«Кызым белән киявем акчамны талый, үлемтеккә дигәнен дә алдылар»

-- Чулпан
Гаиләдә килеп чыккан ызгышлардан да авыррак проблема юктыр. Чөнки үз туганнарыңнан качып булмый. Сезгә бәян итәсе әлеге тарихта берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Гаеп, гадәттә, атта да, тәртәдә дә була. Вакыйганың уртасында – Арча районы Сөрде авылында яшәүче 89 яшьлек Саҗидә Шәйхетдинова. //Акчарлак//
 
Гомере буе укытучы булып эшләгән Саҗидә апаның бүген дә хәтере искиткеч! Вакыйгаларны еллап түгел, айлап, көнләп хәтерли. Әмма кайбер сүзләре сагаерга да мәҗбүр итте. Болары турында соңрак… Саҗидә апа: “Кызым белән киявем акчамны талый, үлемтеккә дигәнен дә алдылар”, – дип кычкырып елый-елый редакциягә шалтыратты. Сөрдегә юл тоттык.

“Һаман җитмимени аларга?!” 

Юлга чыкканчы, Сөрде җирле үзидарә рәисе Наил Нәҗметдиновка шалтыратып, Саҗидә апа, аның гаиләсе турында сораштым. “Саҗидә апа үзе көйсезрәк кеше бугай… Улы белән торды – улы ярамады, кызы белән торды – кызы ярамады”, – диде ул.

Саҗидә апа тумышы белән Әгерҗе районыннан. Институт тәмамлагач, Арча якларына укытучы итеп җибәргәннәр үзен. Шунда булачак ире Фәритне очраткан. Биш бала – дүрт малай һәм бер кыз алып кайтканнар. Ата-ана өчен иң авыр булган кайгыны да күргәннәр: армиягәдәге уллары командир боерыгын үтәгәндә, 24 яшендә һәлак булган. 

Бүген Саҗидә апа ике улы – Ислам һәм Рәфкать белән Сөрде авылында гомер кичерә. 62 яшьлек Рәфкате – тумыштан инвалид. Акыл ягыннан биш яшьлек сабыйны хәтерләтә. Сабыйлар кебек сөйләшә, таякчыклар белән уйный. Безне күргәч тә “мине алырга килгәннәр” дип, караватның почмагына сыенды. Әзер әйберне ашый-эчә белсә дә, юындырырга, киендерергә кирәк үзен.

Ислам кайда һәм нишләп йөргәндер, әмма ул 46 яшендә генә өйләнгән. Анда да гаилә тормышы барып чыкмаган, кире ата-ана йортына кайткан. Хатыны бүтән кешегә тормышка чыккан, әмма, әйтүенчә, ир Казанга, өченче сыйныфта укучы кызы янына барып йөри икән. Исламга бүген 55 яшь. Саҗидә апа белән Рәфкать аның карамагында. “Аларны озакка ташлап китә алмыйм, азык-төлек алам, ашарга пешерәм, гомумән, хуҗалыктагы бөтен эш минем җилкәдә”, – ди Ислам. Эш урыны юк. Җәй көне шабашкага йөри, кышларын ремонт эшләре белән шөгыльләнә икән. Мал-туарлары да юк, абзарда тавыклар гына йөри.

Саҗидә апаның кызы – Исламия Хафизова исә дүрт бала анасы. Ире һәм каенанасы белән Яңа Кенәр авылында яши. Тукай-Кырлай музенда хисапчы булып эшли. 

…Гаиләдә низагның кайчан башланганын аңлавы да авыр.
  
Саҗидә апаны тыңласаң, барысы да акчага килеп төртелә. Шуның аркасында тавышланганнар, шуның аркасында дошманлашканнар. 

