«Мин сине көтәрмен!» диде ул Ришатка. Тик… сүзендә тора алмады кыз»

-- Чулпан

Кеше белән бары өч нәрсә идарә итә: мәхәббәт, акча һәм хакимияткә утыру теләге. Әмма шул өч нәрсә арасында кеше өчен иң кадерлесе, иң беренче урында мәхәббәт торырга тиеш. Йөрәгендә мәхәббәт хисе булган кеше генә материаль яктан да уңышка ирешә, кәнәфигә дә утыра аладыр. Чөнки аларның күңелендә этәргеч көч бар. Ә беренче мәхәббәт исә гомергә истә кала торгандыр. //Tatar today//

… Фирүзә белән Ришатның мәхәббәте дә мәңгелек кебек иде. Алар җәй көне, клубта таныштылар. Ришат Фирүзәләр авылыннан утыз чакрым ераклыкта урнашкан Ташелга авылыннан, дусларына кунакка килгән иде. Фирүзәне күргәч йөрәге тибүдән туктаган кебек булды егеткәйнең. Шул ук кичне кыз белән танышты ул һәм озата да кайтты. Шуннан очрашулар, бергә капка төбендә таң аттырулар, аяз күктән йолдыз санаулар башланды. Килгән саен Ришат сөйгәненә берәр бүләк алып килә иде. Бер ай эчендә Фирүзәләрнең өе йомшак уенчыклар сата торган кибетне хәтерләтә башлады. Фирүзәнең күңелен дә, өйләрен дә гөл-чәчәкләргә күмде ул. Егет тә, кыз да мәктәптә соңгы елларын укыйлар иде. Шуңа да каникуллар беткәч, Ришатның көндә кыз янына килеп йөрү мөмкинлеге булмады. Ни дисәң дә чыгарылыш имтиханнарына хәзерләнәселәре бар бит. Шулай да һәр шимбә егет сөйгәне янына ашыкты. Шул бер шимбәне көтә-көтә сагынышып бетәләр иде. Телефоннан сәгатьләр буе сөйләшсәләр дә, бер-берсенә әйтер сүзләре бетмәде аларның. Мондый көчле ярату, кайнар хисләрдән Фирүзә бик курка иде. Әгәр дә берәр көнне ул Ришатын югалтса… Әгәр сөйгәне аны башка яратмыйм дип әйтсә? Фирүзәнең йөрәге тибүдән туктар, аяз күңел күген кара болыт каплар һәм башка бер кайчан да кояш чыкмас төсле тоела иде аңа.

Ришат түзде. Ара ерак дип тормады. Ел буе Фирүзәләр авылына килеп йөрде. Инде яз үтте, җәй җитте. Чыгарылыш имтиханнары артта. Икесенең дә кулында өлгергәнлек аттестаты. Фирүзә чыгарылыш кичәсенән соң шәһәргә барып, югары уку йортына укырга керергә докуметларын биреп кайтты. Ришат исә баштан хәрби хезмәткә барырга булды. “Иң элек тормыш мәктәбен үтеп кайтам! Анан соң читтән торып укырмын кирәк булса” диде ул үз-үзенә. Гаиләдәгеләре дә моны хупладылар. Фирүзә генә сөйгәе бер дә җибәрәсе килмәде. Ни дисәң дә ике ел аз вакыт түгел. Ничекләр генә көтеп бетерер дә, ничек кенә сагынуларына түзәр икән аның йөрәге?! Ришат үзе дә бу хакта еш уйлады. Әгәр кыз көтмәсә? Әгәр аны сугыш бара торган берәр ноктага җибәреп, имгәтеп кайтарсалар7 Андый кешене ничек кенә яратсаң да, мәхәббәт тора-бара сүнәр һәм кызгану хисенә генә әйләнер бит. Алай ярты җан булып яшәгәнче, дөньядан китүен хәерлерәк. Якыннарыңны газапламыйсың ичмасам. Шундый начар уйлар бөтерелде булачак солдат башында. Әмма ул уеннан кире кайтмады. “Барырга! Хезмәт итәргә! Ватан алдында булган бурычны үтәргә кирәк!”.

