Сәхнәгә нинди генә киемнән чыксам да, мин барыбер шул ук калфаклы Гөлсирин инде. Халык мине шулай кабул итте, шулай хәтерендә калдырды. Калфаклы җырчы булу  ул – җырга, көйгә, сүзгә, тормышта үз-үзеңне тотышыңа бермә-бер таләпчән булу дигән сүз. Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмә әнә шулай башланды. Әңгәмәгә сәбәп тә бар: соңгы вакытта ваһаповчылар арасыннан кара мәче үткән дип ишеттек… //Ватаным Татарстан//

– Ваһаповчыларны тамашачы тату бер гаилә дип кабул итә. Ләкин соңгы вакытта арагыздан кара мәче үткән кебек. Интернетта бәхәсләшәсез, бер-берегезгә авыр сүзләр дә әйткәлисез…

 – Әгәр без тормышыбызны ал да гөл, бар да шома гына дип тасвирласак, моңа беркем дә ышанмас  иде. Гаиләдә дә бит төрле хәл­ләр була. Иң мөһиме, азагы хәерле булсын. Бәхәсләргә тормышыбызда урын бар, ләкин алар безнең дуслыгыбызга зыян салмый. Кайбер интригалы мизгелләр тамашачыны кузгатып җибәрер өчен дә кирәк. Халык бик кызыксынучан бит безнең. Аңа сәхнәдә җырыңны җиренә җитке­реп башкару гына түгел, кем белән арала­шуың, ни ашавың, нәрсә белән чир­ләвең – бар да кызык. Бәхәс­ләрнең интернетка чыгуы­ның сәбә­бе яңа концерт програм­масының эчтә­легенә бәйле.

 – Сез – дүртегез дүрт холык­лы. Кайсыгыз усалрак, кайсыгыз чаярак, кайсыгыз хәйлә­кәр­рәк кебек. Бер-берегез белән ничек уртак тел табасыз?

 – Беребездән-беребез усалрак дип әйтмәс идем мин. Төшеп калганнардан түгел, шул гына. Әйтик, Рәнис Габбасов – Ульян мишәре. Айсылу Габдинова – Уфа якларыннан, Азат Абитов – Чуашстан ми­шәре,  мине Мамадыш типтәре дип йөртә­ләр. Типтәр – мишәр дигән сүз инде ул. Әбием – мишәр, әнием – Пермь татары. Төркемдә уртак тел табуга килгәндә, ул үзеннән-үзе килеп чыга. Чөнки без бер-бере­безне яратабыз, ничек бар – шулай кабул итәбез. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да бер гаилә кебек яшибез. Чөнки тормышта – бер төрле, сәхнәдә икенче булмыйлар. Ахыр чиктә, тамашачы уенны барыбер сизә. Сәхнә исә ихласлыкны ярата.

– Мишәр  ул – чая дигән сүзме инде?

– Үзенекен бирми, кешенекенә тими, дигән сүз. Мишәр, типтәр дип үзебезне игълан итү – ул татарны бүлгәләү түгел. Һәрберебезнең ниндидер үзенчәлеген билгеләү, төрле җирләрдә яшәүче татарлар­ның сый­фатларын ачыклау ул.

– Айсылу сезнең төркемгә соңрак килеп кушылды. Аны ничек кабул иттегез?

– Баштарак, ул сезнең өчлеккә туры килми, дип әйтүчеләр дә бар иде. Хәзер безнең төркем нәкъ шулай булырга тиеш кебек тоела. Ике пар  барлыкка килгәч, концертларда дуэт җырлары да күбәйде. Тамашачы парлап җырлауны җылы кабул итә. Эшләве дә кызыклырак, күңеллерәк хәзер.

– Азат белән дә җырлаганың бар, Рәнис белән дә… Үзеңә кайсысы белән чыгыш ясау җиңел­рәк.

– Икесе белән дә матур җырлар башкарабыз. Азат белән бер-бере­безне тою, сиземләү көчлерәк.  Рә­нис белән дә бер-беребезне тың­лый беләбез.

– Ләкин сиңа хәзер җыр­ла­рыңны да бүлешергә туры килә…

– Мәсәлән, яңа программабызда без “Юллар көтә” җырын дүртәү җырлыйбыз. Ләкин һәрбер әсәр, гадәттә, беренче башкаруда истә калучан. Әле менә бу җырны өйрән­гән­дә дә Айсылу, бу җыр колакка синең яңгырашта ишетелә, дип әйтеп куйды. Әлбәттә, җыр башкарылырга тиеш. Мин бер төрле җырласам, башка кеше аңа бөтен­ләй яңа төсмер бирергә мөмкин. Шулай булганда гына ул озын гомерле була.

– Сине “Кошларым” җыры таныткан иде инде. Композитор Риф Гатауллин, мәсәлән, Әлфия Авзалова фестивален­нән соң  си­нең хакта: “Үзенчә­лекле җыр­чы үсеп килә. Без әле аның исемен ишетәчәкбез”, – дип сөй­ләде.

– Ул фестивальдә нәкъ менә Алабуга мәдәният көллиятендә укыганда катнашкан идем. Бәлкем әнә шул җыр Казанга юл ачкандыр да. Аны миңа ун яшьлек чагымда әти белән әни өйрәтте. Ә Рифат абыйда эшләү  ул – зур мәктәп. Аңа кадәр җырны әти-әни белән, кеше җырла­вын тыңлап сайлый идем. Хәзер яратып башкарган җыр – “Пар тор­налар”ны, мәсәлән, 12 яшемдә Гөл­нәзирә Талипова башкаруында тыңлап өйрәндем. Хә­зер исә авторлар белән турыдан-туры эшлибез, шигырьгә, көйгә таләп­чәнлек артты. Беренче карашка бик вак тоелган мәсьәлә­ләргә дә игътибар итәм. Сәхнәдә вак әйбер була алмый чөн­ки. Үз-үзеңне тоту, образлар тудыру – монда бар да үзгә, профессиональ дәрәҗәдә инде.

