Исемнәрнең аварияләргә ничек тәэсир иткәнен “Согласие” иминият компаниясе 2017 ел нәтиҗәләре буенча анализлаган. //Интертат//
“Согласие” иминият компаниясе 2017 ел нәтиҗәләре буенча иң күп авариягә эләккән клиентларның исемнәрен ачыклаган.
Ирләр исемлегендә беренче урында Илдар. Былтыр аварияләрнең 29 проценты Илдарлар катнашында ясалган.
25 процент юл-транспорт һәлакәтләрендә – Марат, өченче урында Алексей (22 процент)
Унынчы урында – Николай. Ул 14 процент аварияләр фигуранты.
Хатын-кызлар арасында беренче урында (29 процент) – Юлия. 25 процент – Татьяна, өченче урында – Еленалар – 23 процент.
Иң сак машина йөртүчеләр – Мариналар (12 процент) аварияләр.
“Согласие” вәкилләре әйтүенчә, иң күп һәлакәтләр җомга көнне була, ә аварияләр иң аз булган көн якшәмбе.
–
–