, чөнки без аны бәйләп базга сала алмыйбыз бит. Кибетчеләр дә әшәке хәзер – кайчан кермә, бурычка бирәләр дә чыгаралар. Аннары ул бурычны бездән басып калалар. Аларга сатарга гына булсын, исерекләр күбрәк булган саен файдага гына. Әле исерек чакта берне алып чыккан булса, икене алды дип тә язып куя алалар. Бер нәрсә дә исбатлый алмыйсың. Без талашып тормыйбыз инде, кеше каршында оят бит, түлибез дә чыгабыз. Кибет бикле булса, хәзер өч йортның берсендә ни генә сатмыйлар. Бигрәк тә хәзер, энем өйдә үзе генә калгач, үз ишләре кереп туларга гына тора. 

В.Г. Биектау районы.

Бәйле