Җәйләр үтте. Көз җитте. Җәйләр белән бергә авылдан студенлар, шәһәрдән авылга дәү әтиләре, әниләренә кунакка кайткан балалар да китеп беттеләр. Фирүзәнең дә калага китеп барды. Шәһәр белән авыл арасы якын түгел: җиңел машинада кайтсаң да ике сәгатьләп вакыт кирәк. Автобуска билет бәяләре дә кыйммәт. Шуңа да ике йөрәк ике атнага бер геә очраша ала иде. Фирүзәнең кайчагында башыа әллә укуы ташлап кайтып китимме дигән уйлар да килә иде. Бик сагына, юксына иде ул кара күзле, чем кара чәчле, кояш кебек гел елмаеп кына тора торган Ришатын.

Көзнең соңгы ае. Урамнар йөреп булмаслык пычрак. Асфальт салынган урамда да итексез йөреп булмый хәтта. Авылның башка урамнарын әйтәсе дә юк. Кибеткә ипи-майга йөрүче әби-чәбиләр аеруча да яфа чигә. Кулларына таяк то тоткан булалар. Итекләренә пычрак ябышса, барга җирләренән туктап, шул таякка ышкып төшерәләр ябышкан сазларны. Шунан аяк бераз җиңеләйгән кебек була. Әмма ике-өч метр атлауга, аяклар тагын күтәреп атлап булмас хәлгә киләләр. Авыл халкы тизрәк көннәр суытканын көтә. Инде кышлыкка дип симерткән маллар да авырлыкларын югалта башлый. Казларны да күптән суярга вакыт. Алайса пычрак суда коенып, мамыклары тәмам пычранып бетә язган. Һава тырышы моны белә ди мени? Ходай бирмәсә кеше генә үзгәртә алый шул аны. Ярый әле кешегә табигать белән идарә итә алу сәләте бирелмәгән. Юкса бар дөньясын юкка чыгарыр иде ул!

Шундый пычрак, яңгырлы көзге көннәрнең берсендә, Ришатны кабат хәрби комисариатка чакыртып, кулына “повестка” тоттырдылар. 30 ноябрь көнне армиягә китәргә. Кәгазьне алгыйнча егетнең бик тә барасы килгән иде. Ә хәзер, инде менә китәренә 5 көн калгач, күңеле әллә нишләде. Тик кире юл юк! Китәргә!

Озату кичәсен бик зурлап, барлык туганнарны, дусларны, сыйныфташларны чакырып үткәрде Ришатның әти-әнисе. Фирүзә, кызарынып, оялып булса да табын түрендә, Ришат янында утырды ул кичне. Мәҗлесне алып баручы Фирүзәгә сүз биргәч тә кыз ике җөмләдән артык сүз әйтә алмады, шунда ук елап җибәрде. “Мин сине көтәрмен! Сүз бирәм!”, диде ул ахырдан пышылдап кына Ришатка. Тик… сүзендә тора алмады кыз. Биргән вәгъдәсен бозды…

Ришатны Тула өлкәсеә җибәрделәр. Кечкенәдән егет парашют белән сикерергә хыяллана иде. Хәрби хезмәткә баруының төп сәбәбе дә һава десантында хезмәт итү булды. Беренче атнада егет бик сагынды туган ягын. Өстәвенә физик күнегүләр дә күп ясаталар. Тән тәмам арый, алҗый. Тик шулай да йокларга яткач туган өй, әти-әни һәм әлбәттә инде Фирүзә күз алдына килеп баса да, йокыны качыра. Бары арыгынлык кына үзенекен итә. Егетнең өне белә төше бутала башлый. Менә әле генә ул якыннарын сагынып, уйланып ята иде… күзен йомуга йокы дөньясы аны шул уйлары белән чынлыкта “кавыштыра” кебек. Тик армиядә йокы бик аз эләгә шул. Төшләрне дә бик сирәк вакытта гына күреп бетерәсең…

