Безнең үлгән абыебызның малае бар, ул өйләнмичә генә бер марҗа керткән иде өенә. Ул марҗа капкалый. Шуның аркасында энекәш белән ачуланышып та беттеләр инде. Мәйтәм, каян таптың ул марҗаны үзеңнең башыңа! //Безнең авыл гыйбрәте//

Ул марҗа алдагы ирен үтергән дә булган икән, шуның өчен төрмәдә дә утырып чыккан, амнистия белән иртәрәк чыккан. Аннары безнең авылга эшкә килгән, шунда безнең энекәш белән танышканнар да. Хатыннар күрмәгән кеше буларак, безнең энекәш шундук капланган моңа. Ләкин мондый хәл безгә ошамый шул, җүнле хәл белән бетмәс шикелле. Ничек арындырырга да белмибез. Бу марҗа эчкәч, безнең малай да эчә бит инде. Малай дип болай гына әйтәм, утыз биш яшьлек ир булып бетте инде ул. Аннары бөтенләй эчкечегә әйләнәчәк бит. Ташламакчы була да, икәүләп эчкәч, ташлый алмый. Бу энекәшебезнең атасы да юк хәзер, анасы алдарак үлгән иде. Янында бездән башка киңәш итәр кешесе дә юк. Марҗа белән уртак балалары юк, хатынның ияреп килгән балалары бар. Тапсыннар димим, марҗадан бәби табып ятып булмый инде! Энекәшнең үзенең дә аның белән яшисе килми кебек, бер аерылышканнар иде. Яңадан бергә булганнар. Мәйтәм, ник керттең аны яңадан дигән идем, кыш уртасында куып чыгарып булмады, ди. Бөтенләй ялгыз да яшәп булмый инде анысы. Кыш та узды, язлар килеп, җәйләр дә узып китте менә. Ә марҗа һаман энекәштә. Хәзер тагын кыш җитәчәк, “кыш уртасында куып булмый бит” дип, тагын сузылачак инде.

 

 

Бәйле