Лилия Хәйруллина: «Мин хәзер «минуска» эшлим»

-- Чулпан
Соңгы вакытта бу җырчыга тәнкыйть сүзләре явып кына тора. Аеруча җырчының җирән чәчле «галәм» кызы образы битараф калдырмады. Яратучылары да, яратмаучылары да күп. Үткен телле тамашачы әле дә тынычлык бирми аңа. “Татар-информ”га интервьюсында җырчы тәнкыйтькә карата үз мөнәсәбәтен әйтте. //Интертат//


— Лилия, икътисадчы булырга укыгансыз. Ни өчен зур сәхнәгә күтәрелергә уйладыгыз?

— Яр Чаллы шәһәренең 54 гимназиясен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт финанс һәм икътисад институтына укырга кердем. Студент елларында үземне профессиональ җырчы буларак халыкка тәкъдим иттем. Вокал дәресләренә йөрдем, җырлар яздырттым, беренче клибымны төшердем. 

Мәктәп елларында ук артист тормышының нинди икәнен күреп үстем. Сәхнәгә беренче адымнарымны әтием (композитор Рөстәм Хәйруллин) һәм әнием (җырчы Гөлдания Хәйруллина) концертларында ясадым. Сәхнәгә күтәрелүемә якын кешеләрем сәбәпче булды. Алар миндә иҗатка тартылу хисен уяттылар. Үземнең эшемне бик яратам һәм зур җаваплылык белән башкарырга тырышам.

— Чыгыш ясый башлаганда нинди авырлыклар белән очраштың?

— Барысы да авырлык белән килде. Тәҗрибә дә җитеп бетми иде. Һәр өлкәдәге кебек үк, татар эстрадасында да көндәшлек, көнләшү күренеше бар. Ничек итеп үзеңне күрсәтергә, халыкны кызыксындырырга белмисең. Стиль табу, җыр сайлау катлаулы процесс.

— Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннарның кызы булу авырмы, яисә, киресенчә, ярдәм итәме?

— Авыр булды. Тамашачылар мине һәрвакыт аларның кызы буларак кына күрәләр иде. Өлкән буын кешеләре мине һәрвакыт әти-әнием белән чагыштырды. Шуңа күрә хәзер үземне икенче төрле стильдә күрсәтәм. Әни белән минем репертуар охшамаган, хәзер үземне аерым шәхес итеп тоя башладым.

— Әниегез нинди киңәшләр бирә? Стилегезне кабул иттеме?

— Ярдәм кирәк чакта әнигә мөрәҗәгать итәм. Ләкин соңгы вакытта әнидән сорап тормыйм. Карашларыбыз төрле. Үз стилем барлыкка килгәч, эстрадага карашым үзгәрде. Кеше сүзен тыңла, үзеңчә эшлә, диләр бит. Шуның өчен мин бары тик үз фикеремә генә таянам. Стилемне әни кабул итә, ул мине аңлый.

— Җырчы булуның уңай һәм тискәре яклары бармы?

— Тискәре яклары: вакыт җитми, йокы туймый, күп уйларга туры килә. Уңай яклары: бу эштән илһам алам, кешеләрне шатландырам.

— Лилия, гаиләгез турында сөйләргә яратмыйсыз. Күп кенә артистлар кебек социаль челтәрләргә фотолар да урнаштырмыйсыз. Сәбәбе нәрсәдә?

— Һәр кешенең кагылгысыз үз урыны була, ул – гаилә. Гаиләмдә барысы да яхшы, шуңа да күз тиюдән куркам. Гаилә – изге урын. Күп­ләр­не кы­зык­сын­ды­ра бу со­рау. Лә­кин мин һар­чак әй­теп ки­ләм — та­ма­ша­чы ми­не җыр­чы бу­ла­рак хөр­мәт ит­сен һәм ми­нем иҗа­тым­ны ярат­сын. Хәзер барлык артистлар да балаларының фотоларын Instagram челтәренә урнаштыра. Бу юл белән алар пиар ясыйлар, караучылар санын арттыралар, “лайк” җыялар. Бөтен кеше дә сиңа яхшылык теләми. Шуңа күрә балаларыма начар сүзләр язуларын теләмим. Үземә дә күпме ямьсез сүзләр ишетергә туры килә.

— Ирегез белән ничек таныштыгыз?

— Идарә, икътисад һәм финанс институтында бергә укыдык. Ләкин беренче курсны тәмамлагач, ул укуын дәвам итәргә дип Англиягә китте. Мин дә алты елдан соң Мәскәүгә күчендем. Ул вакытта тормышымны үзгәртәсем килгән иде. Аралашуыбызны Интернет аша дәвам иттек. Язмыш безне Казанда кавыштырды, 2013 елда гаилә кордык. Гаилә корып яши башлавыбызга 5 ел.

— Ул нинди кеше? Гастрольләргә чыгып китүегезгә каршы килмиме?

— Артистлар өчен терәк булырлык, сине аңларлык тормыш иптәше кирәк. Аллага шөкер, бу яктан мин бәхетле. Икешәр атна өйгә кайтып кермәгән вакытлар булды, әмма ул мине аңлады. Ирем иҗатыма уңай карый, миңа һәрчак ярдәм итә. Мин аңа бик рәхмәтле.

— Сез ирегезнең әти-әнисе белән бергә яшисез. Кайнана белән мөнәсәбәтләр ничек?

— Аллага шөкер, кайнанам бик яхшы, акыллы кеше. Балаларны карарга бик нык ярдәм итә. Уңышларымда аның өлеше бик зур.