Хатларны күп язды Ришат. Атна саен аларны мәҗбүри рәвештә хат яздыралар иде. Әти-әниләре белән көндә телефоннан сөйләшеп тора, шуңа хат язарга утыргач язар сүз таба алмый интекте ул. Ә менә Фирүзәгә икешәр, өчәр бит хатлар язып салды. Язган саен сүзе бетми иде егетнең. Фирүзә дә һәр хатка “Яратам! Сагынам! Көтәм!” дип җавап язды. Бер елга якын Тула белән Татарстан арасында сөю, мәхәббәт, сагыну сүзләре белән тулган хатлар йөрде. Тик Яңа елдан соң гына кыздан хатлар сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Ә ахырдан Фирүзә бөтенләй җавап язмый башлады, шалтыратканда телефонын да алмый иде хәтта. Ә март аенда Фирүзәдән “коры “ гына язылган хат килеп төште. “Кичер мине! Вәгъдәмдә тора алмадым. Башка егетне очраттым… Гафу ит зинһар һәм бәхетле бул.” Ришатның аяк астыннан җир купкан кебек булды. Аның йокысы качты, ашаудан калды. Шулай да эчендә ургыган ялкын, ниндидер аңлатып булмаслык дәрт аның белән идарә итә иде. Кызга булган нәфрәт, сөйгәнен анардан урлаган егеткә карата үч организмында ниндидер адреналин бүлеп чыгара иде бугай. Тик бу дәрт өч көннән дә озакка җитмәе. Ришат хәлсезләнде, йөрәк турысында күкрәге гел чәнчеп тора башлады. Ришатка нидер булганын иптәш егетләре дә сизенде. Тик егет бик тыныч характерлы, эчендәгесен тышына чыгарып, бар нәрсәне читкә чәчеп йөрүчеләрдән түгел. Шуңа да сораштырсалар да, җавап ала алмаячакларын белде егетләр. Тик аның ни хәлдә икәнен күрә торып, Ришатны мондый хәлдә ялгызын гына калдыру куркыныч иде. Армиядә һәр көн кулда автомат яки салкын корал. Ачуда җене котырган 19 яшьлек егет ни эшләп ташламас, Алла сакласын! Тик егет түзде. Фирүзәгә җавап язам дип әллә ничә тапкыр каләм белән кәгазь алып утырды. Бер язды хаты, бер ертып ташлады. Ахырдан барыбер җавап бирмәскә булды. !Киткән икән—китсен! Дөньяда кызлар бетмәгән әле! Десант формасынан кайтып авылны бер генә әйләнүем булыр, бөтен чибәр кызлар артымнан иярер!”, дип тынычладырырга тырышты ул үзен. Акылын алдый алса да, йөрәкне ышандырып була ди мени?! Фирүзәне уйламаган, исенә төшермәгән бер генә көне дә, бер генә сәгате дә булмады егетнең. Киресенчә хатирәләре торган саен яңара гына бара сыман тоела иде аңа. Бер ай үтте, ике, өч… тора бара Фирүзә дә әллә кайда еракта, томан артында кебек торып калды. Фирүзәне күрмәс өчен Сабан туена дип бирелгән ялын да алмады ул. Ял алмагач, өйгә иртәрәк кайту мөмкинлеге бар иде аның…

***

Фирүзә бик көтте Ришатны. Көн тудымы—уенда егет кенә. Сөйгәненә хезмәт итү җиңелрәк булсын дип хатларында җылы сүзләрен дә кызганмады. Чын күңелдән, сөю тулы йөрәгенән яза иде ул аларны. Ришатның кайткан көнен, аны вокзалдан каршы алуын мең тапкыр күз алдына китереп, мең дә бер тапкыр төшендә күргәндер…

