Диана, Лилия, Назлыгөлгә усал комментарийлар яудыларалар [фото]

-- Чулпан

Узган атнада иң популяр татар дискотекаларының берсе “Изге Вәли” узды. Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге дискотека 14 февраль – Гашыйклар көненә багышланган. Дискотекада татар эстрадасының иң популяр җырчылары катнашты. Алар арасында гадәти булмаган образлары белән аерылып торучылар да бар иде. //ТМТВ//

Шундыйларның берсе – эстраданың “Эпатаж җырчысы” исемен яуларга өлгергән Диана Таҗетдинова. Диананың образы дискотека өчен махсус әзерләнгән булса да, кайбер тамашачылар аны ошатмады. Интернеттагы бер сәхифәдә җырчының образына карата тискәре фикерләр яздылар.

 

Көчле тәнкыйтьләүгә Лилия Хәйруллина да эләкте. Лилия образын дискотеканың тематикасына, ягъни роботлар темасына туры китереп сайлаган иде. Җырчының сыланып торган киемен һәм кызгылт сары чәчләрен шулай ук бик күпләр ошатмады. Бер телеграм канал хәтта Лилияне космоска җибәрергә тәкъдим итте.

Усал сүзләр “Татар радиосы” диджее, дискотеканың алып баручысы Назлыгөл Сөнгатовага да кагылды. Кызны шортигы кыска булуда, урамга киенгән кебек киенүдә гаепләделәр.

 

Бәйле