«Хатын-кызга мәетне күмгәндә дә зиратка керү тыела» [зиратка керү әдәбе]

-- Чулпан

Яшерен-батырын түгел, язгы-җәйге айларда зираттагы каберләрне чистарту, чардуганнарын буяу күбрәк хатын-кыз өстендә. Тормыш хатын-кызсыз бармый бездә. Әмма башларына яулык кына бөркәнеп, әле бөркәнмәгәне дә була, кыска ыштан белән футболка кигән ханымнарның зиратта йөргәнен күреп, йөрәгем әрни. Мәрхүмнәрнең рухлары кимсенәдер кебек. Хатын-кызларга зиратка керү әдәбе турында язсагыз иде. //Безнең гәҗит//

Миңзифа КӘРИМУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Зиратка без исән кешене күрергә дип кунакка килгән кебек киләбез. Зиратка кергәч укыла торган махсус догасы бар.

Хатын-кыз зиратка кергәндә гаурәт җирләрен каплап, чиста вакытында керергә тиеш. Зиратка кергәндә тәһарәтле булу сорала.

Монда көләргә, шаярырга, төрле юк-бар сүзләр сөйләргә ярамый. Кеше күбрәк үлем турында, мәрхүм туганнары турында уйланырга тиеш. Шулай ук кычкырып елау, хисләргә бирелү дә дөрес түгел. Әгәр дә хатын-кыз бик нечкә күңелле, үзен кулда тота алмыйча, кычкырып елый башлый икән, аңа өйдә калса хәерлерәк. Шулай ук хатын-кызга мәетне күмгәндә дә зиратка керү тыела. Ул аны күмгәннән соң гына зиратка керә ала.

Каберләр янында Коръән аятьләре укыла, дога кылына. Зиратка кергәч, бер туганыңның каберенә барып, икенчесен калдыру килешми. Алар төрле җирдә булса, һәрберсенең янына килергә тырышырга кирәк.

Кайберәүләр, зираттан әйбер алып чыкмыйлар, дип, пумалаларын, банкаларын калдыралар. Бу яман гадәт. Зират бит ул чүплек түгел, зиратта чүп калдырырга ярамый. Чүбеңне җыясың да, чүп ташлау урынына ташлыйсың. Кабер казыганда, өмәләрдә кулланган эш коралларын берәү дә ташлап калдырмый бит.

Урысларга охшатып, каберләрне ясалма чәчәкләр белән бизәү дә килешми. Тере чәчәкләр утыртсаң, хәерлерәк.

Бәйле