…Сабан туе иде. Фирүзә беренче курсны тәмамлый. Инде ике имтиханын “5”легә биреп тә кайтты. Бәйрәмнән соң бер имтиханын тапшыра да, аннан –авылга, җәй буе әти-әнисе яныа ял итәргә кайтачак. Ришат авылда булмагач, каникулы да каникул төсле булмас инде быел. Эх, нишләп кешегә канатлар бирелмәгән икән?! Хәзер очып кына барып кайтыр иде ул сөйгәне янына! Шундый сагынды, шундый сагынды бит ул бөркетен! Бер генә күрәсе иде дә бит үзен, булмый шул. Ара ерак.

Имтиханнары беткәч Фирүзә авылга ялга кайтты. Көн озын өйдә, бакчада эшләде. Кичен исә дус кызлары белән клубка чыгып китәләр иде. Иптәшләре белән булганда ул бераз Ришатын онытып тора, сагынуы да басылган кебек була. Ә өйгә кайтып яткач, тагын күз алдына килеп баса. “Нигә китте инде шул армиясенә? Укырга гына кергән булса, хәзер бергә таң каршылар идек”, дип егетне “ачуланып” та ала үзе. Тик Ришат еракта. Әлегә алар төштә генә күрешә алалар.

Җәй көне Фирүзәләрнең клубына күрше авыл яшьләре дә килгәләп йөриләр иде. Аеруча егетләр күп килә. Бу авыл клубында тоз сипкәннәр диярсең! Өстәвенә кызлар озаткалап йөри башладылар. “Хуҗа”ларга әлбәттә инде бу хәл ошамый. Берничә “кияү” егетен тәпәләп тә карадылар, нәтиҗәсе генә әллә ни булмады. Бер кичне Көймәле авылы егете Фирүзәне дә озата кайтты. Кыз күпме генә карышмасын, Алмаз барыбер аңа иярә кайтты. “Армиядән егетемне көтәм “, дигәнгә дә карамады ул. Бер көн кайтты, ике көн, өч… җәй ахырына кадәр шулай йөрде. Тик Фирүзә үптерү түгел, үзен кулыннан да тоттырмады. “Егетем бар! Бетте китте!” Ә Алмаз бирешмәде. Каникуллар бетеп, Фирүзә шәһәргә киткәч тә, ул аны анда да эзләп тапты. Алмазның институтта соңгы ел укуы иде. Шуңа ул көзен эшли дә башлады. Эштән соң исә Фирүзә янына килеп йөри. Кыз баштан аны куды билгеле. Аннан күнде. Тик егеткә ул бары танышы буларак кына карый иде. Тора-бара ияләнде. Эше күп булып, Алмаз килә алмый калган көнәрдә юксына ук башлый иде үзен. Акыллы, тәртипле, эше, торырга шәһәрдә фатиры бар… Ә Ришат… Ришат еракта. Тукта! Нишли бу кыз?! Сөйгәненең урынын, Фирүзәнең йөрәгендә Алмаз ала бара түгелме? Инде хатларын да сирәгәйткән ләбаса. Бу бит хыянәт! Фирүзә солдатка хыянәт итеп ята… Бер мизгелдә кызның башынан әнә шундый уй йөгереп үтте. Башка Алмазны китермәскә, анардан качарга! Тик булдыра гына алмады кыз. Икенче көнне Алмаз чәчәкләр күтәреп килгәч, эреде дә төште. Ришат кайткач Алмаз килеп йөрүдән үзе туктар әле дип үз-үзен тынычландырды Фирүзә. Тик күңеле белән инде Алмазсыз яши алмый башлаган иде. Көннәр үтә торды, Ришатның кайтыр көннәре якынайган саен Фирүзә анардан ерагая барды. Ә бер көнне түзмәде, кешене алдалап, өметләндереп торганчы дип егеткә хат язып салды…