– Исламия 22 яшендә кияүгә чыкты, совхозда бухгалтериядә, аннан кибеттә сатучы булып эшләде, – дип сөйләп китте ул. – Кибеттә ревизия булган саен “әни, фәлән сум акчам җитми” дип килә иде. Кияү дә гаиләсен тәэмин итәрлек акча эшли алмады. Бервакыт әтиләре: “Өегез бик кечкенә, иске, йорт салырга әзерләнегез”, – диде. Ә алар: “Безнең бер тиен акчабыз юк”, – диделәр. Шунда ирем: “Мин сезгә акчаны бурычка бирәм, түләрсез”, – диде. 2010 елда өй сала башлады болар. Күтәреп бетергәч, түбә ябарга 80 мең сорап килделәр. Түбә дә булды, тора-бара өй дә булды. Ул да булмый, өебез шыксыз күренә дип, урам коймасына акчага килделәр. Монысы 90 меңгә төшә икән. Аннан машинага чират җитте. Бу вакытта ирем үлем түшәгендә ята иде инде, бар көчен җыеп: “Һаман җитмимени әле аларга?!” – дип кычкырды. Кияү ялына-ялына тагын 100 мең сум алды. Аннан, Исламияне шоферлыкка укыттык. Бер мәлне кияү иртән-кич килә башлады: “Исламия дә машинада йөрер иде. Очсыз бәягә әйбәт машина сатучы бар”, – ди. Тагын бирдек. Аннан оныкларны укыттык, фатирлары өчен түләдек…

– Күпме пенсия аласыз? – дип сорыйм Саҗидә ападан.

– Минекен, Рәфкатьнекен, опека өчен булган акчаны кушкач, 50 меңнән артып китә. Минем пенсиягә армиядә үлгән улым өчен өстәмә дә бар, – ди ул. 

– Ә Исламга, бүтән балаларыгызга, оныкларыгызга акча бирдегезме соң? – дип сорыйм аннан. 

– Авылда 70 меңлек иске йорт алдык, шуның 30 меңен әниләр бирде, – ди Ислам.

– Бүтән оныкларга килгәндә, Исламныкы – өченче, икенче улымныкы җиденче сыйныфта укый, кечкенә әле алар, – ди Саҗидә апа.

Алда әйткәнемчә, Саҗидә апаның хәтере яхшы, тавышы калын, җөмләләренең иясе дә, хәбәре дә үз урынында, эзлекле итеп сөйли. Колакка каты бераз. “Күзем начар күрә башлады”, – дип зарланып та алды. Кызына биргән акчаларын язып барган кәгазе бар.

 

Нәрсә булган?

– Моннан өч-дүрт ел элек әни күзенә операция ясатты, – ди Ислам. – Шуннан соң Исламия: “Карап, тәрбияләп, дәвалап торырга кирәк”, – дип, әни белән Рәфкать абыйны үзләренә алып китте. Рәфкатьне әнидән аермыйбыз, алар гел бергә. Мин яннарына барып йөрдем. Ул да булмый, абый “өйгә кайтасым килә”, – дип көйсезләнә башлады, әни дә Сөрде ягына карый. Ә аларны һаман кайтармыйлар. Мәҗбүри өч ай тоттылар! Акчалары беткәч, кайтарып аттылар! Исламия абыйга опекунлык рәсмиләштерә башлаган. Озын юллар узып, соңыннан үзем абыйның опекуны була алдым. Күпме суд юлын таптаганмындыр…
Икенче гауга беренчесенә караганда күпкә хәтәррәк була. Узган елның ноябре. Саҗидә апа белән Рәфкать кабат Исламияләрдә. Аларның анда ничек эләгүләре турында ике як ике төрле сөйли. 

– Тагын үзләренә опекунлык эшләп куйганнар. Аннан, миңа судка кәгазь килеп төште. Әни миңа “дарственный” язган иде, кире үзләренә эшләткәннәр. Әнигә кул куйдырганнар. Үлемтеккә дигән акчаларына кадәр талаганнар, – ди Ислам. 

– Нишләп кунакка үлемтеккә дигән акчаларын алып барды соң ул? – дим Исламга. 

– Сандыгын, бөтен әйберләрен алып китте инде. Пенсия акчасын да бирмәгәннәр. Тугыз ай тордылар, аннан соң урлап алып кайттым. Полиция чакырдылар. Опека бүлегенә йөреп җаным чыкты, абыйны миңа бирмиләр, интернатка җибәрәбез диләр. Әни елый. Абый 62 яшькә кадәр берәүгә дә кирәкмәде. Ә бу юлы өч ай “отказной” язмадылар, – ди Ислам. 

