Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде. //Ватаным Татарстан//
– Мин җырчы түгел, дигән идең бер әңгәмәдә. Алайса кем буласың, җырлаучымы?
– Мин җырчы түгел, автор-башкаручы, дидем ул чакта. Чөнки минем консерватория белемем юк. Лениногорскидагы музыка училищесында укыганда вокал дәресе керде, ләкин бу белем генә җитәрлек түгел. Көй язгач, язган җырларыма өстенлек бирәм. Шуңа үземне автор-башкаручы дип атыйм. Җырчымы, җырлаучымы икәнен исә тамашачы үзе билгели. Монда үзеңә үзең бәя биреп булмый.
– Җыр язучыларның кайвакыт нота белемнәре дә булмый. Син көйне нотага сала аласыңмы?
– Көй языйм әле дип, нота кәгазе алып утырып булмый. Ул кулыңа баян алып утырганда, синтезаторда уйнаганда туарга мөмкин. Аннан аны нотага төшерәсең. Әгәр Аллаһы Тәгалә күңелеңә көй язу сәләте салган булса, нота белү-белмәү алай мөһим түгел. Оркестр өчен музыка язам дисәң, анда нота белеменнән башка булмый. Чөнки музыка төрле инструментлар өчен языла.
– Үзеңне татар Лепсы дип атауларына ничек карыйсың?
– Лепска охшаган дип әйткәч, кызык ясап, аныңча булсын дип, күзлекләр киеп чыгыш ясаган да бар. Ә болай, Лепс күчермәсе буласы килми. Быелгы концертка Лепсны чакырырга исәп бар иде. Ләкин ул сораган бәяне без түли алмыйбыз. Бәлкем киләчәктә бергә чыгыш ясарга насыйп булыр.
– Сабантуйларында, гадәттә, син чыгыш ясаган сәхнә тирәсенә иң күп тамашачы җыела. Моның сере нидә?
– Халык мине үз тиңе, үз кешесе дип кабул итә. Бәлкем сәбәбе шулдыр. Аннан беркайчан да фонограммага җырлаганым юк. Хәтта тавышыма зыян килсә дә. Арып китсәм, артка ике егетне бастырам, алар миңа ярдәм итә. Ә инде чирләп китсәм, концертны чигерәм. Узган елны беренче мәртәбә концертларны башка вакытка күчердем. Сөйләшергә дә тавыш калмаган иде. Ә концертта 3 сәгать сикереп-сикереп җырларга кирәк. Шуңа күрә хатыным сентябрьдән витаминнар, иммунитетны күтәрә торган дарулар белән организмны ныгытырга тотына.
– Синең ачуыңны китергән нәрсә – эстраданы тәртипкә салырга маташу бугай.
– Юк, ачуым килми. Аның нәрсәсен тәртипкә саласың соң? Әллә берәрсенең ыштанын салып биегәне бармы, әллә берәрсе чыгып сүгендеме? Яисә хөкүмәткә каршы җыр җырладылармы? Безнең эстраданың үз урыны бар. Анда моңлы җырчылар да бик күп. Әйтик, Филүс Каһировның моңы шаккаткыч. Ришат Төхвәтуллинның үз тамашачысы бар. Сиринә Зәйнетдинова – моңлы җырчы. Шоу яратасың икән, Данир Сабиров, Рифат Зариповка барып күңел ачып кайтып була. Биисең килә икән, Радик Юлъякшинга барып, яшьлегеңне искә төшерә аласың. Әзрәк энергия, көч туплыйм, тормышка башкачарак карыйм дисәң, Тямаев концертына барасың. Эстрада төрле, шунысы белән кызыклы да ул. Шуңа күрә тәртипкә салу дигәннәре – юк сүз. Әле беркөнне “Яңа Гасыр” каналыннан бер тапшыру карадым. Өлкән җырчыларыбыз яшь башкаручыларны сайлый. Шундый кызык: моңлы җырласа, сайлаудан үтә, юк икән – төшеп кала. Ә нишләп эстрада моңлы тавышка гына корылырга тиеш? Башкаруда нинди генә алымнар юк бит: академик тавыш бар, джаз һәм башкалар. Нишләп эстраданы бер кысага куып кертергә? Гаиләдә ике игезәк бала бар ди. Туу арасы берничә генә минут булса да, аларның зәвыклары төрле була бит. Берсенә кызыл төс ошый, мәсәлән, икенчесенә – зәңгәр. Ризык сайлаулары да төрлечә. Тамашачы да нәкъ шундый. Берсенә моңлы җырчы ошый, икенчесенә – башкасы. Эстраданы тәртипкә салабыз дип, худсовет төзиләр икән, миңа кызык: жюрида кемнәр утырачак?
– Төрле өлкә белгечләре, продюсерлар, композиторлар, режиссерлар, диләр.
– Продюсер? Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин. Эстрада режиссерлары да юк бездә. Мин һаман шул фикердә калам: җырчыга бәяне халык бирә. Җырчының сәхнә гомере дә аның тамашачысына бәйле. Аңлыйсызмы, Татарстан бит аерым дәүләт түгел. Ул Россиядә кечкенә генә бер урынны биләп тора. Менә шушы җирдә яшьләр үз телләрендә иҗат итәргә, җырларга тырыша икән, ник кысарга соң аларны? Киресенчә, ярдәм итәргә кирәк. Татарча сөйләшсеннәр, җырласыннар, биесеннәр, киенсеннәр. Ә бездә юк җирдән проблема уйлап чыгаралар, тырнак астыннан кер эзлиләр. Фонограммага җырлый, дөрес киенми, имеш. Ә ничек киенергә тиеш соң без? Монда бик күп бәхәсләшергә була. Әйтегез әле, татар эстрадасы кемнән үрнәк алырга тиеш? Европаданмы? Алайга китсә, кызлар сәхнәгә коену костюмнарыннан чыгарга тиеш була. Мин – ир-ат җырчы. Миңа костюм-чалбар кисәм, шул җитә. Чын ир-ат җырларын башкарганга, сәхнәгә гамаж киеп чыга алмыйм бит инде. Безнең үзебезнең тәрбия бар. Мин – абый киемен киеп үскән кеше. Шуңа күрә, нәрсә алсам да, ул миңа кадерле. Бездән соңгы буыннар башка шартларда үсте. Алар матур киенә, тормышка карашлары да башкача. Эстраданы үзләре тамашачы җыя алмаган җырчылар күбрәк тәнкыйтьли. Чөнки кайбер артистларга тамашачы йөри, кайберләренә юк. Эчләре поша.
– Чыннан да, кайбер популяр дип аталучы җырчылар залны оешмалар аша тутыра. Ә син тамашачыңны ничек җыясың?
– Аллага шөкер, оешмаларга йөргәнебез юк. Тамашачы билет алып килә. Ләкин ул көн безгә дә килеп җитәр. Менә шушылай сорап йөрмәс өчен, берәр нәрсә уйлап табарга кирәк. Бизнес җәһәтеннәнме, башка яктанмы. Яңа маркетинг адым уйлап чыгарырга тырышабыз. Без бу хакта уйланабыз инде.
– Сораштыруларда үз бәяңне яшермичә әйтәсең. Күпләр тел яшерергә тырыша бит.
– Ә нигә яшерергә? Бәяне беркайчан да яшергәнем булмады. Чөнки үзем өчен генә түгел, төркемдәге кешеләргә дә хезмәт хакы түләргә кирәк. Бу яктан берсен дә кыерсытканым юк. Читкә чыгып китсәк, аларны үз исәбемә яхшы кунакханәләрдә яшәтәм, әйбәт ашатам. Шәхси тормышларында проблемалары килеп чыкса, ярдәм итәргә тырышам. Салымын түлибез, авторлык хокукларын бозмыйбыз, аренда хакларын түлибез. Бүген мәдәният йортында аренда хакын да түлибез, кассирга да, идән юучысына да. Миңа калса, безгә ярдәм итәргә кирәк, кысаларга кертергә түгел.
– Сезнең төркем кайда яши?
– Безнең төгәл урыныбыз юк. Төрле җирләрне арендага алабыз. Төзеп куйсыннар иде бер эстрада бинасы. Без, җырчылар белән үзара сөйләшеп, кемнең кайчан репетиция ясаячагын билгеләр идек. Бүген “Пирамида”га керсәң, аның бәясе – 250 мең сум. Диск сатарга чыгам дисәң, өстәл өчен 5 мең түлисең. Фотога төшәр өчен баннер ясап урнаштырсаң, аның урыны өчен 3 мең сорыйлар. УНИКСка килсәк, аның аренда хакы – 130 мең. Ян-яктагы экраннарны куллансаң, тагын 30 мең түлисең. Чыгымнар менә шулай җыела. Районнарга чыксаң, ике рәт чакыру билетлары өчен калдырыла. Нәрсә өчен дисезме? Чөнки район түрәләре концертка акча түләп керми. Сыер савучылар, пенсионер апалар, 400 сум акча түләп, концерт карый, түрә андый акча таба алмый. Бу бит – адәм мәсхәрәсе. Бүген Саба главасы, беркем дә чакыру билеты сорамаячак, дип кистереп әйтте. Аннары Апаста чакыру билеты сорамыйлар. Бәлкем башка районнарда да вәзгыять үзгәрер. Чөнки шушы ике рәт акчасына без аренда хакын түли алабыз. Бу исә – хөкүмәткә керем була дигән сүз. Үзем 10 елдан артык мәдәният йортында эшләгәнгә күрә, бу хәлләрне яхшы беләм.
