Илсөя Бәдретдинова «үзәккә үткән мизгелләр»ен саный

-- Чулпан

Илсөя Бәдретдинова уйланырга, үз фикерен белдереп, башкаларның да фикерен ишетергә ярата. Инстаграмда еш кына шундый уйлары белән бүлешә ул. Күптән түгел авылда үсүе турында сүз катты. //Tatat today//

«Кайвакыт шәһәр җирендә туып, тәрбияләнеп, олыгайган кешеләр белән уртак тел таба алмый торам мин. Үземчә аңлыйм да кебек инде… Бер шәһәр баласының, минем сыер сауганны күреп, әтисе янына елап: «Сейчас корова Ильсию съест! Она ее дергает!» , — дип чапканы исемдә. Уйланырлык нәрсә бар… Гомерендә бер тапкыр сыер көтүенә чыкмаган, чишмәдән су ташымаган, кар көрәмәгән, гектарлап чөгендер эшләмәгән,бәрәңге күммәгән, (гафу итегез) 40 градус салкында галушын сөйрәп бакча башына бәдрәфкә йөрмәгән… Үзәккә үткән мизгелләрне өстәгез әле…» дип язып куйган җырчы. 

Сез дә авыл баласымы? Илсөя белән килешәсезме?

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий