«Халык теленә керделәр, көпә-көндез төрле «әшәкелекләр» эшләп йөри башладылар…»

-- Чулпан

Яшь олыгайган саен, узган тормышка әйләнеп карыйсың, үткәннәрнең уңай, бәхетле мизгелләрен искә төшерәсең, уйланасың. Инде үзебез дә җитмеш яшькә таба барабыз. Шулай ук тормышыбызның тискәре, сикәлтәле мизгелләре дә башыбыз аша тагын бер анализланып, “болай булырга тиеш түгел иде бит” дип нәтиҗә ясала. //Себерке//

Төп һөнәрем укытучы булгач, миңа күп кешеләр белән эшләргә туры килде. Армиядан хезмәт итеп кайткач та, күрше авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирдем. Колхозның бер бригадасында башлангыч комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын да, комсомол һәм партия укулары алып бардым. Бик күп һөнәр кешеләре белән аралашырга туры килде. 

Без — сугыштан соңтуган буын — 1947-1960 елларда туган балалар, һәр гаиләдә алтышар-унар бала үстек. Кечкенә генә егерме сигез хуҗалыклы авылдан беренче класска уналты бала укырга кердек, күрше авыл мәктәбенә үзебез бер класс идек. 

Күрше авылда якын туганнарыбыз яши, аралашабыз, туган көннәрне, төрле мәҗлесләрне бергә үткәрәбез. Яшьтәшләрдә күп, бергә укып, дус булып яшәдек. Шулай вафат булган туганнарны, дусларны да җирләүдә катнашырга туры килә. Үзем кызыксынучан кеше булгач,  зиратны әйләнеп, мәрхүмнәрнең каберләрен, куйган язуларны карап (безнең якларда соңгы ун-унбиш елда каберләргә ташлар куймыйлар) чыгам. Шундагы туган һәм вафат булган елларны чагыштырып, нәтиҗәләр дә ясыйм.
 
Соңгы егерме елда гына булган саннарны күргәч тә, чәчләр үрә тора, тәннәр чымырдап куя, йөрәк борчып ала. Ун-унбиш кеше, яшьтиләр дисәк тә була, утыз-утызбиш яшьлек чорында, тормышның иңматур, гөрләшеп яши торган чакта вафат булган, бишесе өйләнмәгән дә. Берсе дә авырып үз үлеме белән үлмәгән бит. Күбесен шушы җитешле тормыш чорында “яше лелан” салкын җир куенына салган. Күпме бала ятим калган, күпме хатыннар утыз-кырык яшьтә тол калган. Коточкыч саннар, чаң сугарлык хәлләр, без кая барабыз, дөнья кая тәгәри?!
 
Боларны аңларга безнең башлар гына җитми. Ник тормыштан туябыз, ник бу хәтле түбән дәрәҗәгә төшәбез?
 
Менә илле биш яшендә вафат булган, 1948 елгы Сәлим кабере. Бик авыр тормышта үскән. Әтиләре яшьли үлеп, әниләре тол калып, балар ятимлек ачысын татып үскән гаиләдәге икенче бала иде ул. Сигезенче сыйныфнытәмамлап, техникумда белем алып, колхозда агроном булып эшләде, читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Тормыш иптәше Рәзинә югары белемле бухгалтер, райондагы бер төзелеш оешмасының баш хисапчысы булып эшләде. Бер ул, бер кыз бала үстерделәр. Сәлимне дә район авыл хуҗалыгы идарәсенә орлыкчылыкбуенча агроном итеп күчерделәр. Тормышлары җитеш булды, матур итеп яшә дә яшә. 
 
Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармыйшул.  Орлыкчылык буенча агроном булгач, Сәлимгә колхозларга барып, тикшерүләр дә үткәрергә, киңәшмәләрдә катнашырга туры килә.  Әлбәттә, мондый мәҗлесләр мул итеп әзерләнгән табын артында аракы эчү белән тәмамлана.
 
“Колхоз диңгез, без корабль, дөмбердәтәбез генә”, — дип яшәгән чорлар. Ул вакытларда район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән белгечләргә колхозларга йөреп, күзәтү ясау өчен “Урал” мотоцикллары бирелә иде. Сәлим дә шундый техникага ия булды. Яшь, гайрәтле чак. Тормышлар да бераз җайланып, бабайлар әйтмешли, “өс бөтен, тамак тук” дигән заманалар. Бер колхозга шулай тикшерү белән баргач, шунда табын әзерләп йөргән тулы гына гәүдәле, килешле буй-сынлы, чибәр генә Мәликә исемле хатын белән танышып, сөйләшеп киттеләр. Мәликә колхоз идарәсендә кассир булып эшли икән, тормыш иптәше колхозда механизатор, үзе Сәлимнән җиде-сигез яшькә яшьрәк, гаиләдә бер кыз үстерәләр. 
 