– Әле күптән түгел генә бер җырчы, Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешеләр юк әле, дип әйтте.

– Россия белән чагыштырганда, бәлкем, шулайдыр да. Анда җырчылар да күп, продюсерлар да. Бездә, чыннан да, продюсерлар  аз. Алар арасында Рифат абый сизгерлеге һәм көчле оештыручы булуы белән аерылып тора. Татар эстрадасы бер урында гына таптанып тормый, ул үсә, зурая. Продюсерлар эстрадага юнәлеш бирү өчен дә кирәк.

– Җырчыга еш кына үзе турында төрле уйдырмалар ише­тергә туры килә. Аларга тән­кыйть сүзләре дә явып кына тора. Аларны ничек үткәрәсең?

– Элегрәк бик борчыла идем. Хәзер колак читеннән генә үткә­рергә тырышам. Тәнкыйтькә кил­гән­дә, тәнкыйть итүче сүзләрен синең өчен борчылып һәм чыгышны уңышлырак итү юлларын күрсә­теп әйтә икән, әлбәттә, кабул итәм. Үземә таләпчән мин. Концерттан соң тамашачы килеп рәхмәт­ләрен әйтсә дә, барыбер үземнән тулысынча канәгать кала алмыйм.

– Гастрольләрдән кайтып кермисез, радио хит-парадла­рында беренчелектән төшми­сез. Барысына да ничек өлгерә­сез?

– Рифат абыйның бер яраткан сүзе бар: уңыш  ялкаулыкны яратмый, ди ул. Шуңа күрә без үзебезне формада тотарга тырышабыз. Мин, мәсәлән, көндез укуда, кич концертта, шул арада җырлар яздырырга да өлгерәбез. Быел җаваплы елым, дип­лом язам, имтиханнарга әзер­ләнәм.

– Җырчылар күп, көндәшлек зур, дидек. Мондый шартларда үз тамашачыңны табу өчен тавыштан кала, тагын нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Сәхнәнең нинди җир булуын онытмаска һәм тамашачы алдында үзеңне тота белергә кирәк. Бездә концертларны банкетка әйләндерү башланды. Концерт  вакытында ук залга төшеп халык белән бии башлыйлар, уеннар уйнаталар. Кон­-церт­ның асыл мәгънәсе югалды. Концерт бит ул сыйфатлы, профессиональ  чара булырга тиеш. Дө­рес, тамашачыга кәмит кызыг­рак, алар күңел ачарга килә. Ләкин бит моның өчен башка урыннар бар. Икенче борчыган мәсьәлә – җырчы белән алып баручы арасында аерманың бетүе. Хәзер җырчы да алып баручы булырга тырыша. Ә бит  алып баручы – үзе бер һөнәр, аның үз нечкә­лекләре бар. Халык җырчыдан дилбегә буе нотык түгел, җыр көтә.

– Җыр дигәннән, бу атнада сез өр-яңа концерт программасын башлап җибәрдегез. Аның үзенчәлеге нидә?

– Яңа программаны Саба районының Яңа Мичән дигән авылда башлап җибәрдек. Аңа кадәр “Ваһапов йолдызлары” дигән концерт  белән йөри идек. Хәзергесе “Ваһапов хит” дип атала. Монда безнең үзара ярыш бара. Һәрбере­безнең беренче буласы килә, әмма җиңүче берәү генә. Аның кем булуын әлегә сер итеп саклыйк. Бу концерт театральләштерелгән булуы белән  дә аерылып тора. Һәрбере­безнең образы бар. Мин анда усал образда… “Ваһапов хит” 2 мартта Казанда, Филармония концертлар залында була. Аның белән Себер як­ла­рын урап кайтырга да ниятләп торабыз.

– Ваһаповчыларга куелган катгый таләп – сөйләмнең чисталыгы бугай.

– Бу,  чыннан да, шулай. Тамашачы белән аралашканда русча сүзләр катнаштырып җибәрсәк, продюсерыбыз безгә кисәтү ясый. Интернетта да   фикеребезне татарча язабыз. Әле күптән түгел Финляндиягә гастрольгә бардык. Анда тамашачы татарча һәм инглизчә генә аралаша. Бер генә рус сүзен ишетмәссең. Без ялгыш русча катнаштырып җибә­р­сәк, сәерсенеп карыйлар. Анда үз телләрен саклыйлар һәм горурланалар. Менә кемнәрдән үрнәк алыр­­га кирәк безгә!

– Бүген – Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне гаиләдә ничек билгеләп үтәсез?

– Мин җырлы гаиләдә үстем. Әтием Ришат – клуб мөдире, әнием Ләлә – хореограф, режиссер. Без­нең гаиләдә бәйрәмнәрне җыр белән билгеләп үтә идек. Мәктәптә укыганда сеңлем белән тәмле ризык­лар пешерә һәм әти-энем­нәрне котлар өчен открыткалар, кул эшләнмәләре ясый идек. Әлбәттә, аларны җырлап тапшырабыз. Хәзер бәйрәмнәрдә авылда туры килеп булмый, телефоннан котлыйм һәм әтинең яраткан җырын җырлыйм. Сәхнәдәш егетләрне дә котлаудан коры калдырмыйбыз, билгеле! Без бер гаилә ләбаса.

Бәйле