Сәдака бирү ничек булырга тиеш? [сорау-җавап]

-- Чулпан

Сәдаканың ике төре бар: вәҗиб һәм нәфел сәдакалар.  Нәфел сәдакаларны ихтыярый сәдака, дип тә атарга мөмкин. //Игелек.ру//

Сәдака хакында бик күп хәдисләр бар. Аларның берсенә тукталып китик. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләл- лаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә җирне яралта, аны яралткач, җир бик каты тетрәнә, шуннан сон Аллаһы Тәгалә җиргә тауны куя. Тауны куйгач, фәрештәләр ан­нан гаҗәпләнеп сорыйлар: «Йа, Раббебыз, Синең мәхлукатыңда бу тауларыңнан да көчлерәк нәрсә бармы?»

«Бар», — дип җавап бирә Аллаһы Тәгалә.

«Нәрсә соң ул?» «Ташлар». «Ә алардан да көчлерәге бар­мы?» «Бар, тимер. Ул ташларны да вата».

Тимердән дә көчлерәк нәрсә ут булып чыга, уттан да көчлерәк — су, судан да көчлерәк — җил, җилдән дә көчлерәк мөэмин бәндәнең үз ихтыяры белән хәләл малыннан хәер сәдакасын бирү санала. Ул боларның барысыннан да кадерле, дәһшәтле, куәтле.

Сәдака бирүнең шартлары бар. Беренчедән, ул мактану булмасын өчен, яшерен бирелергә тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ий, иман әһеле, сәдакаларыңны михнәт, кайгы белән бушка чыгарма». Икенчедән, сәдаканың хәләл малдан бирелүе шарт.

Сәдаканың әҗер-савабы күбрәк булсын, дисәң, аны туган­нарга бирү хәерлерәк, чөнки ике яклап та савап була. Берен­чесе: сәдака әҗере, икенчесе: туганнар белән мөнәсәбәтләрне якынайту, яхшырту, ныгыту.

Сәдаканы, шулай ук, гыйлем юлында булган кешеләргә бирү дә хәерле санала. Дин әһелләренә сәдака бирү дә -савап­лы гамәл. Ә дин юлында гыйлем эстәүчеләргә сәдака чыгару

—      боларның икесеннән дә артыграк, әҗер-саваплары күбрәк була.

Сәдаканың артыгы — берәүнең дин белемен өйрәнеп, аны икенче бер кешегә өйрәтүе, диелә хәдистә. Мондый хәдисләрне мисал итеп күпләп китерергә мөмкин булыр иде.

Кайбер мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең, байлар тормышына кызыгып, алар күбрәк сәдака бирә алалар, дип уйлаулары ялгыш фикер булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Әллә сез үзегезнең башка эшләрегезне сәдака бирү дип сана­мыйсызмы? Мәсәлән, «Сүбехәнәлла», дип әйтүегез, һәм баш­ка кәлимә сүзләрне тулысынча кабатлауларыгыз, мәчет янына барганда адымнарыгыз, бер-берегезне үтет-нәсыйхәткә чакы­руыгыз, үзегезнең никахлы тормыш иптәшләрегез белән булган җылы мөнәсәбәтегез — болар барысы да сәдакалар». Иң җиңел сәдакаларның берсе — урамда аяк астында очраган чүпне читкә алып ташлау.

Тәмле тел, акыллы сүз турында да әйтмичә мөмкин түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтүенчә, әдәм баласы үзенең сабыена тәмле тел, матур, күркәм әдәптән тыш, башка байлык калдыра алмый. Менә мондый төр сәдакаларны һәрберебезнең күпләп кылырга мөмкинлеге бар. Ләкин, мөхтәрәм кардәшләр, иң әүвәл алар- ны иманлы килеш эшләү мөһим. Чөнки бу эшләрне барыбыз да эшли, ләкин иман белән эшләү кирәк. Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгаләнең газабыннан куркып, савап эшләргә өметләнеп, гамәл кылырга тиешбез.

«Әдәм балаларының эшләре нияткә карап хөкем ителә, бәя бирелә», — дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.с.). Бу хәдис тормышта бик зур әһәмияткә ия. Сәдака да изге ният белән бирелсә, әҗер-сава- бы күп булыр. Әгәр дә кеше башкалар янында читенсенеп кенә хәер бирсә, ул дөрес гамәл булмас. Теге бирде, мин бирмәдем, дип уйлау зур хата. Сәдака изге теләк белән, фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелергә тиеш. Мәсәлән, сәдака биргәч, мәетнең әҗер-савабын арттырып, рухын шат кылсаң иде, дип теләргә кирәк. Димәк, сәдака мәетнең үзе өчен түгел, ә Аллаһы

Тәгалә ризалыгы өчен бирелә. Шундый теләкләр әйтелсә, иншаә Аллаһ, мондый сәдакалар кабул булыр.

Әгәр кеше мохтаҗ булса, соранып килсә, сәдаканы кемгә бирү дә ярый. Бу — ихтыяр эше. Дөрес, мөселман кешеләргә сәдака бирү артыграк санала. Ләкин, шуңа да карамастан, әгәр кеше мохтаҗ икән, кем булса да бирергә кирәк:

Сәдаканың ике төре барлыгын билгеләп үткән идек: вәҗиб һәм нәфел. Нәфел, ягъни ихтыярый сәдакаларны бирмәсәң, үтәмәсәң дә гөнаһы юк, үтәсәң — Аллаһы Тәгаләнең әҗер-са- ваплары өстәлә.

Хәзер вәҗиб сәдакаларга тукталыйк. Алар Аллаһы Тәгалә­дән безгә боерылган, шуңа аларны үтәү шарт булып тора. Без аларны бирергә бурычлы, юкса, гөнаһлы булабыз.

Вәҗиб сәдакаларга зәкят керә. Зәкят — Ислам диненең дүртенче баганасы, «малны пакьләү», дигән сүз. Әгәр дә әдәм баласының тормышы җайга салынган, көйләнгән икән, ягъ­ни торак урыны һәм бөтен йорт кирәк-яраклары, элеккечә әйтсәк, җигәргә аты, суярга сыеры, ягарга утыны бар икән, ул зәкят бирергә тиеш. Тормышын тәэмин итеп бетергән кеше ел әйләнәсендә тик торган малның кырыктан бер өлешен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирергә бурычлы. Малның үз шартла­ры да бар: аның үсеп җитүе, ел әйләнәсендә тик торуы һәм билгеләнгән бер өлеше алынуы. Акча белән бирелгән вакыт­та кешенең хәзинәсе кимендә 84 грамм алтынга тиң булырга тиеш. Бу акча ел әйләнәсендә бер дә чыгым күрмәскә тиеш, хәтта бурычка биреп тору да чыгымга санала. Әлеге шартлар үтәлсә, сәдака кырыкның бер өлешен тәшкил итә. Ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, соранып йөрүчеләргә, кол азат итү юлына, юлда хәле бетеп тукталып калган кешеләргә бирелергә тиеш.

Бәйле