– Кунакка гына барып кайтыйм дигән идем. Кыз пенсиямне Кенәргә күчереп бетергән, – дип елый Саҗидә апа. – Кабат Сөрдегә күчерү өчен Ислам районга алты тапкыр барды! Кенәрдә яшәве бик авыр булды. Кодагый дигән кеше инвалид балама гел “кереп кит, чыгып кит” дип кычкырды. Ул сүзләр ана кешенең йөрәгенә тия бит. Иртән авыз чылатырга бер чынаяк чәй бирде, аннан көне буе суга болгаткан ботка ашатты, ачлы-туклы яшәдек. Чәйгә тилмергән вакытларым күп булды. Инде хәзер акчаларымны кайтарырга җыенмый, “миңа аларны әти бирде!” ди. Кешедән акча алып торып, Ислам кредитка машина алды, ай саен тугыз мең сум түләп барасы, Исламга дигән өйне ремонтлыйсы бар…

– Исламиянең күзе акча белән томаланган. Җаны юк аның. Ояла да белми, әнигә ике миллион сумга якын бурычы җыелгандыр инде, – ди Ислам.

Саҗидә апа минем сорауларны ишетмәмешкә сабыша да, кияве белән кодагыен сүгә. Кызы Исламиягә алай тел-теш тидерми. “Акчаны талап алдылармы, сорап алдылармы?” – дигән соравыма бишенче тапкырында гына “сорап алдылар” дип җавап бирде. Өстәвенә, ул миннән күп кенә фактларны яшереп калдырган. Бервакыт Саҗидә апа сандыгындагы 300 мең сум акчасын таба алмаган. Үзе белепме, бүтәннәр киңәше беләнме, “Ислам исерек, 300 мең сум акчаны урлады”, – дип полиция чакырткан. Полиция килгәндә Ислам өйдә булмаган. Аны күршеләре Асия апа эзләп алып кайткан.

– Саҗидә апа мине дә акча урлауда гаепләде, – ди Асия апа. – Сандыкны ачып карасак, акча шунда ята. Соңыннан “Ислам алып куйган булгандыр, Асия белән икесе кире сандыкка салгандыр” дип тик утыра.

Тагын бер очрак: көз айларында Саҗидә апа бот төбеннән аягын сындыра. 

– Соңгы вакытта әнинең башы әйләнде, “йөрмә, егылырсың” дип әйтә килдем. Беркөнне ничектер егылган. Мин бакчада эшли идем. Икенче көнне Исламия белән әнине хастаханәгә алып киттек. Казанда аягына операция ясадылар. Исламиянең Казандагы кызы әнине карады. Мин операция өчен дә, дарулар өчен дә акча бирдем, – ди Ислам.

Саҗидә апа исә Казандагы хәлләрне болай сөйли: “Авырып ята идем. Кияү мине көчләде. Газ җибәреп, әллә нишләттеләр дә, аңымны җуйганмын. Алар мине үтереп, Рәфкатьне үзләренә алмакчы булалар…”

“Акчаны расписка белән алдык” 

Исламияләрнең Яңа Кенәрдәге йортлары матур! Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, тыштан да, эчтән дә ялтырап тора. Мине Исламиянең каенанасы Суфия апа каршы алды. 

– Кодагый “малай үтерә, бот төбеннән аягымны сындырды, кунакка алып барабыз дип булса да алып китегез, сезгә генә әйтмәдем, чылбыр белән бәйләп куям дип яный, телефоннарны, радиоларны ватып бетерде”, – дип шалтыратты. Улым Илфат коданы да карады, мунчалар кертте. Ашарга пешереп илтә идек. Улым “әби, нәрсә кирәк?” дип кенә торды. Коданы зурлап соңгы юлга озаттык, өчесен, җидесен, кырыгын уздырдык. Кодагыйның аягы сынгач, яшь баланы күтәргән кебек күтәреп, улым Илфат хастаханәгә алып китте. Операциядән соң килен белән онык карады. Аягы әйбәт төзәлде, авылга алып кайттылар. Шуннан соң озак та тормый шалтыратты инде ул. Барып алдылар, – ди Суфия апа.

– Саҗидә апа сездәге тормышын тәмугка тиңли, – дим аңа.