— Сезне бер зур түрәнең килене, диләр. Бу дөресме?

— Мондый сорауларны бик күп бирәләр. Ләкин ул сер булып калсын. Сәхнә ул — минем хобби, эшем, ә гаилә ул гаилә һәм мин аларны катыштырасым килми.

— Лилия, ничек танылдыгыз? Үзегезне нәрсә танытты дип саныйсыз?

— Үземне танылган йолдыз дип санамыйм. Мин бары тик яраткан эшем белән генә шөгыльләнәм һәм тыңлаучыларга үземнең иҗатымны җиткерәм. Күп очракта тамашачылар белән фотога төшәргә дә кыенсынам. Иҗатымда яңа этап “Мин дә кошлар нәселеннән” дигән җыр белән башланды. Узган ел репертуарымда Нияз Вәлиев көенә һәм Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган бу җыр күңелемә якын булды. Тамашачылар да аны яратып кабул итте. Концерт программасын да әлеге җыр белән бәйләп күрсәттем. Бу җыр мине илһамландырды һәм яңа максатларга ирешүдә зур этәргеч булды.

— Киенү стилегез бүтән җырчылардан аерыла. Образларны үзегез тудырасызмы, дизайнерлар белән эшлисезме?

— Татар эстрадасында яшьләр стилендә эшләүчеләр аз. Өлкән буын тыңлаучылар бу стильне кабул итә алмыйлар. Күп булмаса да, минем үз тамашачым бар. Җырны яздыртуга аны ничек башкарачагымны уйлыйм. Идеяларымны стилистларга җиткерәм. Киенү стиле җырга, биюләргә туры килергә тиеш. Шул вакытта гына синең профессиональлеген күренә. Кызганыч, моны күпләр аңламый.

— “Изге Вәли» дискотекасында сезнең образ күпләрдә тискәре фикерләр уятты. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Иҗатым − минем чагылышым. Тормышта нинди булсам, сәхнәдә дә шундый булып каласым килә. Ясалма йөз ясап җырларга булдыра алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, соңгы арада миңа тискәре фикерләрне күп язалар. Явыз кешеләр тиз арада ташланырга гына торалар. Мине шәхес буларак яратмыйлар микән? Белмим. Безнең халык стильләргә уңай карарга әле өйрәнмәгән. 


Фото: Лилия Хәйруллинаның инстаграмы

«Изге Вәли» дискотекасына образ «Робопати» тематикасына туры китереп ясалды. Бу — робот образы. Җыр стиле белән кигән киемемне һәрвакытта да туры китереп сайларга тырышам. Эстрада — күпкырлы төшенчә. Ул бик күп төрле стильләрне үз эченә ала. Барлык җырчылар да сәхнәдә күлмәктән генә җырларга тиеш дигән кагыйдә юк. Һәр кешенең үз образы булырга һәм ул образ аша ул фикерен җиткерә белергә тиеш. Татар эстрадасында җырчылар болай да бер-берсен кабатлый. Тамашачы да бөтен җырларны бертөрле кабул итә. Бу дөнь­я­да бар ке­ше­гә дә ярап бе­теп бул­мый. Тәнкыйтьне тыныч кабул итәм. Ми­не тән­кыйть­ли­ләр дип, елап, үп­кә­ләп утырмыйм. Минем иҗатымны яратучылар, җылы сүзләр, теләкләр язучылар да күп. Алар миңа алга барырга көч өсти. 

— Сез Instagramда халыкны сүгеп язасыз — халык минем образларны аңламый, дисез. Ул махсус сәхнә өчен тудырылган образ дигәнсез. Халык образларыгызны аңламагач, нигә кирәк соң сезгә образга керүләр?

— Минем фикеремчә, җырчылар гел бер урында тора. Бездә эстрада, гомумән, юк. Артистлар җырлый, сәхнәдә үз-үзен тота, бии һәм матур итеп сөйләшә белергә тиеш. Эстрада сәхнәгә чыгып, җыр җырлап керү генә түгел. Һәр җырчы бер үк төрле күлмәк киеп чыга башласа, аның кызыгы калмаячак. Яшьләр яңа стильгә мохтаҗ. Аларга тыңлар өчен татар телендә заманча, яңа юнәлештәге җырлар иҗат итәргә телим.

— Нинди автор, композиторлар белән эшлисез?

— Го­му­мән, күп ав­тор­лар бе­лән эш­лә­мим, лә­кин эш­лә­гән һәр­бер­сен хөр­мәт итәм, чөн­ки алар­ның сти­ле ми­ңа якын. Күп җыр­ла­рым­ның ав­то­ры Ни­яз Вә­ли­ев һәм Мәскәү егете Салават Шәехов. Анна Попова белән дә эшлим. Аран­жи­ров­ка­лар­ның ав­то­ры Ма­рат Му­хин. 

— Җырчы булу чыгымлы һөнәрме?

— Чыгымнар бик күп. Бүген мин тулы заллар җыеп, гастрольләргә чыгып китә алмыйм. Клиплар төшерү, җырлар яздыру бик күп чыгымнар тәлап итә. Халык сәхнә арты тормышын күрмәгәч, аны аңламый. Мин хәзер “минуска” эшлим. Җырлау миңа табыш китерми. Ләкин мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм.

— Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез? Яраткан шөгылегез бармы?

— Буш вакыт бик еш булмый. Өйдә булган чагымда ашарга пешерәм, өйләрне җыештырам. Күбрәк гаиләм белән булырга, балаларым белән ял итәргә тырышам. Спортзалга йөрим. Анда физик һәм психологик яктан ял итеп кайтам.

Бәйле