Шул танышудан башланды инде теге сериаллардагы кебек “любовная романтика-интимное увлечение” дигән хәлләр. Кирәк булса да, булмаса да, Сәлимнең күңелен Мәликә дигән азгын хатын шул колхозга тартты. Моңарчы да ире өстеннән йөреп, башка ирләр белән чуалган хатын “үзенең туймас кочагына” Сәлимне тартып кына алды. 
 
Ниләр генә кыланмадылар, нинди генә (чын мәгънәсендә) фахишәлек, зина кылмадылар алар, халык теленә керделәр, кешеләрдән оялмыйча, курыкмыйча, көпә-көндез төрле “әшәкелекләр” эшләп йөри башладылар. 
 
Мондый эшләрдә хәмернең дә “файдасы” күп иде, әзрәк эчеп алганнарга диңгез тубыктан диләр бит.
 
Мәликәнең ире туганнары белән боларны урманда берничә тапкыр зина кылып ятканда тотып, Сәлимне эт итеп кыйнап та җибәрделәр, ләкин файдасы гына булмады. Сәлим атна-ун көн хастаханәдә ятып чыга да берәр айдан тагы шул ук хәлләр башлана иде. 
 
Гаиләдә тавыш-гауга китте, матур гына башланган тормышларының асты-өскә килде. Рәзинәдә баштарак бик борчылды, кая булды ялгышлык дип уйланды. Болай караганда, Сәлимне читкә җибәрмәс өчен барысын эшләргә тырышты. Сәлим эштән кайтканда өстәлдә мул табын, ирнең өс-башы да чистадан-чистага гына алыштырып торыла, инде балалар да мәктәптә укый башладылар. Барысы да әйбәт, тәртип тә кебекиде бит. Ләкин азгын хатын белән очрашулар, мавыгулар дәвам итте. 
 
Берничә тапкыр Рәзинәнең ике абыйсы да, кияүне акылгау тыртырбыз бәлки дип, Сәлимне бик нык кыйнап та, әйбәтләп сөйләшеп тәкарадылар, ләкин уңай якка үзгәреш булмады. Азгын тормыш туктамады.
 
Шул вакытта Рәзинәдә ялгыш адым ясады. “Сиңа яраган, миңа да ярый”, — дигән гыйбарәне алга этәреп, үзе эшләгән оешманың директоры белән типтерә башлады. Мондый пычрак тормышка бер кереп китсәң, тиз генә чыгармын димә. Шулай дүрт-биш ел үтеп китте. Балалар бу хәлләрне күреп үстеләр. Өйдә көн саен тарткалашу, сугыш, кычкырыш булды…
                            * * *
Финанс өлкәсендә бик зур җитмәүчелек чыгып, директорны да, Рәзинәне дә эшләреннән чыгардылар. Директор күрше районга күчепкитте. Рәзинә эшсез калды. Сәлимнең эшләгән акчасының яртысы Мәликә белән күңел ачуга китеп барды. Рәзинә дә бергә эшләгән чакта директорга “кирәк” иде, хәзер кирәксезгә чыкты. Берничә тапкыр элекке “шеф” янына күрше районга да барып карады, ләкин “шеф”ның хатыны аңаишекнең теге ягын гына күрсәтте, чөнки Рәзинә белән “чуалу” аларның тормышларын да бик нык какшаткан иде. 
                         * * *
Сәлим чираттагы “күңел ачудан” кайтканда, нык салмыш килеш, мотоциклы белән юлдан читкә төшеп китеп капланды, мотоциклы өстенәтөшеп, шунда ук җан бирде. Рәзинә тол, балалар әтисез ятим калды. Әле бит алда тормыш, алга таба укыйсылары, кеше буласылары бар. 
 
Уйлап карасак, мондый мәхшәрле тормышларына кайсысы гаепле булды соң? 
 
Башта мең төрле сорау… Кая барабыз без, хәзер мондый хәлләр бик еш очрый башлады бит. Элекке сугыш чорында, сугыштан соңгыачлы-туклы яшәгән заманнарда да кешеләр мондый ук түбәнчелеккә, шакшылыкка төшмәгән, авырлыклардан чыгу юлларын тапканнар, башларын югары тотып йөргәннәр. 
 
Нинди сәбәпләр аркасында балалар өлкәннәр хатасы өчен иза чигә хәзер. Мондый хәлләрне “хата” дип кенә атап буламы? Күзләребезнеачыйк, иптәшләр, башларыбызныэшләтик! Без бит мөселман өммәтеннән, моны гына җиңәрлек халык! Адәм рисваена калмыйк! 
 
Гомәр бабагыз.

Бәйле