– Исламиягә рәхмәт, ризыклар белән тәэмин итеп тора, мин төрләндерергә тырышып пешерәм. Малай да (Рәфкать турында сүз бара) бар бит әле! Илфат мунча кертә, чәчен ала, баланы караган кебек карый үзен. Матур итеп киендерә. Ә ул һаман карганып утыра. Менә шулай яшәдек. Мин аларны хөрмәт иттем, аягөсте ашаттым. Кодагый белән бер бүлмәдә яшәдек. Соңыннан алар өчен аерым бүлмә булдырдылар, күпме кирпеч, күпме такта китте, зур суммага төште, – ди ул.
Бүлмә, чыннан да, матур, зур. Саҗидә апа өчен бәдрәф тә ясап куйганнар. Кирәк-яракларны гына урнаштырырга җитешмәгәннәр, Саҗидә апа кайтып киткән. Эшләнеп бетмәгән килеш тора, чөнки берәүгә дә кирәге юк бүлмәнең хәзер. 

– Кодагый бернәрсәсез килгән иде. Әйберләрен барып та ала алмадылар, Ислам өйгә кертмәде. Яңабаштан өс-башын карадылар. Кодагый акчасы бетсен диптер инде, әллә ниләр сорый башлады. Әле аяк астына келәм, әле ябынырга җылы юрган, әле ит өстенә казылык, гөмбә кирәк! Улым ташып кына торды. Кодагый ике бертуганны кычкырыштыра, бер дә матур түгел инде… – ди Суфия апа.

Суфия апа белән саубуллашканнан соң өченче авыл Кырлайга – Исламиянең эш урынына киттек.

– Без “тагын ниләр күрсәтерләр, тагын ниләр эшләрләр икән?” дип куркып яшибез, – ди Исламия. – Кияү көчләде дип, мыскыл итте ул безне. Барып тикшерү уздырдык. Яла ягу икәне расланды. Улым да, мин дә дәрәҗәле эштә эшлибез. Акчаны расписка белән алдык. Кире кайтардык.

Исламияләрнең Яңа Кенәрдәге йортлары матур!
 

Нәтиҗә
Саҗидә апа, акчаны биргәнсезме-юкмы, тәгаен генә әйтә алмыйм, бер распискадан гайре бүтән бер документ та юк. Биргәнсез икән, нигә бүген генә ул бурычларны сорыйсыз? Сезне тынычландырып шуны гына әйтә алам: җилгә очмаганнар бит ул акчалар, кызыгыз, оныкларыгыз өчен тотылган. Баштарак уйларга кирәк иде! Инде һич тә тынычлана алмыйсыз икән, эшне суд аша хәл итеп карагыз. 

Ләкин эш акчада гынамы соң?..

Кызы булганнарны бәхетле кеше, диләр. Ата-ана хәзер малайга да, киленгә дә түгел, картлык көннәрендә кызларына таяна, шунда барып егыла. Күзегезгә, аягыгызга операция ясаткач та, юньлеме ул, юньсезме, үзенә алып кайткан бит әле. Пенсиягезне үзенә күчереп куйган, дисез. Монысына да әллә ни гаҗәпләнергә кирәкми, хәзерге заманда ата-ана кайсы баласында гомер кичерә, пенсия шунда күчерелә. Шул рәвешле, мин Исламиянең яхшы сыйфатларын санарга тырыштым. 

Ялгышаммы? Ләкин ни өчен ул абыйсы Исламны суд юлында йөрткән? Дәрәҗәле кеше булган өченме?.. Утырып сөйләшеп, уртак фикергә килеп булыр иде. Саҗидә апа да, Рәфкать тә туган йортын сагынгандыр. Ике йортта да яшәсеннәр, акчаны да тигез бүлсеннәр иде. Хәер, бүген йорт Ислам исемендә, пенсия дә кабат Сөрдегә күчкән. Тынычланырга кирәк, Саҗидә апа! 

Исламия, үзегезне тапкан, баккан ананы ничек кенә авыр булса да, кичерергә кирәк, минемчә! Төптән уйлап карасаң, берәүнең дә сандыгы буш түгел. Әмма татар халкы “авызыңда кара кан булса да төкермә” ди… Шуны истән чыгармасак иде.

 

 

Эльмира ФЛҮН

 
 

Бәйле