***

Ришат армиядән кайткач шәһәргә эшкә китте. Читтән торып булса да укырга керде. Чая, тырыш, уңган егет тормышта югалып кала торганнардан түгел иде. Эшләп, бераз мая туплагач, иптәш егете белән үзләренең эшен ачып җибәрделәр. Беренче вакытларда машиналар өчен запас частьләрне заводлардан алып кайтып саталар иде. Аннан калада үзләренең зур сәүдә йортларын булдырдылар. Фатиры, машинасы, акчасы—матераль бөтен байлыгы бар иде Ришатның. Тик менә Фирүзәдән соң бер генә кыз белән дә юньләп йөри алмады. Бер-ике атна очраша да, Фирүзәдә булган сыйфатларны ул кызда таба алмагач, араны эзә. Тора-бара тиң ярын таба алмау белән тәмам “килеште” егет һәм башы белән эшкә чумды.

Фирүзә институтны тәмамлагач Алмазга кияүгә чыкты. Алмаз бик акыллы ир һәм кайгыртучан гаилә башлыгы икәнен күрсәтте. Ел ярым бергә торганнан соң аларның уллары Илназ дөньяга килде. Алмаз улын сөеп туя алмады. Берәр җиргә командировкага

барган саен Илназына дип уенчыкмы, шокаладмы булса да тотып кайта иде. Фирүзә тормышының түгәрәк булуына сөенеп бетә алмады. Һәр төн, йокларга ятар алдыннан, догалар укып, Ходайга рәхмәт укып ята. Гаиләсенең, үзенең сәләмәтлеген сорап, Ходайга ялвара иде. Аллаһ кына моны ишетеп бетермәде. Чираттагы командировкасына баргач, Алмаз юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды. Машинада өчәү булалар. Алмаз һәм тагын ике иптәше. Алмаз йоклап ала дип арткы урынга кереп ята һәм йокыга китә. Руль артындагы иптәше йокыга китеп, каршыга килгән йөк машинасы астына килеп керә. Ике иптәше исән-сау, ә Алмаз уянырга да өлгерми, шунда ук җан бирә. Авыртканын да сизмәгәндер, мескенкәй. Фирүзә ике яшь ярымлык улын кочаклап тыл калды. Алмаздан башка киләчәктә ничек яшәячәген күз алдына да китерә алмый иде ул! Кая гына бармасын, ни генә эшләмәсен, бар нәрсә мәрхүм ирен хәтерләтә. Чәчен тараса—кулында Алмаз бүләк иткән тарак, юыну бүлмәсенә керсә—Алмазның кырыну җайланмалары, өй алдына чыкса—ире йөрткән машина… Улы янында булмаса, бу кадәр югалтуны ничек җиңәр иде икән хатын.

… Еллар уза торды. Көн артыннан көн үтте. Илназ инде чыгарылыш сыйныфта укый. Тиздән имтиханнар бирерәчәк. Ә аннан соң чыгарылыш кичәсе, югары уку йорты, олы тормыш. Әтисе генә улының үскәнен күрә алмады. Фирүзә исә башка кияүгә чыкмады. Тыл хатынның тормышын болай да гел тикшереп, каралтырга гына торалар. Фирүзә тормышы авыр булса да түзде, улын аякка бастыру өчен тырышты. Илназ да әтисе кебек тәртипле, акыллы егет булып үсте. Җәй айларында каникулда эшкә урнашып, аз гына булса да акча эшли иде. Әнисе улы өчен сөенеп туймады.

