Балигъ булган ир-егетләрнең 14-15 яшьлек кызлар белән ирекле рәвештә җенси якынлык кылуы законда иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләргә китерүче җинаятьчел гамәл санала. Шуңа күрә ир затларына карата зурдан кубып җинаять эшләре кузгатылып, айлар буена тикшерү алып барыла да суд каршына бастырылган гаеплеләр, кагыйдә буларак, үтә җиңел хөкем белән котыла яисә бөтенләй җәзасыз калдырыла. Чөнки җинаятьче дип табылган ир-атларны закон нигезендә рухи һәм физик зыян күргән зат итеп танылган яшүсмер сөйгән ярлар һәм аларның якыннары яклый. //Безнең гәҗит//

ЯР БУЕНДА ЯРАТЫШУ

Питрәч районының Кибәче авылы егете Виталий Спичков һәм күршедәге Керәшен Сәрдәсе кызы Елена быел март аенда «В Контакте» социаль челтәрендә таныша. Тиздән заманча элемтә чаралары аша гына түгел, очрашып та аралаша башлыйлар. 9нчы сыйныфны тәмамлаган кыз җәй көне Казан төзелеш техникумына укырга кереп, тулай торакка урнаша да туган авылына кайта. Ул чакта 22 яшендәге Виталий да эшләми, төгәлрәге, әти-әнисе белән печән хәзерләү кебек хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә һәм велосипед белән биш чакрым чамасы ераклыктагы Керәшен Сәрдәсенә барып кайтырга вакыт таба. Яшьләр парлашып авыл урамнарын буйлый, ә июль-август айларында табигать кочагына, 3-4 чакрым ераклыктагы Мишә буйларына чыга.

Сентябрь башларында исә бу якларда җиткән егет белән яшүсмер кыз кочышып-үбешеп кенә йөрми дигән сүзләр чыга. Виталийның әнисе, мәсәлән, аларның җенси тормыш белән яшәвен интернеттагы яңалыклардан укып белдем, ә Ленаның дусты Дарина бу хакта сердәш кызы үзе сөйләде ди. Кыскасы, мәгълүматлар Питрәч полициясенә барып җитеп, алар Виталий белән әңгәмә кора. Ошбу яратышуның җинаять икәнен шунда гына белдем, ди Спичков. Һәм закон теле белән әйткәндә, шәхеснең җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылуын тануын һәм тәүбә итүен белдереп, күрсәтмә бирә.

Яшь туташ та тел яшереп тормый, Мишә буендагы комлыкта дүрт мәртәбә уйнашлык кылуларын сөйләп бирә, ягъни үзенә карата дүрт җинаять эшләнүен әйтә. Һәм әлеге хилафлыкларның үзара ризалык буенча гына да түгел, ә бәлки, аның тәкъдиме белән булуын әйтеп, сөйгәнен закон «тырнакларыннан» тартып алу әмәленә керешә. Ир заты да якынлыкның гүзәл җенестән башлангыч алуын белдерә. Җинаять эшендә «эпизод» дип аталучы очракларның беренчесе 19нчы июльдә була. Гашыйклар коенып чыга да, яр буенда тәкатьсезлекләрен йөгәнли алмый. 27нче июль, 5нче һәм 25нче августта да шул ук урында шундый ук хәлләр кабатлана.

Тикшерү комитетының Биектау районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рөстәм Гариповка В.Спичковның гаебен дәлилләрлек дәлилләрне эзләп табып, исбатларга туры килми, әлбәттә. Гаепләнүче, зарар күрүче һәм шаһитлар барысын да үзләре сөйләп тора. 12нче сентябрьдә табиб-гинеколог үткәргән тикшеренү яшь туташның гыйффәтлелек пәрдәсе күптән ертылган дип белдерә. Әйтергә кирәк, 15 яшьлек кыз монысын В.Спичковка сылтамый, ә бәлки, узган ел ноябрь аенда бер сыйныфка югарырак укучы малай белән «уйнашу» нәтиҗәсе дип белдерә. Еленаның беренче егете түгел икәнен Виталий да белә, чөнки ул да бу өлкәдә тәҗрибәсе зур икәнен әйтеп тора, моңа кадәр якынлык кылган хатыннарның балигъ булуын искәртә. Алар хокук саклау органнарын кызыксындырмый, ә менә 15 яшьлек кызның беренче егете игътибарсыз калдырылмый. Ләкин ул судан коры чыга, чөнки аңа 16 яшь кенә икәнлеге ачыклана. РФ Җинаять кодексының 314нче маддәсе 18 яшьтән өлкәнрәк ирләрне генә җавапка тартуны күз алдында тота бит.

