Беркөнне әнкәй белән туган авылыбыз – Кайбыч районындагы Кошманга бәйле кызыклы хатирәләрне яңартып, чәй табыны янында күңелле генә гәпләшеп утырганда, сүз иярә сүз чыгып, кайчандыр төштә күргәннәребезнең өндә чынга ашуына бәйле гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшердек. Шөкер, яше 87дә булса да, әнкәйнең хәтере бик яхшы. Кайбер төшләрнең безне кисәтү өчен кереп, төрле хәвеф-хәтәрдән сакланып калырга ярдәм итүе сер түгел. Фаҗигале, вакытсыз үлем-китемнәр турында алдан искәрткән төшләр дә кергәли. //Татарстан яшьләре//
– Күршебез Нуретдин энесе Ризатдин, авылдашыбыз Равил белән бергәләп, үзләренә йорт салырга буралык бүрәнәләр кисеп алып кайту өчен Мари Элга киткәч, таң алдыннан бик куркыныч төш күреп уяндым, – дип сөйләде әнкәй. – Нуретдин үзләренең мунчалары башына менеп баскан да: “Янып үләм бит, коткарыгыз!” – дип ачыргаланып кычкыра икән. Тик никтер аңа ут чолгап алган мунча башыннан төшәргә ярдәм итүче генә күренми. Мин, чиләкләремә су тутырып, шул якка бармакчы булган идем, аякларым җиргә берегеп каткан, имеш. Күкрәк читлегеннән атылып чыгарлык булып ярсып типкән йөрәгем уянгач та тиз генә тынычланмады әле. Белгәннәремне укып, Ходайдан ярдәм сорадым. Ә кичкә күршемнең узган төндә урман эчендәге каравылчы будкасында тереләй янып күмерләнеп каткан мәете калдыкларын урын җәймәсенә төйнәп алып кайттылар. Шул чакта әнисе Гөлсем апаның үз-үзен тотышы иңнәренә кинәт ишелеп төшкән зур хәсрәттән акылына зәгыйфьлек килгән бичара кешенеке сыман тоелды. Ул, олы улының гәүдәсеннән калган күмер кисәкләренә капланып, күз яше түкмәде, ә уртанчы улы Ризатдинның кулыннан урман кисүчеләр ярдәм йөзеннән күмү чыгымнарына тотарга дип җыеп биргән акчаны алгач, шатлыклы кыяфәттә аны мактап, аркасыннан сөяргә кереште…
Ә өнгә әверелгән тагын бер гыйбрәтле төшемне Әфган сугышы барган вакытта күрдем. Безнең өйдән ике тыкрык ары мулла Габдулла абзыйлар белән Галим җизниләр арасындагы урам чатын урталай бүлеп, күктән җиргәчә сузылып, башта ап-ак нур төште. Бераздан ул, ак пәрдәгә әверелеп, җилдә җилфердәп тора башлады. Нишләптер, мин аны кәфенлек дип кабул иттем. Шул пәрдә астыннан, сафка тезелеп, башларын аска иеп, кара төстәге хәрби киемле бер төркем кеше килеп чыкты. Урман юлына таба борылдылар. Болар – Изгеләр, имеш. Минем яннан узганда: “Габдерахманны алып кайтып тапшырдык, ашыгырга кирәк. Тагын алты җиргә барып өлгерәсебез бар!” – дигән сүзләрен аерымачык ишетеп калдым. Йокыдан торгач, төштә күргәннәрем тынгылык бирмәде. Кәфенлек күрдем, кем булса да үләдер, мөгаен, дип борчылдым. Сиксәнгә җитеп килүче мәчет карты Габдерахман бабай күптәннән урын өстендә авырып ята иде. Төшемне аның үлеменә юрадым, тик юраганым юш килмәде. Берничә көннән күптәннән вафат Габдулла мулланың гаделсез сугышта шәһит киткән өрлектәй гәүдәле 19 яшьлек оныгы Мансурның җәсәден авылга алып кайтып күмделәр. Мәетне хәрбиләр озата кайткан иде. Төштәге Изгеләр юкка ашыкмаган икән. Кандагардан Татарстанга очкан махсус самолетта, хәрбиләр телендә “200нче йөк” дип аталып йөртелүче, сугышта үлгән солдатларның гәүдәләре салынган җиде цинк табут төялгән булган. Ә Габдерахман дигән сүз Ходайның рәхмәтенә лаеклы Аллаһ колы дигән мәгънәгә ия…
Авылдашыбыз Мансурны туган җирендә онытмыйлар, бронзадан коелган бюсты район үзәгендәге Батырлар аллеясына урнаштырылган. Гомере яшьли өзелгән арысландай егетнең урыны җәннәттә булсын, бу язмам рухына дога булып барсын.