Элвин Грей фанатлары җырчыдан нигә баш тарта?

-- Чулпан

Популяр җырчы Элвин Грейның фанатлары кимергә мөмкин. Сәбәбе- җырчының тату ясатуы. Баксаң, Радик Юльякшин тату ясау хакында күптәннән хыялланган булган икән. Тик тату ясый торган яхшы останы моңа кадәр очратмау сәбәпле, хыялын тормышка ашыра алмый йөргән.  Һәм менә, ниһаять, Тайландта җырчы теләгенә ирешкән! //Tatar today//

Әмма Элвинның бу гамәлен аның барлык фанатлары да уңай кабул итмәгән. Инстаграм челтәрендәге комментарийларга караганда, «Кеше ничек үз-үзен шулай ямьсезләргә мөмкин инде? Фанатлары кими инде хәзер, хөрмәтем бетте минем дә» диючеләр бар.

Икенче берәүләр исә, киресенчә, Радикны яклап, һәр кешенең бу үз эше булуына ишарәләгән.

 

Лилия ХӘСӘНОВА

Бәйле