Мондый җинаять эшләре буенча суд утырышлары тиз уза. Питрәч район суды 1994нче елда туган Виталий Спичковны 400 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем итте, ягъни, чынлыкта, җәзасыз калдырды.

ҖӘЗАСЫЗ ҖИНАЯТЬ

Казанның Идел буе район суды шундый ук хилафлык кылган 1996нчы елгы Наил Галиуллинга карата җинаять эзәрлекләвен туктатырга, ягъни аңа каршы кузгатылган эшне ябарга фәрман бирде. Сирәк очрый торган мондый карар якларның килешүе сәбәпле кабул ителде.

Наилне Альбина белән «XL» сәүдә үзәге янында дустының сөйгәне таныштыра һәм әле 15 яше дә тулмаган кызыйга 18 яшь дип белдерә. Аның бала-чага икәне, кем әйтмешли, сукыр күзгә дә күренә үзе. Шуңа күрә егетнең моны сизмәвенә ышанырлык түгел. Узган кыш нибарысы 2-3 мәртәбә очраша алар. Егет үзенең «Опель Астра»сы белән кызның шәһәр үзәгендәге йорты янына килеп туктый да, яшьләр машинада сөйләшеп утыра. Көннәрдән бер көнне Альбина Казанның икенче почмагындагы дусларында кунакта була һәм төнгә каршы өенә кайтарып куюын үтенеп, егеткә шалтырата. Анысы ярдәменнән ташламый туташны. Төнге сәгать берләр тирәсендә Качалов урамындагы йорт янында торган машинаның арт утыргычында яшьләр җенси теләкләрен тыя алмый. Гүзәл җенеснең әйтүе хак булса, шул төндә ул кызлыгын да югалта.

Якынлык саклану чарасыннан башка булганга, бу өлкәдә азмы-күпме белемгә ия кызый балага узмадыммы дип шикләнеп йөри. Курыкканга куш күренә дигәндәй, сәбәбе дә чыгып тора. Кыскасы, Альбина кача-поса диярлек хатын-кызлар консультациясенә барып, тикшеренү уза. Көмәнең дә, чирләрең дә юк, дип тынычландырып озаталар аны. Ләкин берничә көннән Альбинага полиция хезмәткәрләре белән сөйләшергә туры килә. Авырлы хатыннар оешмасына кыз бала мөрәҗәгать итү турындагы хәбәрне аларга табиблар җиткерә.

Альбинаның әлеге оят вә гайбәтле вакыйга буенча шаукым чыгарасы килми. Егетнең исем-фамилиясен атамыйча булдыра алмый, әмма аралашмыйбыз, шалтыратуларга җавап бирми башлагач, телефоны номерын да «сөрттем», аны гына түгел, уртак танышларын да ничек табарга икәнен белмим, дип бара, ягъни эшне тавыш-тынсыз гына йомарга чамалый. Әмма полиция Н.Галиуллинны эзләп таба да, теге бәхәсле маддә буенча җинаять эше кузгатыла.

21 яшьлек егет барысын да сөйләп бирә, иң мөһиме, кызга 15 яшь кенә икәнен алдак ук белдем, дип күрсәтмә биреп ташлый. Ләкин тора-бара, күрәсең, адвокат өйрәтүе буенча, кыз үзенең яше турында эш узгач кына әйтте, дип белдерергә керешә, белә торып якынлык кылган өчен җаваплылыктан котылу җаен эзли. Тикшерү комитетының Идел буе район бүлеге җитәкчесе урынбасары Әнис Мансуровка аларны кара-каршы утыртып сорау алырга туры килә. Җаваплар тагын аерыла, кыз үзенә 15 яшь икәнен машинада «яратыша» башлаганчы әйттем дисә, егет моны кире кага.