Фирүзәләрнең мәктәпне тәмамлауларына бу язда егерме ел була иде. Сыйныфташлар барысы бергә Сабан туенда күрешергә сөйләштеләр. Ун елдан артык Ришат Сабан туена кайтканы юк иде. Ходай шулай юлын авылга таба боргандыр инде, Ришат Сабантуена кайтырга булды. Фирүзәләр авылында кичке Сабан туе үткәрәләр иде. Кичен балачак дусларын очрату максаты белән ир яшь чагында көн саен барып йөргән авылга юл тотты. Кичке Сабан туе чынлап та күңелле була икән, әгәр дус-ишләрең, гаиләң яныңда булса. Ялгызыңа бәйрәм ни дә, Сабан туе ни! Ярый әле Ришат яшьлек дусларын очратты. Фирүзә артыннан йөргәндә, кызның барлык сыйныфташлары белән танышып, дуслашып беткән иде. Менә бу кичтә дә күрешергә насыйп булды үзләренә. Егетләр агачлыкта корылган табынга чакырдылар Ришатны. Ә анда… сыйныфташ кызлары белән дөнья хәлләре сөйләшеп Фирүзә утыра! Бер мизгелдә Ришат белән Фирүзәнең күзләре очрашты. Ришат бер дә үзгәрмәгән, бары чигә чәчләре генә бераз агарган. Ә Фирүзә һәрвакыттагыча җибәр, нечкә билле, елмаеп кына тора. Күзләрендәге очкыннар да нәкъ 18 яшендәге кебек әле дә янып тора. Дуслары Ришатны махсус Фирүзә янына утырттылар. Яшьлекләрен искә алып, сөйләшеп утырсыннар янәсе…

Ришат Фирүзәне өенә кадәр озатып куйды. Алар машинада авыл хатыннары көтү куарга чыкканчыга кадәр сөйләшеп утырдылар. Ришат Фирүзәнең телефонын һәм шәһәрдәге адресын алды. Шул очашудан соң Ришат бер генә көн дә хатынның уеннан чыкмады. Әйтерсең дә егерме ел узмаган, алар арасында бер көн дә аерылу булмаган. Ә Ришат Фирүзәсен гомере буе онытмады, гомере буе көтте. Бер көнне Фирүзәне паркка чакырды. Алар көне буе төрле таганнарда атындылар, туңдырма ашадылар. Ял көннәрен шулай бергә үткәрергә күнектеләр.

Илназ да Ришат белән бик тиз уртак тел тапты. Ришат белән яшәүсмернең уртак “мәхәббәте” бар булып чыкты. Ул—атлар ярату. Егетләрнең икесенә дә атлар җене кагылган булып. Ришат мәктәптә укыганда Сабан туйларында атта узышып, гел беренче урыннарны ала иде. Ә Илназга ат ярату бабабсыннан килгән. Кечкенә чагында, җәйге каникул вакытларында авылга кайткач, дәү әтисенең аты янында еш бөтерелә иде малай. Оныгының кызыксынуын күреп, бабасы да Илназны ат җигәргә, атка атланып йөрергә өйрәтте. Хәзер менә Илназ Ришат абыйсы белән атка атланып йөрү белән мавыгып киттеләр. Илназның 18 яше тулган көнгә Ришат зур бүләк ясады, егетнең үзенә ат сатып алды.

Сабан туйда бер очрашу өч кешене шулай бәхетле итте. Фирүзәнең янында терәге, Илназның киңәшчесе, дусты, әтисен алыштыра алырдай кеше, ә Ришатның хатыны һәм улы барлыкка килде.

Бәхет төрле кешегә төрлечә килә. Кемнәрдер гомер буе көтеп тә, янәшәсендә булган бәхетне күрми. Ә кемнәрдер булган бәхетен югалтканнан соң үткәннәрне сагынып гомер буе яши. Көтә белү, сабыр итә белү һәр кешегә дә бирелми. Чын мәхәббәт кенә еллар аша сынала.

Олы хисләр сүнми, онытуны белми, бер очраша икән ул көткәннәр…

 

Лилия Хәсәнова

Бәйле