Чәчкә хатлар очыртып, яндырып, клип төшерә [видео]

-- Чулпан

Татар эстрадасының бердән бер Чәчкәсе ТМТВ продакшн коллетивы белән “Нигә?” җырына клип төшергән.

Ике көн дәвамында барган әлеге съемкаларны Чәчкә бик сагынып искә ала. “Бу клипны 2015 нче елда чыккан “Карганмыйм язмышка”  җырының дәвамы итеп кабул итәргә кирәк. Шул ук темага багышлап, шул ук актерлар белән төшерелде. Тамашачыга клибым ошар һәм җырның эчтәлеген ачып бирә алганбыздыр, дип өметләнәм”, диде Чәчкә.

Ә без исә клипның тизерын карап, премьераны көтик!

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий