Юлларда йөргәндә исемеңә кара икән [иң күп авариягә эләгүчеләр исемлеге]

-- Чулпан
Исемнәрнең аварияләргә ничек тәэсир иткәнен «Согласие» иминият компаниясе 2017 ел нәтиҗәләре буенча анализлаган. //Интертат//

«Согласие» иминият компаниясе 2017 ел нәтиҗәләре буенча иң күп авариягә эләккән клиентларның исемнәрен ачыклаган. 

Ирләр исемлегендә беренче урында Илдар. Былтыр аварияләрнең 29 проценты Илдарлар катнашында ясалган. 

25 процент юл-транспорт һәлакәтләрендә — Марат, өченче урында Алексей (22 процент)

Унынчы урында — Николай. Ул 14 процент аварияләр фигуранты. 

Хатын-кызлар арасында беренче урында (29 процент) — Юлия. 25 процент — Татьяна, өченче урында — Еленалар — 23 процент. 

Иң сак машина йөртүчеләр — Мариналар (12 процент) аварияләр. 

«Согласие» вәкилләре әйтүенчә, иң күп һәлакәтләр җомга көнне була, ә аварияләр иң аз булган көн якшәмбе.

Бәйле