Татарстанның 977 авылында кибет юк. Халык аз яшәгәнгә генә, тәмле ашау теләге кимеми, билгеле. Мәсьәләне төрлечә хәл итәргә тырышалар. Узган ел республика салаларында махсус программа буенча модульле кибетләр төзелә башлады. Калганнарына исә сатучылар үзләре килә. “ВТ” хәбәрчесе “тәгәрмәчле кибет”кә утырып, сатучыларны дүрткүз белән көткән авылга барып кайтты.
Биектау районындагы кулланучылар җәмгыяте икътисадчысы Мәхтүмә Гыйльметдинова әйтүенчә, алардагы 124 авылның 48ендә кибет юк. Быелның март аенда Яшь Көч, Макаровка, Яңа бистәдә модульле сәүдә нокталары (аларны теләсә кайсы вакытта сүтеп алырга була) эшли башлаячак. Ә калганнарына товарны машина белән илтергә туры килә икән. Узган ел күчмә кибет 19 авылга хезмәт күрсәткән. 10 авылга заказ буенча йөргәннәр. Андыйлар йомышын кибетченең кесә телефонына шалтыратып җиткерә. Калган авылларны азык-төлек белән Дөбьяз кулланучылар җәмгыяте тәэмин итә. “Кечкенә авылларда кибетче табып булмый. Сатып алучыларның күбесе – пенсионерлар. Шуңа күрә күчмә кибетләр челтәрен оештырдык. Кибетчебез берәү генә, авылларга билгеләнгән көндә чыга. Кайбер авылларда юллар проблемасы бар. Ләкин ничек тә барып җитәргә тырышалар”, – ди Мәхтүмә ханым.
Узган ел шул рәвешле 2 миллион 400 мең сумлык продукция һәм көндәлек кирәк-яраклар сатылган. Алдагы елларда барлык чыгымнарны райпо үзе каплаган. Былтыр республика казнасыннан район үзәгеннән 11 чакрымнан ераграк урнашкан авылларга юл чыгымнары өчен 399 мең сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән. Биектауның иң ерак авылына 60 чакрым барасы.
“Өлкәннәрне кызганам”
— Башта Камай авылына барабыз, аннан Кече Бөреледәге әби янына кереп чыгабыз, соңыннан Келәтле авылына китәбез. Анда берничә әби заказ биргән иде. Безнең көн тәртибе шундый булачак, – дип искәртеп куйды 36 ел сәүдә өлкәсендә эшләүче Лилия Галәветдинова. Узган ел лаеклы ялга чыкса да, ияләшкән эшеннән китмәгән. “Анда бит безне сагынып көтеп торалар. Кайберләренең балалары еракта яши. Көндәлек әйберләр гел кирәк булып тора. Хәзер әби-бабайлар да тәмле ашарга ярата. Кайчак кызганып та куям үзләрен”, – дип сөйли ул. Аларның һәрберсенең нәрсә ашаганын, эчкәнен өйрәнеп бетергән инде Лилия ханым. Туган көннәрдә, бәйрәм вакытларында заказлар күбрәк була икән. Бәйрәм димәктән, машина белән килеп сәүдә итүчеләргә, лицензияләре булмагач, хәмер сатарга ярамый икән. Сораучы да юк. Теләгән кеше күрше авылларга барып алып кайта.
Иң күп сатылганы – икмәк. Кадере кимесә дә, ансыз беркем яши алмый. Ипинең төрле сортларын алып кайтырга кушалар икән. “Аны Биектаудагы икмәкханәдән алабыз. Төнлә генә пешеп чыккан була. Башка товарны атнага бер тапкыр Казаннан алып кайтабыз. Әйберләрнең бөтенләй сатылмыйча калганы юк. Ләкин күчмә сәүдәдә табыш тотрыклы түгел. Төрлечә була. Бер баруда иң күп дигәндә 8–10 мең сумлык сатабыз. Әмма 4 меңнән аз булганы юк”, – дип сөйли Лилия Галәветдинова.
Сөйләшеп баргач, ярты сәгатьлек юлның ничек үтүен сизми дә калдык. Иң мөһиме – юллар чистартылган. Ләкин кайбер авылларга басу юлы аша барырга туры килә икән. Шуңа күрә авыл җирлекләре бу мәсьәләне кичтән кайгыртып куя. “Вакытында барып җитәргә тырышабыз. Бераз соңга калсаң, авыл кешеләре телефонга шалтырата башлый”, – ди сатучы.
Без килгәндә Камай авылының югары очында бер төркем әби-апа җыелышып тора иде инде. Кулларына капчык тотып килүчеләр дә күренә. Пират кушаматлы маэмайны да иярткәннәр. Бүген тәмлерәк ашаячагын ул да сизеп тора. Лилия ханым кибет киштәсен ачуга, барысы да башларын фургонга тыкты. Нәрсә алып килгән икән? Кирәкле әйберне онытмаганмы? Өлкәннәргә шунысы кызык. Шулай да күзләре беренче чиратта ипигә төште. Кибетче тиз генә товар исемлеген атап чыкты.
– Алма, хөрмә бирерсең. Консерваларың бармы? Әлегә шулар җитеп тора. Кыз шәһәрдән алып кайткан иде әле, – ди беренче сатып алучы 67 яшьлек Екатерина Ключникова. – Ирем белән икебез генә яшибез. Ун ел элек авылга күченеп кайткан идек. Элек кибет атнага ике мәртәбә килә иде, хәзер бер генә. Шул җитә инде безгә. Ипи-батонны суыткычка тыгып куям. Авылда күпләр шулай итә.