Мондый чакта тикшерүче һәм судның зарар күрүченең күрсәтмәләренә һәм гаепләнүченең алданрак сөйләгәннәренә өстенлек бирәчәге билгеле үзе. Әлеге тикшерү чарасында катнашкан адвокат Р.Абдразаков Альбинага бик мөһим сорау биреп куя, ягъни тикшерү эшләре барышында гаепләнүче белән килешергә теләгең бармы, әгәр булса, аңа нинди таләпләрең бар, дип сорый. Моңа кадәр дә Наилне егет буларак ошатуын әйтеп килгән кыз, бернинди шартлар куймыйча, килешергә әзер икәнен белдерә. Закон тарафыннан капма-каршы саналучы якларның уртак телне ничек табуы безгә караңгы. Бары тик ябык ишекләр артында узган хөкем утырышында да Альбина һәм балигъ булмаган зарар күрүченең рәсми вәкиле итеп билгеләнгән әни кешенең егетне яклап сөйләве мәгълүм. Шуңа күрә дә суд Н.Галиуллинны җәзадан азат итү турында карар чыгара.

ИЛЛЕ БЕР ХИЛАФЛЫК

Унбиш яшьлекләрне бикләп тотып та, артларыннан күзәтеп йөреп тә булмый, билгеле. Аларның күбесе өлкәннәр сүзенә колак та салмый. Ирләр куенына керергә ашыгучы яшүсмер кызлар, башлыча, шундыйлар рәтеннән. Азнакай районында яшәүче 2001нче елгы Талияне дә тәртипле дип булмый. Физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлап чыккан кызга укытучылар дорфа, тыңлаусыз, кисәтүләргә тупас җавап бирә, яшьтәшләре белән ызгышучан, олыларны санламый һәм башка шундый тискәре бәяләмә бирә. Инде балигъ булган ике апасы, 4 һәм 7 яшьләрендәге энеләре, әнисенең бертуганының ике яшь баласы белән ялгызак ана тәрбиясендә яши Талия.

1974нче елгы ана кеше кызының инде хатыны белән аерылышып өлгергән Равил Габитов белән йөрүен күрми түгел. Әйтүенә караганда, өлкән егет белән түгел, үз тиңдәшләре белән очрашырга өндәүләрен санга сукмый кыз бала, сөйгәне яныннан төнлә генә кайта, кайчак Равил янында куначагын әйтеп, бөтенләй кайтмый. Ана күңеленә шом керә, әлбәттә. Шул рәвешле ел ярым шомланып йөри ул… Ниһаять, апрель аенда полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килә аңа. Чөнки кыз үзеннән нәкъ ике тапкыр өлкәнрәк ир-ат белән 2016нчы ел башыннан бирле җенси тормыш белән яшәвен әйтә.

Полиция дүрт тапкыр урлап, машина куып тотылган һәм террорлык акты турында ялган хәбәр җибәргән өчен ике мәртәбә хөкем ителеп өлгергән ир-атның якасыннан ала, әлбәттә. Тел яшереп тормый «кияү», беренче сорау алуда ук яшүсмер туташ белән 51 тапкыр җенси мөнәсәбәткә керүен танып һәм «чын йөрәктән үкенүен» белдергән беркетмә төзи.

Аның бер елдан артык дәвердә кылынган уйнашларның төгәл санын атавы гаҗәп тоела. Ул гына да түгел, егет белән кыз икесе тиң әнисе өйдә юк вакытта Р.Габитов фатирының түр бүлмәсендәге диванда булган «истәлекле» вакыйгаларның кайсы көнне, кай вакытларда һәм ничәшәр тапкыр булуын да тәгаен атыйлар. Чөнки Талия 2016нчы елның 9нчы гыйнварында кызлыгын югалткан кичне генә түгел, калган яратышуларны да кечкенә календарьда билгеләп, санап барган икән. Яшьләрнең ялгансыз һәм ялгышсыз сөйләве башка төрле ысуллар белән дә тикшерелә.

Шул рәвешле, 1986нчы елда туган Равил Габитовның, закон югарылыгыннан караганда, 51 җинаятьчел гамәл кылуы тәгаен билгеле була. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегенең тикшерүче-криминалисты Фәрит Насыйбуллин аңа рәсми гаепләү белдереп, калын-калын ике «китап»ка тупланган җинаять эшен шәһәр суды карамагына тапшыра. Судьяга гаепләнүченең юк-бар җәза белән котылачагы алдан ук мәгълүм булган хөкем карарын озын-озаклап игълан итәргә туры килә. Чөнки теге 51 очракны берәмләп санап, сурәтләп чыгарга кирәк бит. Ахыр чиктә, 30 яшьлек Р.Габитовка 380 сәгатьлек мәҗбүри эшләр бирелде.

Искәртеп үтик, 14 яше тулмаган кызлар белән шушындый гамәлләр кылган ирләргә законда 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү каралган.

 

Наил ВАХИТОВ

Бәйле