«Конкурста катнашам дип, затлы тун алырлык акчам китте»

-- Чулпан

Гадәти бер оешмада эшләүче туганым белән телефоннан сөйләштек беркөн. Хәл-әхвәл белешкәннән соң, ул:

– “Үз эшенең остасы” дигән бәйгедә катнаштым әле, өченче урынны алдым, – дип әйтеп куйды. //Татарстан яшьләре//

– Булдыргансың, котлыйм! Бераз тырышсаң, җиңәрлегең дә бар синең, – дидем.

– Юк, юк, кирәкми, аннары республика күләмендәге конкурска барасы була, – диде туганым. – Монысына да көн-төн әзерләндем, төрле әсбаплар өчен ничаклы акчам китте. Матур күлмәк, чәч, маникюр, каш-керфек ясатуга да байтак тотылды. Хезмәт хакын уч тутырып алмыйбыз бит. Гаиләмә, балаларга игътибар кимеде. Җитәкче кушкач, нишлисең инде, катнашмый хәл юк. Икенче урынга да кызыкмыйм, чөнки җиңүче алай-болай авырып китсә, яисә бүтән сәбәп белән бәйгегә бара алмаса, аның урынына мине җибәрерләр иде. Ә менә өченче урын – мактаулы да, җайлы да. Шуңа бик сөендем әле. Икенче елда, әнә, бүтәннәр үз көчләрен сынап карасын.

Конкурс-бәйгеләр чамадан тыш күп үткәрелә хәзер. Исәпли китсәң, ниндиләре генә юк. Тормыш гел бәйрәмнәр һәм конкурслардан гына тора кебек. Балалар, яшьләр арасында булса – бер хәл, бәйгеләрдә катнашу аларга сәләтләрен үстерү өчен этәргеч бирә, җиңүләргә омтылыш тудыра. Яңа дуслар табу, аралашу өчен дә мөмкинлекләр ача. Ә инде тормышта аякка баскан, хәтта олыгаеп килгән кешеләр өчен мондый бәйгеләр – артык борчу-мәшәкать кенә. Бигрәк тә бездә тамыр җәйгән гадәт буенча ихтыярый-мәҗбүри булса. Ә бит эш урыннарында болай да таләпләр зур, аруталудан, вакыт җитмәүдән зарлануларны даими ишетеп торабыз. Мәртәбәле бәйгеләрдә катнашу өстәвенә шактый чыгымнар сорый, шуңа күрә матди ярдәм күрсәтә алмассызмы дип, иганәчеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Алар арасында да “акча бирәм” дип ашкынып торучылары әз. Данлыклы бәйгедә катнашкан берәү: “Затлы тун алырлык акчам китте”, – дигән иде. Ришвәт дип уйлый күрмәгез, чыгымнары турында әйтүем.

Икенче туганымның кызы районара һөнәри бәйгедә беренче урынны алды. Үзе дә көтмәгән моны.

– Болай да эштә тын алырлык вакытым юк, хәзер конкурсның зурысына әзерләнәсе була, – дип зарланды ул. – Бик күп укыйсы-ятлыйсы (укырга кушылганнарның күбесе безнең эшкә кагылмый, теория белән гамәлдәге эш аерыла бит), сценарий язасы, махсус киемнәр тектерәсе, сәхнәне кирәгенчә бизәү өчен әйберләр аласы. Кычкырып елыйсыларым килә, билләһи. Иремнең дә мине ул конкурска җибәрәсе килми. Әллә иртәгә үк гариза язып, бу эшемнән китим микән?..

Шулай да китмәде инде, конкурска барып кайтты: эш урыннары кадерле бит.

Бәйгеләр иң булдыклыларны ачыкларга мөмкинлек бирә, әлбәттә. Бүләкләүләр тантаналы итеп, зурлап үткәрелә. Челт-челт итеп фотога, телевидениегә төшерәләр, журналистлар җиңүчеләрдән интервью ала. Барысы да матур төш кебек үтә. Ә аннан соң гадәти, көндәлек тормыш башлана. Белгечләр әйтүенчә, чынбарлыкка әйләнеп кайту җиңүчеләрнең психикасына бик авыр йогынты ясый. Конкурста катнашуның бернинди файдасы булмаска да мөмкин. Әйтик, колледж тәмамлаган егетне беләм. Ул эшче һөнәре буенча осталыгын үзебездә күрсәтеп, чит илдә үткән халыкара бәйгедә катнашып кайткан иде. Мондый сәләтле яшьләр белән оешма-предприятиеләр кызыксынырга, аларны үзләренә тартып алырга тиеш, югыйсә. Тик колач җәеп каршылаучы булмаган аны: эш эзләп, шактый оешмаларның бусагаларын таптарга туры килгән, ахыр чиктә хосусый оешмага урнашкан. Дөрес, соңгы вакытта ил җитәкчелеге талантлы яшь кадрларга ярдәм итү турында сүз алып бара инде баруын. Булышсыннар иде шул.

Бер танышым исә “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашты. Билгеле инде, үзе башлап теләк белдермәде: укытучыларның эшләре болай да тавык чүпләп бетергесез бит. Җитмәсә, әлеге бәйгегә әзерләнү мәшәкатьләре өстәлде. Моңа авыр йөк итеп карамаска, уңай тәэсирләр генә алырга тырыштым, һөнәри бәйгеләр эш урынында “мүкләнмәскә”, актив булырга ярдәм итә, диде ул.

Менә шулай кабул итә белергә кирәктер бәйгеләрне. Кушалар икән, барыбер сүз тыңламыйча булмый бит.

Конкурслар карап торышка гына бик җайлы, майлагандай бара кебек тоела, ә чынлыкта никадәр авыр икәнен катнашучылар үзләре генә белә икән. Күрмәгәннең – күрәсе, күргәннең качасы килә дигәндәй, димәк, бәйгедә катнашучыларга Алла ярдәм бирсен дип теләргә кала.

 

 

Галиябану ХУҖИЕВА. Казан. 

Бәйле