– Билет бәясен ничек куясың?
– Кайда чыгыш ясауга карап. Район җирлекләрендә – 400 сум. “Пирамида” комплексында узган концертта 3000гә кадәр куйдык. Чөнки чыгымнар күп булды. УНИКСта билет бәясе 1500 сумга кадәр. Рекламага килсәк, аңа бер сезонга миллион ярым сум акча кертәм. Чыгым дигәннән, ул – нормаль күренеш. Без аңа өйрәнгән. Безне тәнкыйть итәләр, ярдәм итүче генә юк.
– “Үзгәреш җиле” ярдәм максатыннан оештырылды түгелме соң инде?
– Ул берничек тә ярдәм итә алмый. Әгәр бу фестивальдә катнашкан җырчы икенче көнне мегапопуляр булып китсә, аңлар идем әле. Аннан аны джаз стилендә ясадылар. Татар халкы исә гомер-гомергә джазны кабул итмәде. Джазны үзем дә яратмыйм. Ул бит – Америка музыкасы, нишләп миңа якын булсын ул?! “Үзгәреш җиле” берни дә үзгәртмәде. Бу фестиваль белән оештыручылар үзебезнең оркестр, ансамбльләрне, вокал укытучыларын кимсеттеләр генә. Нәрсә, безнең үзебезнең оркестр юкмы? Көчле укытучыларыбыз калмаганмы? Җырчыларны нинди таләпләргә туры китереп чакырулары да аңлашылмый. Үземне әйтмим, Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабировны, Радик Юлъякшинны, Гүзәл Уразованы, Илсөя Бәдретдинованы чакырсыннар әнә. Бүген халык “Үзгәреш…”тә җырлаганнарга түгел, мин санап киткән җырчыларга йөри бит. Бу – минем шәхси фикерем, әлбәттә.
– 35 яшемә юбилей туры оештырдым, дисең. Ул әле дә дәвам итә. Аның үзенчәлеге нидә?
– Анда шушы яшемә кадәр ирешкән эшләрем чагыла. Ир-ат үз гомерендә йорт салып керергә, малай үстерергә, агач утыртырга тиеш. Боларны эшләдем, моннан тыш үземнең җырларым да эстрада тарихына кереп бара, дип уйлыйм. Концертта башкарган җырларның 98 проценты үземнеке. Төрләндереп җибәрү өчен Фирзәр Мортазин, Айдар Тимербаев, Нияз Вәлиев җырларын алам. Сүзләрен болай сайлым: көй язуга, Сәкинә апа Хәйруллинага шалтыратып тыңлатам һәм темасын әйтәм. Ул миңа шигырь җибәрә. Мин бер автор белән эшләүне кулай күрәм. Сәкинә апа – Нурлат шагыйрәсе, 30 ел район газетасы редакторы булып эшләгән кеше. Аның сүзләренә язылган “Гомер үтә”, “Ташлап китмә, әнием” – бик фәлсәфи җырлар.
– Җырларыңны башка җырчыларга бирәсеңме?
– Бернинди каршылык юк. Җыр яшәсен өчен, аны җырлаулары кирәк.
– Тормышта күбрәк нәрсә комачаулый?
– Хәл ителмәс проблема киртә була алмый. Холкым азрак комачаулыйдыр, мөгаен. Туры сүзлелегем. Мин бит үз фикеремне әйтәм. Беркемне дә түбәнсетмим. Ясалма буласым килми. Сүземне йөрәгем әрнегәнгә әйтәм. “Туган тел” җырын татар телен кысу башлангач, Инстаграмга иң беренче мин чыгардым. Аннан флешмоб оешты. Аңа тәнкыйть тә булды. Әлбәттә, тәнкыйтьне урамга чыкмаган кешеләр әйтте. Диванда яткан килеш кеше чәйнәп утырасы рәхәт бит ул. Үзем гомердә дә икейөзле кешене яратмадым. Беләсеңме нәрсә борчый: бүген без төрлебез төрле якка караган. Киресенчә, берләшергә, проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк безгә. Ә бездә нәрсәдер эшләргә тырышкан кешеләрне, үсендерәсе урынына, тәнкыйтьләргә тырышалар. Сине чикләгән саен, дәшми калырга ярамый, дип уйлыйм мин. Үз фикерен әйтмәгән халык беркемдә дә ихтирам уятмый.