Кемгә нәрсә кирәк бит?! Әнә берсенә лавр яфрагы белән ике төргәк бәдрәф кәгазе дә җитте. Сөякләргә файдалы дип кемдер мармелад, балык алучылар да булды. Шикәр чире белән авыручыларга махсус ризыклар да бар. Үзе генә яшәгән Александра Матвеева эремчек кабартмасы белән берничә йөз грамм перәннек алды. “Бәйрәмнән соң өйдә җиләк-җимешләр күп әле. Балалар шәһәрдән алып кайтып тора”, – ди ул. Аның каравы, Наталья Кузьмина берьюлы 3 мең сумлык ризык алды. Әле бәйрәм алдыннан гына 4 мең сумлык әйбер алган булган. “Мин үзем генә яшим. Мал-туар асрагач, кибеткә йөрергә вакытым юк. Кәҗә, сыерым бар. Иртән абзарга чыгып киткән җирдән бары әбәд ашарга гына керәм. Җәй көне малларны урамга чыгарабыз. Менә аларга дип бер капчык тоз алдым. Заказны алдан биреп куйган идем”, – дип сөйли Ерак Көнчыгышта яшәп, картаймыш көнендә туган ягына әйләнеп кайткан әби.
Колбаса, кесәл, ярмалар… Сумкасы бик тиз тулды аның. Икенче кулына биш литрлы чиләккә тутырылган тозлы балыкны эләктерде. Әрәм булмасмы? Кунакка кызын көтә икән. “Тәгәрмәчле кибет”тә өченче ел сәүдә итүче сатучы мондый хәлне беренче тапкыр күрә. Наталья Кузьмина да, батонны күбрәк алсам, суыткычка тыгып куям, ди. Кунаклар килгәндә, үзе дә пешерә икән. Моның кадәр йөкне күтәреп тә кайтырга кирәк бит әле. Бу очракта шофер Рәшит абый ярдәмгә килә икән. “Әбиләрнең авыр сумкаларын шактый ташыдым инде”, – ди ул елмаеп.
Киләсе елга чыршы куярбыз…
Камай авылында татарча сөйләшкән бер генә кеше дә очрамады. Нигездә, руслар яши икән. Күбесе – пенсионерлар. Бер генә яшь гаилә бар. Дүрт укучы күрше авылга барып укый. Авылда 50ләп кеше гомер итә. Җәен исә бакчачылар кайта.
— Юлларны ике ел элек төзекләндерделәр. Кар яуган саен чистартып торалар. Бу яктан проблема юк. Ике ел элек фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Шәфкать туташы Гөлсинә Сәлахова безне бик яхшы дәвалый. Тик ул бит салкында утыра. Бу хакта өстәгеләр дә белсен, язарга онытма, кызым, – ди Валентина түтәй.
Шәфкать туташы әйтүенчә, аңа бер дә суык түгел. Ул атнага бер тапкыр Коркачык авылыннан килеп эшли икән. Әле күптән түгел әби-бабайларның өйләренә барып хәлен белгән. “Иске Казан” җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова исә медпунктның электр белән җылытылуын әйтә. “Акча булу белән газ тулысынча кереп бетәчәк”, – ди.
Камайда Яңа ел бәйрәмен һәркем үз өендә каршы алган. “Киләсе елда җирлек башлыгы Гөлнарага әйтеп, авыл уртасына берәр чыршы куйдыртырга кирәк булыр әле. Пасха, Троица кебек бәйрәмнәргә кунаклар күп кайта. 9 май көнне һәйкәл янында җыелабыз”, – ди авыл халкы.
Мәчегә дә ашау кирәк…
Кибет киштәсе сизелерлек бушагач, Кече Бөреледә яшәүче 78 яшьлек Мөхәйминә әби Гомәрова янына кузгалдык. Әбекәйне, өенә кереп, чакырып чыгардылар.
– Кызым, скумбрия балыгың бармы?
– Юк, шул. Минтай гына.
– Калининградтан кызым кайткан иде. Ашарга бик тәмле пешерә.
Мөхәйминә апа тумышы белән Балтач районыннан. Калининградта яшәп, лаеклы ялга чыккач, Кече Бөрелегә кайткан. Аның белән кайткан улы 31 яшендә юл фаҗигасендә һәлак булган. Кызының пенсиягә чыгарына бер ел калган. Ул да киләсе елда гаиләсе белән күченеп кайтырга җыена икән. “Кибет булмагач, бик җайсыз. Авылдагысы бер ачыла, бер ябыла. Безнең урамдагыларның күбесе – “дачник”лар. Ике хуҗалыкта гына яшиләр. Лилия белән шофер Рәшит булмаса, нишләргә кирәк? Рәхмәт укып туя алмыйм шуларга. Бөтен кушканны алып киләләр. Лилиягә ышанам: артык бер тиен дә алмас. Берьюлы 5-6 ипи сатып алам. Кыш көне салкынга чыгарып куям. Алты кәҗәм бар, аларга да ашатам. Мәчеләргә тавык башлары сатып алам. Өй җылы, газ кергән, пенсияне вакытында бирәләр. Газеталар укырга яратам. Көн шулай үтә”, – дип кул болгап озатып калды әбекәй.
“Кибет” китте, бүгенгә барысының да ашарга, эчәргә ризыгы бар. Бер атна яшәргә була әле! Ә киләсе атнада сатучылар тагын килеп җитәчәк.
Сәрия Мифтахова
P.S. Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы мәгълүматларына караганда, республикадагы 977 авылда кибет юк. 584 җирлектә 59 “тәгәрмәчле кибет” хезмәт күрсәтә. Быел аларның саны тагын да артачак. Былтыр 53 авылда комплекслы хезмәт күрсәтү үзәкләре эшли башлаган.