Тинчурин театрында «Җырлы язмыш» концерты гөрләде [фото]

-- Чулпан

12 февральдә Тинчурин театры бинасында бик күп җырлар авторы Ирек Габдрахмановның беренче иҗат кичәсе узды. «Җырлы язмыш» исемле хәйрия концерт Татарстан һәм Башкортстан артистларын бер сәхнәгә туплады. //Tatar today//

Бу концерт 28 ноябрьдә УНИКСта узган “Мең рәхмәт” хәйрия фестиваленең дәвамы. Проектның авторы — журналист Рөстәм Исхаков. 
Концертка катнашырга теләк белдергән Уфа һәм Казан җырчылары ике як арасындагы дуслыкның нык булуын искәртеп үтте. Күптән түгел Ирек Габдрахмановның Башкортстанда иҗат кичәсе үткән иде, анда катнашкан берничә артист Казанга да килде. Илнур һәм Алия Сәхбетдиновлар әнә шундыйлардан. 

— Ирек абыйның җырлары күңелгә ятты, үзенә интернет аша чыгып, сөйләшеп, бергә иҗат эшебезне башладык, — ди алар. 
Җырлар язуны иҗади гаилә үзеңнән соң эз калдыру чарасы кебек күрә. “Җырлар иҗат итү йөрәктән чыккан эш, матди ягы да, рухи ягы да, әлбәттә, мөһим”, дигән фикердә Сәхбетдиновлар. 

Ирек Габдрахмановның дәртле җырларын башкаручылар рәтендә Римма Никитина да бар. Ул иҗат кичәсенә үз концертын кичектереп килүе турында әйтте. 

— 2016 елда Ирек абый “Инстаграмнан эзлим сине” дигән җыр тексты тәкъдим итте, миңа ошады ул, бераз эшкәртеп, көен яздык та, аудиториягә чыгардык. Яшьләр арасында шактый популярлашты ул, мине таныткан җыр дисәм дә, ялгышмам, — диде Римма. – Хәйрия концертларында теләп катнашам. Үзең өчен дә савап бит ул. Бөтен командам белән җыелып бүген дә килдек. 

УНИКСта куелган концертта катнашкан җырчыларны да күрергә мөмкин иде бу кичәдә. Фәрид Мифтахов, Рәсим Низамов, Гүзәлия, Гөлнара Габидуллина әнә шундыйлардан. Илназ Гарипов исә сәхнәгә ут кую эшендә ярдәм күрсәтте. 

Фәрид Мифтахов белдергәнчә, мондый чараларда катнашкан һәркем зур савап эшли, шул ук вакытта хәйрия чаралары тәрбия ысулы да. “Без бирегә килеп бер-беребез белән дуслашабыз, аралашабыз, фикердәшләрне табабыз. Битараф булмаган кешеләр генә җыела монда”, дип саный ул. 

“Йөрәгеңә үтеп керермен” җыры белән чыгыш ясаган Рәсим Низамов исә, “ТМТВ”, “Татар җыры”, “Болгар”радиосы” премияләре булган кебек үк, “1000 рәхмәт” премиясен дә булдырырга кирәк, дип саный. “Монда исә хәйрия чараларында күп катнашкан кешеләр, артистлар бүләкләнер иде”, дигән фикердә җырчы. 

Гөлназ Сираева Ирек абый белән күптән түгел генә хезмәттәшлек итә башлавын әйтте. “Композитор буларак, Ирек абый бик матур җырлар яза, шәхсән үземә ошый. Берничә күңелгә хуш килгән җыры да бар, алга таба алары да дөнья күрер”, диде җырчы. 

Иҗат кичәсендә шулай ук ярминкә гөрләде: китап, чәй, тәм-томнар сатылды.

 

Чулпан Гарифуллина

Бәйле