«Син тормышка чыктыңмы – бер ирне икенчесенә алыштырып йөрмиләр бит»

-- Чулпан
Менә берничә ел инде тормыш итәргә хатын-кыз эзләгән чорым. Аларның холкын яхшы гына өйрәнеп беттем дип әйтергә була. Матур сүзләргә дә өйрәнеп беттем, матур сайраганны яраталар бит алар. “Исемең матур, үзең матур, кара җимешкәем, гөлкәем…” Телефоннан да шактый сөйләштем, болай да очраштым. Беренче чиратта нинди сорауларын бирәсен дә беләм. Шуны гына әйтә алам – тормыш итә торган кеше буйны да, акчаны да сорамый, кечкенә балаларың юкмы дип тә төпченми. Байлык белән дә кызыксынмый. Ай-хай, аферистлар шулкадәр күп! Хатын-кыз хәзер бик азынды, үзегез беләсез инде. Дөньясы шулай бара – ахырзамангадыр бу! //Безнең авыл гыйбрәте// 
Ни генә сорашмый ул хатын-кыз: тыңлап торсаң, яздырып барсаң, үләсең, исең китә, валлаһи! Кайсыларын сүгеп тә җибәрергә туры килде, арттырып җибәргәннәрен. Буйны сораучыларга бер метр дип әйтә идем, урындыкка басып торырмын дидем. Миңа андыйлар кирәкми! Чынлыгында буем 175 сантиметр, яшь чакларыңны исеңә төшерерсең мәйтәм. Яшь чакта да кызлар арттан күп чапты, хәзер дә Аллага шөкер!
 
Шулай да, берсе белән торып киттек. Районга барып никах укыттык. Кайсыберәүләр никахка җиңелчә генә карый, ә бит никах – иң югары нәрсә. Никах укыттыңмы – син бүтән ир белән күрешергә дә тиеш түгел. Өйгә бүтән ир-ат килсә, табыныңны әзерлә дә, кереп кит. Кайсы хатын-кыз авыз ачып, иркенләп сөйләшеп утыра. Ул бит алай ярамый. Менә хәзер мин яши торган хатын ямансулый әле, кайта да китә, кайта да китә. Балаларына да бара. Әллә шулай дип кенә әйтә, кем белгән бит, бәлки көзлеккә чыга торгандыр. Мин дә ялгыштым, бераз ашыктым бугай. Белмим, торып китеп булырмы, кайтып китәрмен инде ди. Эт тә бәйдән ычкына, мәҗбүриләп тотып булмый. Яшь, җүләр чакта гына кияүгә чыгып, бастырылып калалар бит. Олыгайгач, кеше икеләнә башлыймы шунда, белмим дә. Дөресен әйтимме, хатын-кызга ирек кирәк, мин шуны гына беләм. Шәһәр хатыннарына бигрәк тә. Кияүгә чыгып, бер бала яки ике бала алып кайталар да, көзлеккә чаба башлыйлар. Ә бит бөтен нәрсә хатын-кыздан тора, ир-аттан түгел. Син ир-атны бер тапкыр якын китермисең икән, ике тапкыр китермисең – бүтән синең янга килми бит ул, төкерә дә, борылып китә ул. Ир-ат капчыгын бушатыр өчен генә йөри. Хатыны янына кайтып кочаклашып йоклый, шулай бит? Кемнең арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың. Бармак та биш төрле. Авызыңдагы тешеңә дә ышанып булмый – телеңне тешли. 
Менә кызлар Казанга китәләр дә, иректә йөриләр рәхәтләнеп. Тәмәке тарталар, сыра эчәләр, аларны әткәсе-әнкәсе күрми. Авыл кызлары бөтенләй азынып бетте ич инде, шәһәр кызларын да арттырып җибәрәләр кайчак. Барысы да алай түгелдер, әйтмим. Йөзгә берсе тулысынча тәртипледер. Мин болай гына әйтмим, дөнья күргән кеше буларак әйтәм. Минем йортыма да күп хатын кайтты. Яшерен батырын түгел, Аллаһы Тәгаләдән яшереп булмаганны бәндәдән яшереп булмый. Кайсыберсе өчәр көн торып, мунча кереп, рәхәт күреп китә. Шул чакта хатын-кыздан минем гайрәтем чыккан иде. Яшь чакта да бер шулай булган иде. Күрәсем килмәде хатын-кызларны. Иптәш малайларның хатыннары йөри иде. Бер-ике иптәш малайның күзләрен үзем ачтым. Мәйтәм, хатының шундый-шундый кеше белән йөри, үзем күрдем дим. Син тормышка чыктыңмы – бер ирне икенчесенә алыштырып йөрмиләр бит инде! Хатын-кыз бер-ике мужик күрдеме, ул чыгарыннан чыга. Шуңа күрә хатыннар үз ирләренең кадерен белеп, озатып-каршы алып, матур гына яшәсеннәр иде. Кырыйга кереп йөрсәң, булмый ул. Яхшы түгел. 
Фидаил, Казанга якын гына авылда торам.
 

Бәйле