«Татар тудей» хәбәрчесе миллиард сумга яңартылган Казан циркын карап кайтты [фото]

-- Чулпан

Казан циркы ремонтка 2017 елда ябылган иде. Ремонт үзе шактый мәшәкатьле һәм чыгымлы булган. 17 мартта цирк яңадан үзенең ишекләрен тамашачыларга ачарга җыена. Цирк бинасы нинди үзгәрешләр кичергән соң? Бу хакта 5 март көнне үткәрелгән матбугат конференциясендә сөйләделәр. //Tatar today// 

Циркны төзекләндерү өчен бер елга якын вакыт киткән. Чыгымнарга килгәндә, алар бер миллиард сумны тәшкил итә. Бина тулаем республика бюджеты тарафыннан финансланганлыгы искәртелде. Цирк директоры Дамир Шәрифуллин әйтүенчә,  яктылык һәм тавыш ягыннан тәэмин ителешенә 126 миллион сум акча сарыф ителгән, бу әле башка шәһәрләр белән чагыштырганда сизелерлек аерма. Мәсәлән, Санкт-Петербургта моның өчен 70 миллилон күләмдә акча бүленеп бирелгән. 

Циркта җилләтү системасы рәткә китерелгән. Хәзер инде тамаша барышында халыкны җәнлекләр торган урыннан һәм бәдрәфләрдән килгән исләр борчымаска тиеш. 

Әле дә ремонт гөрли бинада. Соңгы төзекләндерү эшләре циркның манежында һәм җәнлекләр өчен бүлмәдә бара. Кая карама ак цемент, тузанга баткан эшчеләрне, һәрьяктан килгән гөрелте тавышларын ишетергә мөмкин. 

Циркны рәсми рәвештә 17 мартта ачачаклар. “Фиеста” дип аталган яңа программада Росгорцирк артистлары катнашачак, дип белдерде Дамир Шәрифуллин. Дөнья чемпионаты барышында да цирк туристларга ишекләрен ачачак. 

Яңартылган циркка, яңа тамашага билетлар инде кассада бар. Билетлар бәясе 400-1300 сумга кадәр.

 

Фотолар https://kazanreporter.ru/ алынды.

 

 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

Бәйле